Главная / По типу материала / Сценарии праздников: дошкольные, начальные, старшие классы

Юл билгеләре иленә сәяхәт

Юл билгеләре иленә сәяхәт

Тәрбияче: Кояшның шаян нурлары

Иркәли безне иртән

Күңелле тапкыр уеннар

Күптәннән безне көткән.

Шигырьләр: Ә инде әти - әниләр

Бик борчылмасын өчен,

Машинада шофер абый

Тынычлап барсын өчен

Юл йөрү кагыйдәләрен

Әйбәт белергә кирәк!

Белгәннәребезне күрсәтик-

Бәйрәмне башлыйк тизрәк..

Без бәйрәмгә килдек бүген

Бәйрәм күңелле узсын.

Җырлыйк, уйныйк, уйлыйк, дуслар

Җаваплар дөрес булсын. .

Тәрбияче: Балалар мин бүген бер хат алдым. Әйдәгез, аны укып карыйк.

«Без юл билгеләре илендә яшәүчеләр, бик зур кайгыда. Убырлыга әсир төштек. Хәзер безнең илдә гел юл һәлакәтләре булып тора. Ярдәм итегез безгә!». Балалар, бәлагә юлыгучыларга ярдәм итәбезме? Әзерләнегез…….

Шулчак Убырлы үзе килеп керә.

Тәрбияче: Гафу итегез, сез кем буласыз?

Убырлы: Мин – Убырлы. Мин хаттагы сүзләрне ишетеп тордым. Зарланалармы? Юлда аркылы чыгу урыннары бетсә, нәрсә була? Юлчылар юлны чыгу өчен үзләренә урынны үзләре сайласыннар. Светофор янмый дисезме? Ә янмаса ни булган? Яшел ни дә, кызыл ни, сары булды ни? Алардан бит барыбер бер мәгънә дә юк!

Тәрбияче: Балалар ә сез ничек уйлыйсыз? Светофор ни өчен кирәк? Юл йөрү кагыйдәләрен белү кирәкме? Ни өчен? (Балалар җавабы).

Убырлы: (Конвертны эләктереп ала, хатның ахыргы юлларын укый): Ха! Ярдәм кирәк мени? Бернинди дә ярдән булмаячак! Бер уйлаганда кем ярдәм итсен соң аларга?

Тәрбияче: Без ярдәм итәрбез, шулай бит, балалар?

Убырлы: Ә сез кемнәр соң?

Тәрбияче: Без «Каенкай» балалар бакчасының уртанчыА төркеме балалары.

Убырлы: Ярдәм итәсегез килә мени? Сез бервакытта да ярдәм итә алалмаячаксыз. Чөнки мин юл билгеләре белән светофорны яшереп куйдым. Сез аларны тапмаякчаксыз. Ул илгә бару юлы бик озын, авыр һәм бернинди юл билгеләре белән дә күрсәтелмәгән. (Китә).

Тәрбияче: Балалар сез аннан курыктыгызмы? ( Юк, курыкмадык)

Алай булгач, әйдәгез, вакытны әрәмгә үткәрмичә, юлга кузгалыйк! Автобуска утырыйк.

«Полициянең яшь дуслары без» җыры башкарыла

Елый-елый юл билгесе керә.

Тәрбияче: Кем син?

Юл билгесе: Мин борылышларны күрсәтүче юл билгесе идем. Мине убырлы сихерләде. Хәзер мин беркемгә дә юл күрсәтә алмыйм. Әгәр сез шушы табышмакларга җавапларны тапсагыз, бәлки минем сихерем бетәр иде. (Тәрбиячегә табышмаклар язылган кәгазь бирә) Тәрбияче укый.

Алда да бар, артта да бар,

Борылган да сырылган,

Озын булып сузылган (Юл)

Кылга асылына,

Тимергә таяна,

Утыртып чаба,

Теләсә кая. (Трамвай)

Ике тәгәрмәчле арба

Атсыз да алга чаба. (Велосипед)

Иснәми ул печәнне,

Капмый солы, саламны,

Үзе бара өстерәп

Алты япьле сабаны. (Трактор)

Олы күзле кара айгыр

Кырык арба тагадыр (Поезд)

Маңгаенда мөгезе бар,

Боргаласаң үкерә.

Менеп атлансаң биленә

Җилдәй җитез йөгерә (Мотоцикл)

Юл билгесе: Менә хәзер минем сихерем бетте. Зирәк балалар икәнсез. Рәхмәт сезгә! Хәзер инде мин борылышларны күрсәтә алам.

Педельләрне әйләндереп

Ике тәгәрмәчтә чабам,

Рульне тотам,

Алга барам-

Борылыш күреп алам.

Тәрбияче: Әйдәгез, «Борылыш билгесен» дә үзебез белән сәяхәткә чакырыйк.

Шулчак велосипедка утырган Куян керә хәм Юл билгесенә бәрелә. Юл билгесе ава, аның иңендәге юл билгеләре салынган сумка килеп төшә.

Юл билгесе: Син нәрсә, Куян, үзеңне юлда ничек тотасын белмисеңме әллә? Юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыр бит син?

Куян: Әлбәттә, таныш. Мин бөтен акгыйдәләрне дә яхшы беләм.

Тәрбияче: Ярый алайса, хәзер тикшереп карарбыз! Урамны ничек аркылы чыгарга кирәк?

Куян: Ничек, ничек? Уңга-сулга карамыйча, дүрт аяклап чабасың.(Күрсәтә).

Тәрбияче: Булдырдың куян дус ә хәзер балалардан сорыйк инде: юлны аркылы чыкканда нинди кагыйдәләрне белергә кирәк? (Балалар сөйли)

Тәрбияче: Куян дус сиңа икенче сорау. Автобустан төшкәч, юлның икенче ягына чыгарга кирәк булса, син нишләр идең?

Куян: Сикергәләп чыксаң да була. Ә тәгәрмәчләр арасыннан мүкәләп чыгу тагын да ансатрак.

Тәрбияче: Юк, юк алай эшләргә һич тә ярамый.(балалар сөйләп бирәләр).

Юл билгесе: Куян дус, «Җәяүлеләр өчен юл» билгесен эзләп тап та, балаларга күрсәт әле.

Куян: ( идәндә мүкәләп йөри, «Ашханәне» күрсәтүче билгене ала) Менә бу билге миңа ошый. Монда чәнечке дә пычак та бар. Тәлинкә генә җитешми.

Юл билгесе: Эх, син! Балалар әйдәгез, Куянга «Җәяүлеләр юлы» билгесен табарга булышыйк әле.

Тәрбияче: Ә хәзер сиңа соңгы сорау, Куян дус. Машиналар уйный торган юлда уйнарга ярыймы?

Куян: Ярый, билгеле, рәхәтләнеп. Шахмат уйнарга ярамый.

Тәрбияче: Ә ни өчен?

Куян: Шахмат фигураларын машина бәреп китә бит, ә менә туп уйнарга була.

Тәрбияче: Балалар ә сез Куян белән килешәсезме? Юлда уйнарга ярыймы? (Җаваплар).

Озын юллар нинди серле:

Без күрмәгән җирләр гел алда.

Ерак барып шуны күрер өчен,

Юл тамгасын кирәк белергә!

Бергә: Сәләмәт булып каласың килсә,

Юлда ярамый уйнарга, ярамый шуарга!

Куян: Мин сезгә бер сер ачам: светофорны ничек коткарырга кирәклеген әйтәм!

Тәрбияче: Светофорның нинди төсләр булуын, аларның нәрсә аңлатуын да белергә кирәк.

Светофор керә.

Убырлы: Бетте! Хәзер минем сихерем көчсез инде. Барысы да миңа каршы мин китәм сездән!

Светофор: Рәхмәт, дуслар, мине коткаруыгыз өчен. Бу мин - светофор һәм минем өч дустым.

Өч дус бергә: Светофор - ул безнең өй,

Өчебез дә бертуган,

Дөрес юл йөргән балага

Йөзебез якты һаман.

