Главная / Дошкольное образование / Математика

Дәрес-конспект: “Тапкырлар иленә сәяхәт”!

“ТАПКЫРЛАР ИЛЕНӘ СӘЯХӘТ. ”

МАКСАТ: Балаларны диңгезгә хас үзенчәлекләр белән

таныштыру, 10 га кадәр санау күнкмәләрен ныгыту,

мисаллар, арифметик мәсьәләләр чишү, бертөрле мәгъ-

нәне белдергән сүзләрне бер сүз белән аңлату, нәни-

ләрнең зиһенен, тапкырлагын, зирәклеген үстерү; ту-

ган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү.

Дәрес барышы:

Балалар, сез сәяхәт итәргә яратасызмы?

Бүген мин сезгә корбльгә утырып кызыклы сәяхәткә китәргә тәкъдим итәм.

Корабльгә утырып кайда йөзәргә була?

БАЛАЛАР: -Елгада, диңгездә, океанда.

ТӘРБИЯЧЕ: -Иң элек корабльдә үз урыныгызны алыгыз һәм игътибар белән минем кулыма карагыз.Анда сез нәрсә күрәсез?

БАЛАЛАР: -Глобус

ТӘРБИЯЧЕ: -Әйе,глобус. Мин аны хәзер әкрен генә әйләндерәм, ул нинди төстә?

БАЛАЛАР: - Төрле төстә.

ТӘРБИЯЧЕ: - Әгәр дә аны бик каты әйләндерсәк, ул нинди төскә керә?

БАЛАЛАР: - Зәңгәр төскә.

ТӘРБИЯЧЕ: - Ни өчен?

БАЛАЛАР:-Чөнки,зәңгәр төс бүтән төскә караганда күбрәк.

ТӘРБИЯЧЕ:-Зәңгәр төс белән нәрсәне билгелиләр?

БАЛАЛАР: - зәңгәр төс белән елга, күл,диңгез, океанны билгелиләр.

ТӘРБИЯЧЕ:- Димәк, балалар җир шарында коры җиргә караганда су күбрәк икән,

диңгезнең суы нинди булла,ничек уйлыйсыз?

БАЛАЛАР: - Диңгезнең суы тозлы.

ТӘРБИЯЧЕ:- Диңгез булгач яхшымы,ни өчен?

БАЛАЛАР:- Диңгездә ял итәләр, авыр йөкләр ташыйлар, балык тоталар.

ТӘРБИЯЧЕ:-Диңгездән безгә нинди һава бөркелә?

БАЛАЛАР:- Салкын һава.

ТӘРБИЯЧЕ:- Диңгез гаҗәеп зур мәйданны били,анда атналар буе ярны күрмичә

йөзәргә була.

-Ә без бүгенге сәяхәтебездә математик биремнәр эшләрбез, әйтегез әле

Математика фәне нәрсә ул?

БАЛАЛАР: - Корабльләр йөртергә,

Һавада очарга

Бик күп белергә кирәк,

Шуның өчен ,дуслар

Математика фәне

Безгә бик кирәк.

-Бармакларым унау минем,

Ун саны бит түгәрәк

Математика кызыклы бит,

Саныйк әле бергәләп.

ТӘРБИЯЧЕ:- Дөрес әйттегез, балалар, математика төгәллекне сорый торган фән.

Без нинди санау төрләрен беләбез?

БАЛАЛАР: -1дән 10га кадәр уңайга, 10нан 1гә кирегә.

Әйдәгез,әле саныйк.

БАЛАЛАР САНЫЙЛАР.

ТӘРБИЯЧЕ: -Ә хәзер игътибарыгызны шушы нокталарга юнәлтегез, һәр нокта турында саннар да язылга. Шушы нокталарны эзлекле итеп тоташтырырга кирәк.

БАЛАЛАР ЭШ БАШКАРАЛАР.

ТӘРБИЯЧЕ: -Карагыз әле, балалар, барлык саннарны да буталып беткәннәр,

әйдәгез әле дөрес итеп саныйк узләрен.

“БЕР СҮЗ БЕЛӘН АТАРГА” дигән уен оештыру.

-Мин сезгә сүзләр әйтәм, ә сез шул сүзләрне бер сүз белән аңлатыгыз.

