Главная / Дошкольное образование / Развитие речи

Г. Тукай әкиятләре иленә сәяхәт.

Максат: Балаларның Габдулла Тукай әкиятләре турында булган белемнәрен тирәнәйтү.

Тәрбия бурычы: Әкиятләр нигезендә балаларда шәфкатьлелек, миһербанлылык, дуслык, гаделлек, әдәплелек хисләре, өлкәннәргә карата игътибарлы булу сыйфатларын тәрбияләү.

Үстерү бурычы: Бәйләнешле сөйләм телен, иҗади фикерләү сәләтен үстерү.

Белем бирү бурычы: Балаларны сорауларга тулы җавап биререгә күнектерү, таныш булган әкиятләрнең исемнәрен әйтә белүләренә ирешү. Әкият геройларның эшләгән эшләренә дөрес бәя бирә белүгә өйрәтү.

Төп белем бирү өлкәсе: сөйләм үстерү, нәфасәти тәрбия (әвәләү).

Методик алымнар һәм чаралар: уен, күрсәтмә материал, слайд күрсәтү, сөенеч мизгеле, үстерелешле диалог, мактау сүзләре, бәя бирү.

Җиһазлау: мультимедия-проектор, экран, магнитофон, тозлы камыр

Сүзлек өстендә эш: шагыйрь, Су анасы, Шүрәле, кәҗә, сарык.

Алдан үткәрелгән эш: Г.Тукайның тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру, уеннар өйрәнү, музыка әсәрен сайлау, нәфис сүзләрне кабатлау.

Эшчәнлек барышы:

Магнитофон язмасыннан “Туган тел” (Г.Тукай сүзләре, татар халык көе) дигән җыр яңгырый.

Тәрбияче: Исәнмесез балалар, кунаклар!

Апрель ае халкыбыз күңелендә Тукай рухы белән сугарылып уза. Әгәрдә дөньяда бик аз яшәп тә, күп эшләр эшләп киткән язучылар турында сүз бара икән, аның берсе, һичшиксез, Габдулла Тукай булыр.

(Проектор аша Г,Тукай тормыш юлы турында слайдлар карау.)

Кечкенә Габдуллага 5 ай. Әтисе үлеп китә, ә 3 яшь тулар-тулмас Габдулла әнисез кала. Җиде ят кешегә “әни” дип эндәшергә туры килә. Ниләр генә күрми Габдулла.

Г.Тукай 17 яшеннән татар халкының яраткан шагыйренә әверелә. Ул үзенең 10 еллык иҗат гомерен “ярты төш” дип атый. Уртада бүленеп, өзелеп калган ярты төш гадәттә үкендерә. Ләкин Тукай үкенми, шушы кыска вакыт эчендә, шактый гына “көйле” әсәрләр, әкиятләр язып ташлавыкуана. Аның шигырьләрен , әкиятләрен балалар бик теләп тыңлыйлар, яратып укыйлар.

- Без , бүген Г.Тукайның тылсымлы әкиятләр иленә сәяхәткә чыгабыз. Балалар, Г.Тукайның нинди әкиятләрен беләсез?

- Дөрес, без сезнең белән “Су анасы”, “Шүрәле”, “Гали белән кәҗә” әкиятләрен беләбез. Әйдәгез әле, экранда әкият иллюстрацияләрен карап үтик.

(Дидактик уен: “Әкиятнең исемен әйт!” Слайдлар ярдәмендә геройларны искә төшерү, кыскача эчтәлеген сөйләү. Карап бетерүгә, Су анасы килеп керә.)

Су анасы: Тукта, тукта карак! Кая минем алтын тарак? Кая качты ул юньсез малай, тизрәк табып бирегез үземә, юкса мин ачуланам?

Тәрбияче: Тукта әле, тынычлан, ник болай тузынасың? Кем син? Ник безнең бәйрәмне бозасың! Башта исәнләшер идең.

Су анасы: Ай аллам, ярый сезнеңчә булсын инде. Исәнмесез балалар, кемдә кем мине танымый, мин Су анасы булам.