Кызыл: Иң кырысы - мин кызыл төс.

Син һәрчак миңа кара,

Алдыңда кызыл ут янса,

Ашыгып юлгв барма!

Сары: Юлдан тыныч чыгу өчен

Минем киңәшне тыңла:

-Көт! Күркрсең, сары янар

Өч төснең уртасында.

Яшел: Артыннан ук мин-яшел төс

Янармын синең алда.

Әйтермен каршылыклар юк,

Курыкмый алга атла.

Тәрбияче: Әйдәгез, «Светофор уенын» уйнап алыйк.

Тәрбияче: Ә хәзер юл кагыйдәләре турында өйрәнгән шигырьләрне искә төшерик.

Шәһәр тулы халык белән,

Күплән машина чаба.

Төсле светофорлар көндез,

Хәтта төнлә дә яна.

Торам урам чатында

Як-ягыма каранып,

Ничек кенә урамны

Чыгыйм икән аркылы. .

Юлны аркылы чыкканда

Карыйм уңга һәм сулга,

Күрсәм алдымда машина,

Ашыгып басмыйм юлга.

Машиналар урамның

Килә ике ягыннан,

Чыксаң әгәр каршына,

Эләгерсең астына.

Кагыйдәләрне белү

Бик тә кирәк ул безгә,

Үзебез белгәннәрне

Өйрәтик микән сезгә.

Урамда сак булыгыз,

Кагыйдәне белегез,

Онытмагыз беркайчан да

Бәлагә юлыкмагыз.

Карап-карап торам да мин,

Уйлап-уйлап торам да,

Куркып куям ай-һай кыен

Йөрүләре урамда.

«Светофор» җыра башкаралар

Бергә булса да,

Ялгыз булса да,

Урамда дөрес

Йөрсен һәр бала

Хоккей уйнарга

Чыкма син юлга

Туп тибәргә дә

Ярамый анда.

Як-якка кара,

Нәрсә барын күр

Машиналарга,

Атларга юл бир.

Ут чыккан кебек

Ашыгып чапма

Бераз туктап тор

Урам чатында

Светофорга кара син

Тора ул сакта

Чыгарга кирәк юла ша

Яшел ут янган чакта

Юлда йөрсән бул өлгер,

Юл кагыйдәсен нык бел

Светофорның һәрбер төсен.

Тәрбияче: Балалар без бүген зур эш эшләдек. Убырлыдан юл билгеләрен, Светофорны коткардык. Юл билгеләре илендә башка тәртипсезлекләр булмас. Безгә хәерле юл теләк һәрвакыт светофор күз кысып торыр.

Синең өчен янып тора

Светофорның өч күзе:

-Кузгалма!- ди кызыл күз,

-Сабыр!- дия сары күз,

-Ярый!-дия яшел күз.

Балалар бергә: Юл тәртипне ярата, диләр,

Шуны чыгармыйк истән.

Автор: Габдрашитова Диляра Ринатовна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
документ Юл билгеләре иленә сәяхәт. Зарипова Лидия Азгатовна 21 Мар 2015
документ Юл билгеләре иленә сәяхәт Гилязова Эльмира Рамазановна 31 Мар 2015
документ "Юл билгеләре иленә мавыктыргыч сәяхәт" Фатхетдинова Альбина Фирдависовна 1 Апр 2015
документ Юл билгеләре иленә сәяхәт Николаева Венера Николаевна 4 Апр 2015
документ Юл билгеләре иленә сәяхәт. Газимова Чулпан Хакимовна 31 Мар 2015
разное Юл билгеләре иленә сәяхәт Габдрашитова Диляра Ринатовна 19 Янв 2016