Шалкан, Кәҗә белән сарык, Шүрәле - әкият

Карга,чыпчык, карлыгач, сыерчык –кошлар

Чия,алма,карлыган,слива –җиләк җимеш

Бәрәңге, кыяр, суган, помидор –яшелчә

Аяз, Илназ, Әмир, Гөлназ, Зәлия-исем

Гарифуллин, Биктагиров, -фамилия

Чынаяк, тәлинкә кашык –савыт-саба

Башлык, түбәтәй, яулык-баш киеме

Куртка, костюм-өс киеме

Итек, туфли, тапочка –аяк киеме

Курчак,машин, туп-уенчык

Кызыл, кара, яшел, сары- төс

Булдырдыгыз балалар, ял итеп алдык ә хәзер мәсьәләләр чишик.

4*3 .Бер агачта 4 алма, икенче агачта 3алма бар. Кайсы күбрәк ? Зурлык билгесен чыгып куярга кирәк.

6*9. Бер агачта 6 груша,ә икенчесендә 9 груша үсә.Кайсы агачта күбрәк,кайсысында кимрәк ? күрсәтергә.

7*7. Бер күлдә 7 үрдәк йөзә, ә икенчесендә дә 7 үрдәк йөзә. Кайсы күлдә күбрәк?

-Менә, балалар, карагыз әле мисаллар әйдәгез укыйк

2+2 5-2 3+1 4-3 5+5 10-2 4+3 7-3

ТӘРБИЯЧЕ: -Ә хәзер, балалар, су аркылы чыкканда һәм суда йөзгәндә нәрсәләрне истә тотарга кирәк икән, шушы кагыйдәләрне искә төшерик әле.

БАЛАЛАР: -Машина камерасы белән суда йөзәргә ярамый, чөнки камераның һавасы

чыкса, суга батуыгыз бар .

-Салкын суда йөзәргә ярамый, салкын тиюе мөмкин.

-Олы кешедән башка су коенырга ярамый.

-Караңгыда бозда шуарга ярамый.

-Боз аша чыкканда билгеләнгән урыннан гына чыгарга кирәк.

ТӘРБИЯЧЕ: булдырдыгыз, балалар,дөрес.

СУ АНАСЫ КЕРӘ . УЛ БОЛАЙ СӨЙЛӘНӘ

-Мин, -СУ анасы, көне буе суда йөзәм, зурларны һәм кечкенәләрне батып үлүдән коткарам,минем инде моның өчен бирелгән орден- медалләрем дә бихисап. Ләкин мине бер нәрсә борчый хәзер балалар шуклар, суда да тик тора белмиләр, шаяралар, уйныйлар,

бер-берсен уза-уза йөзәләр, тирәнгә кереп киткәнне сизмилзр, хәлләре бетә һәм бата башлыйлар.Ярый ла әле мин һәрчак аларны күзәтеп торам һәм тиз генә аларга ярдәмгә ашыгам, ә бит бу хәл бик кызганыч тәмамланырга мөмкин, һәм мин сүземне шулай тәмам-лыйм :” балалар, олыларны тыңлагыз суда озак тормагыз һәм бик сак булыгыз”.

МИН СЕЗГӘ МӘСӘЛӘ ДӘ АЛЫП КИЛДЕМ, ТЫҢЛАП КАРАГЫЗ ӘЛЕ.

-Марат белән Самат күлдә балык тоталар, Марат 3 балык, ә Самат 2 балык тота.

Марат белән Самат ничә балык тотканнар?

-Әнисе улына ит, май, шырпы, сабын алырга кушты. Улы кибеттән шикәр, сабын, ит сатып алды . Малай нәрсәне алырга оныткан һәм нәрсә артык алган?

Шырпы-оныткан, шикәр-артык.

БУЛДЫРАСЫЗ ИКӘН,БАЛАЛАР, Ә ХӘЗЕР ИНДЕ САУ БУЛЫГЫЗ КИЛӘСЕ ОЧРАШУГА КАДӘР. Су анасы чыгып китә.

-Балалар, сезгә сәяхәт итү ошадымы. Балалар дәрес турында фикерләрен әйтәләр.


Автор: Нигматуллина Фарида Гусмановна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован