Главная /
По задаче /
Внеклассная работа
Әкиятләр иленә сәяхәт
Скачать
18.09 КБ, 887676.docx Автор: Мөбарәкшина Энҗе Мулланур кызы, 1 Апр 2015
Әкият турында әкият. Балалар, әкиятләр бик борынгы заманнардан, безнең әби- бабаларыбыз бишектә яткан чорлардан ук килгәннәр. Әкиятләр яши торган ил еракта да якында да түгел, ә менә нәкъ балачак иленең янәшәсендә генә икән. Балачак иле нинди аллы-гөлле, чәчәк-күбәләкле, тылсымлы, кызыктыргыч һәм мавыктыргыч булса, әкиятләр иле дә искитәрлек матур җир ди. Анда бары тик әкиятләр генә яши икән. Алар һич кенә дә бер-берсенә ошамаганнар: араларында озыннары да кыскалары да тылсымлылары һәм уйландыра торганнары, борынгылары да, өр-яңалары да бар икән ди, балалар. Әкиятләр һәрберсе йомшак түгәрәк йомгаклар булып үз кәрзинендә ята бирә. Көне буе матур кошлар сайраганны, җилдә яфрак шаулаганны, балачак иле ягыннан килгән шат авазларны тыңлап ял итәләр ди болар шулай. Ә инде чак кына эңгер-меңгер тарала башлауга җитез генә сикереп төшәләр дә үз кәрзиннәреннән, китәләр ди тәгәрәп сезнең илегезгә - балачакка. Ашыгып-ашыгып киләләр, сез чишенеп йокларга ятканчы килеп өлгерик диләр болар. Менә сез уенчыкларыгызны җыеп, тешләрегезне чистартып, өйдәге һәммә кешегә тыныч йокы теләп үз бүлмәгезгә керәсез. Сезне караватыгызга әтиегез я әниегез, я булмаса әби-бабаегыз озатып куя. Ә әкият-йомгак нәкъ шул вакытны көтеп кенә тора да инде. Ул әкрен генә өлкәннәрнең тел очына менеп куна да, сүтелә-сүтелә сөйләнә башлый. Аның тылсымы сезнең керфекләрегезгә сарыла бара. Шуңа күрә дә, күзләрегез авыраеп йомыла һәм сез йокыга таласыз. Әниегез сезнең маңгаегыздан үбә, матур теләкләрен теләп чәчегездән сыйпый һәм бүлмәдән чыгып китә. Ә әкият- йомгак беренче таң нурларына кадәр сезнең мендәрегездә ятып кала. Ул сыек төтен булып тарала да, керфекләрегез аша үтеп керә. Шул рәвешле сезгә матур әкият төшләр күрсәтүен дәвам итә ул. Тыныч йокы, балалар, татлы-матур төшләр сезгә.
Автор: Мөбарәкшина Энҗе Мулланур кызы
Автор: Мөбарәкшина Энҗе Мулланур кызы
Похожие материалы