документ Тема: Тылсымлы светофор һәм юл билгеләре патшалыгына сәяхәт Исламова Алися Фирдависовна 31 Мар 2015
документ Юл билгелеләре иленә сәяхәт. Загрутдинова Гулия Рафиковна 21 Окт 2015
документ Юл тәртипне ярата (Шаян Шәвәли белән Юл кагыйдәләре иленә сәяхәт) (Дәрестән тыш чара) 2 нче сыйныф Рахматуллина Рузиля Наиловна 1 Апр 2015
документ Методическая разработка для детей дошкольного возраста по изучению правил безопасного поведения на дорогах "Юл фәне иленә сәяхәт" Валиева Милауша Мазхатовна 10 Апр 2015
документ Юл билгеләре Гильмутдинова Илюза Даниловна 14 Дек 2015
разное Г. Тукай әкиятләре иленә сәяхәт. Забирова Гульназ Мударисовна 30 Мар 2015
разное Математика иленә сәяхәт. (ПУТЕШЕСТВИЕ В СТРАНУ МАТЕМАТИКИ) Валиахметова Сирена Зинетулловна 22 Мар 2016
документ Юл именлегенә сәяхәт Нигматуллина Алсу Фаритовна 7 Дек 2015
документ Юл билгеләре безгә бик күп нәрсә әйтәләр... Шафигуллина Лилия Асхадулловна 31 Мар 2015
презентация, документ Рәвеш иленә сәяхәт. Фатхуллина Илюзя Ильгизаровна 20 Мар 2015
разное Фонетика һәм орфоэпия иленә сәяхәт Малолеткова Лейсан Талгатовна 20 Мар 2015
документ саннар иленә сәяхәт Шакирова Алсу Хамитовна 20 Мар 2015
документ «МӘКТӘП КАГЫЙДӘЛӘРЕ» ИЛЕНӘ СӘЯХӘТ Галипова Гадила Талгатовна 21 Мар 2015
документ Табигый буяулар иленә сәяхәт. Хабибрахманова Эльмира Рауфовна 30 Мар 2015
документ "Металлар иленә сәяхәт" Мухаметшина Гулия Наилевна 21 Мар 2015
документ Табышмаклар иленә сәяхәт Габдуллина Гузель Дамировна 31 Мар 2015
документ Сәламәтлек иленә сәяхәт Ахатова Былбыл Варисовна 31 Мар 2015
документ Музыкальное занятие "Музыка иленә сәяхәт" Гайнуллина Раушания Мударисовна 31 Мар 2015
документ Әкиятләр иленә сәяхәт Каюмова Лэйсэн Альбертовна 31 Мар 2015
разное Тема:"Тапкырлар иленә сәяхәт"математика дәресе(мәктәпкә әзерлек төркеме) Гилязутдинова Чулпан Мидхатовна 31 Мар 2015
документ Белем иленә сәяхәт. Гильмутдинова Халиса Ризатдиновна 31 Мар 2015
документ Математика иленә сәяхәт. Халимова Рузалия Рифкатовна 31 Мар 2015
разное Дәрес-конспект: “Тапкырлар иленә сәяхәт”! Нигматуллина Фарида Гусмановна 31 Мар 2015
документ Әкиятләр иленә сәяхәт Каримова Зульфира Равиловна 31 Мар 2015
документ Геометрик фигуралар иленә сәяхәт Миннахметова Накия Хамбаловна 31 Мар 2015
презентация, документ Сәламәтлек иленә сәяхәт. Минзянова Эндже Фаруковна 1 Апр 2015
презентация "Табышмаклар иленә сәяхәт" Гапсалямова Гульсияр Фатиховна 1 Апр 2015
документ Сыйныф сәгате. Тема: Әдәплелек иленә сәяхәт. Хайруллина Гульсиня Асадулловна 1 Апр 2015
документ Сәламәтлек иленә сәяхәт Ахметханова Гулуса Ахтямовна 1 Апр 2015
документ Әкиятләр иленә сәяхәт Мөбарәкшина Энҗе Мулланур кызы 1 Апр 2015
документ Сәламәтлек иленә сәяхәт Камалова Илузя Сагитовна 1 Апр 2015
документ Математика иленә сәяхәт. Ильязова Флуда Шайхенуровна 6 Апр 2015
документ Әдәплелек иленә сәяхәт. Ахатова Алия Салиховна 4 Апр 2015