Тәрбияче: Су анасы, яле тынычлан, кил утыр. Бүген бездә бәйрәм, ял итеп китәрсең, күңел ачарсың.

Су анасы: Минем сезнең белән күңел ачарга вакытым да, кәефем дә юк.

Тәрбияче: Нәрсә булды Су анасы, кая ашыгасың?

Су анасы: Мин карак малайны эзлим, ул бүген су буеннан минем алтын тарагымны урлап качты. Менә шул малайны эзләп йөрим , сезнең бакчага кереп киткәнен күрдем. Яшермәгез ул карак малаегызны, мин аны барыбер эзләп табам.

Тәрбияче: Су анасы бер дә кайгырма, без сиңа ярдәм итәрбез. Безнең балалар бик матур алтын тараклар ясап бирерләр, теләгәнен сайлап алырсың. Балалар, әйдәгез алдан әзерләп куйган тозлы камырны алабыз, тәгәрәтеп калын тасма ясыйбыз. Шул тасмаларны бармак белән басып тигезлибез, таякчыклар алып сызыклар ясап чыгабыз. Хәзер әзер таракларны сары төстәге буяу ярдәмендә буйыйбыз.

Су анасы тараклар кибә торсын, ә без синең белән “Су анасы” уенын уйнап алабыз.

Су анасы, су анасы,

Су анасын күр әле.

Каршыңда кем басып тора-

Ялгышмыйча әйт әле.

Су анасы: Булдырдыгыз, балалар бик яхшы уйный, җырлый, әвәли беләсез икән. Мин дә сезгә уен әзерләдем. Дидактик уен “Кайсы артык?” дип атала.

(Экранда әкиятләрдән иллюстрацияләр күрсәтелә, Г.Тукай әкиятләрен сайлап алып, башка әкиятләрне атау)

Г. Тукай әкиятләрен бик яхшы беләсез икән, афәрин.

Тәрбияче: Сез ничек уйлыйсыз Г.Тукай әкиятләре безне нәрсәгә өйрәтә?

(Балалар җаваплары.)

Тәрбияче: Дөрес, дус, гадел, әдәпле, өлкәннәргә карата игътибарлы булырга өйрәтә.

Су анасы: Мин дә шулай уйлыйм. Шундый акыллы балаларга күчтәнәчем дә бар. Сәламәт, акыллы булып үсегез!(Кәрҗингә салынган алмалар бирә)

Тәрбияче: Зур рәхмәт. Без дә сезгә тараклар бүләк итәбез, кызларыгызга, оныкларыгызга бүләк итәрсез.

Су анасы: Рәхмәт, сөендердегез. Миңа ашыгырга кирәк, балалар көтеп калды. Саубулыгыз.

Тәрбияче: Балалар, булдырдыгыз. Шуның белән эшчәнлек тәмам. Бүген сез бик актив булдыгыз, сорауларга дөрес җаваплар биреп, белемнәрегезне күрсәттегез. Сезгә зур рәхмәт. Уңышлар сезгә! Саубулыгыз.


Автор: Забирова Гульназ Мударисовна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
разное Г. Тукай әкиятләре иленә сәяхәт. Забирова Гульназ Мударисовна 30 Мар 2015
документ Комплексное занятие по обучению татарскому языку "ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ӘКИЯТЛӘРЕ ИЛЕНӘ СӘЯХӘТ " Ахмадиева Эльмира Мухамматовна 24 Ноя 2015
документ Образовательная деятельность по татарскому языку для русско язычных детей "Габдулла Тукай әкиятләре иленә сәяхәт". Мухаметзянова Гульнара Фаритовна 7 Июн 2015
документ " Күл буена килсәгез" Г. Тукай әкиятләре буенча төзелгән күренеш Алтунова Лилия Фануровна 20 Мар 2015
разное Математика иленә сәяхәт. (ПУТЕШЕСТВИЕ В СТРАНУ МАТЕМАТИКИ) Валиахметова Сирена Зинетулловна 22 Мар 2016
документ Тукай әкиятләре белән үсәбез Фардиева Лилия Мирсаяфовна 30 Янв 2016
презентация, документ Рәвеш иленә сәяхәт. Фатхуллина Илюзя Ильгизаровна 20 Мар 2015
разное Фонетика һәм орфоэпия иленә сәяхәт Малолеткова Лейсан Талгатовна 20 Мар 2015
документ саннар иленә сәяхәт Шакирова Алсу Хамитовна 20 Мар 2015
документ Юл билгеләре иленә сәяхәт. Зарипова Лидия Азгатовна 21 Мар 2015
документ «МӘКТӘП КАГЫЙДӘЛӘРЕ» ИЛЕНӘ СӘЯХӘТ Галипова Гадила Талгатовна 21 Мар 2015
документ Табигый буяулар иленә сәяхәт. Хабибрахманова Эльмира Рауфовна 30 Мар 2015
документ "Металлар иленә сәяхәт" Мухаметшина Гулия Наилевна 21 Мар 2015
документ Табышмаклар иленә сәяхәт Габдуллина Гузель Дамировна 31 Мар 2015
документ Сәламәтлек иленә сәяхәт Ахатова Былбыл Варисовна 31 Мар 2015
документ Музыкальное занятие "Музыка иленә сәяхәт" Гайнуллина Раушания Мударисовна 31 Мар 2015
документ Әкиятләр иленә сәяхәт Каюмова Лэйсэн Альбертовна 31 Мар 2015
разное Тема:"Тапкырлар иленә сәяхәт"математика дәресе(мәктәпкә әзерлек төркеме) Гилязутдинова Чулпан Мидхатовна 31 Мар 2015
документ Белем иленә сәяхәт. Гильмутдинова Халиса Ризатдиновна 31 Мар 2015
документ Математика иленә сәяхәт. Халимова Рузалия Рифкатовна 31 Мар 2015
разное Дәрес-конспект: “Тапкырлар иленә сәяхәт”! Нигматуллина Фарида Гусмановна 31 Мар 2015
документ Әкиятләр иленә сәяхәт Каримова Зульфира Равиловна 31 Мар 2015
документ Геометрик фигуралар иленә сәяхәт Миннахметова Накия Хамбаловна 31 Мар 2015
презентация, документ Сәламәтлек иленә сәяхәт. Минзянова Эндже Фаруковна 1 Апр 2015
презентация "Табышмаклар иленә сәяхәт" Гапсалямова Гульсияр Фатиховна 1 Апр 2015
документ Сыйныф сәгате. Тема: Әдәплелек иленә сәяхәт. Хайруллина Гульсиня Асадулловна 1 Апр 2015
документ Сәламәтлек иленә сәяхәт Ахметханова Гулуса Ахтямовна 1 Апр 2015
документ Әкиятләр иленә сәяхәт Мөбарәкшина Энҗе Мулланур кызы 1 Апр 2015
документ Сәламәтлек иленә сәяхәт Камалова Илузя Сагитовна 1 Апр 2015
документ Математика иленә сәяхәт. Ильязова Флуда Шайхенуровна 6 Апр 2015
документ Әдәплелек иленә сәяхәт. Ахатова Алия Салиховна 4 Апр 2015
документ Сәламәтлек иленә сәяхәт Нигметзянова Гульнара Рустамовна 5 Апр 2015
документ Тапкырлар иленә сәяхәт Сабирова Савия Равиловна 5 Апр 2015
документ Салкынлык иленә сәяхәт (сәламәтлек театры) Нагимова Роза Рагатовна 7 Апр 2015
документ Юл билгеләре иленә сәяхәт Гилязова Эльмира Рамазановна 31 Мар 2015
документ Математика иленә сәяхәт Минхайдарова Резеда Рафисовна 31 Мар 2015
документ Янгын сүндерүчеләр иленә виртуаль сәяхәт. Низаметдинова Райля Анваровна 31 Мар 2015
документ Китаплар патшалыгы- белем иленә сәяхәт. Марданова Гульнар Хакимулловна 1 Апр 2015
документ "Юл билгеләре иленә мавыктыргыч сәяхәт" Фатхетдинова Альбина Фирдависовна 1 Апр 2015
документ Әдәплелек иленә сәяхәт Набиуллина Ландыш Наилевна 1 Апр 2015