Г.Тукай иҗатына багышланган әдәби– музыкаль кичә
ТР мәгариф һәм фән министрлыгы
8 төрдәге Мамадыш махсус коррекцияләү торак мәктәбе
Г.Тукай иҗатына багышланган әдәби– музыкаль кичә
Бәйге үткәреләсе зал матур итеп бизәлә.
Габдулла Тукайның портреты эленә.
1.ал.б. “Салкын кышлар үтеп
Яз килгәндә
Җылы яктан кошлар кайтканда,
Туган көнең синең, Тукай
Тугры халкың итә тантана.
Юк, үлмәдең, Тукай, син мәңге яшь
Син мәңгегә безнең арада.”
Хәерле көн, хөрмәтле укучылар, укытучылар, әниләр! Шушы көннәрдә халкыбыз бөек Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Г. Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән,нибары 8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да ул гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган.
Бүген без Габдулла Тукайның тормыш юлына, иҗатына багышланган кичәбезне башлап җибәрәбез.
Автор:
1886 елда Мөхәммәтгариф улы Кушлавыч авылында дөньяга килгән. (бала тавышы ишетелә).
Язилә җырлый-җырлый бала күтәреп керә. (Г. Тукай сүзләренә язылган “Бишек җыры”)
Баланың туганына биш ай заман үткәч, атасы авырып үлеп китә. Тол калган ана берничә вакыт авылда торганнан соң баланы авылындагы Шәрифә исемле бер факыйрь карчыкка вакытлыча асрарга биреп, үзе Сасна исемле авылның мулласына кияүгә чыга.
(Язилә кечкенә Апушны ияртеп сәхнәгә чыга)
Язилә:
Кадаласың да булмады, әрәм тамак, кайчан китерсең инде.
Г. Тукай:
(малай чыга Тукай) – Мин бу карчык өендә кадерсез, артык бер бала булганлыктан, ул мине, әлбәттә тәрбияләмәгән: тәрбияләү түгел, яшь балаларның иң мохтаҗ булдыклары ачык йөзне дә күрсәтмәгән. Мин кыш көннәрендә төнлә яланаяк, күлмәкчән көенчә тышка чыгам икән дә, бераздан, өйгә кермәкче булып, ишеккә киләм икән. Кыш көне авыл ызбаларының ишекләрен ачмак, балага түгел, шактый үсмер кешеләргә дә мәшәкать вә көч булганлыктан, табигый, мин ишекне ача алмыйм вә ишек төбендә аякларым бозга ябышып катканча көтеп торам икән.
Автор:
Бер вакыт бу карчык:
“Кадалмас әле бу килмешәк” : - дип орыша-орыша үзе теләгән вакытта гына малайны кертә икән.
Озак та тормый. Габдулланың әнисе Сасна авылыннан атлар җибәрә.
Г.Тукай:
... Саснага барын җиткәнмен. Ничек, ни рәвеси бардым, мине кемнәр каршылады анысын белмим, ләкин үги әтиемнең мине сөюе, миңа чәй янында кәрәзле балны ак күмәчкә ягып бирүе, мине шунда куанганнарым, биш минутлык төш ишкелле генә, әле дә булса хәтеремдә. Ләкин бу рәхәт бик озакка бармаган. Минем анам бу муллада бер ел кадеремне, күпмедер торгач, белмим, нинди авырудандыр вафат булган...
(Залга Язилә, Илгиз керә)
Язилә:
Уф, туйдым, гарык булдым. Ичмасам Казанның печән базарына да озатмыйсың. Берәр ия чыгар иде әле шунда. Алты бала өстенә әрәм тамак...
Илгиз:
Ярар, чәпчемә. Берәр әмәлен табарбыз карчык.
Тукай:
Шунлыктан мине бабай Казанга бара торган бер ямщикка утыртып Казанга озаткан.
Автор:
Шулай печән базарында “Асрарга бала бирәм” – дип кычкырып йөргәндә, халык арасыннан бер кеше чыгып Габдулланы ямщиктан алган һәм асрау итеп өенә алып кайткан.
Габдуллага әти булганы Мөхәммәтвәли исемле, әни булганы Газизә исемле була. Бу анда Габдулла ике елмы, күпмедер торгач, әти дә, әни дә - икесе берьюлы авырый башлыйлар.
Алар үлүдән куркып, бу бала кая барыр дип - Өчиледән, Тукайны Кырлайга озаталар. Сәгъди исемле бер ир баласыз кеше, Тукайны үзенә ала.
(Йөзек салышлы уены)
Укучылар ярым түгәрәк ясап басалар. Бер укучы йөзек салып бара. Музыка туктауга: “Кемдә йөзек, сикереп чык”, - дип әйтәләр. Ул укучыга җаза бирәләр. ( Г. Тукай шигырьләрен сөйләү, яки аның сүзләренә язылган җыр, бию). Уен шул рәвешле дәвам итә.
Г. Тукай:
Кырлайда яшәгән вакыт, көз көне иде. Әти (үги) белән әни (үги) ындырда иде, мин ян тәрәз төбендә “Рисалән Газизә” укып утыра идем, безнең капкага бер арбалы кеше килеп туктады. Әтиең, әниең кайда?- дип сорады миннән: “Ындырда”, - дидем.
Бу кеше: “Бар, чакырып кайт”, - дигәч, мин тизгенә ындырга йгереп барып кайттым. Бераздан ишектэн эти белән әни килеп керделәр. Юлчы белән күрештеләр. Юлчы озак та, тормады, бу баланы алырга килдем диде.
Бу бала Кушлавыч авылының Имамының баласы, аны ничә еллар эзләгеннән соң, аны монда икәнен белдек дип әйтте.
Җаек каласында минем әтинең бер туган апасын алган җизнәм булган. Бу сүзләрне үчи әти-әнием ишетүгә кәефләре китте. Аларның мине бирәселәре килмәде.
Язилә:
Минә шулай инде. Ашат – эчерт, киендер дә, эшкә яраклы була башлагач, кул арасына керә башлагач кына алып кит.
Илгиз:
Ярар, карчык тузынма әле. Дөнья булгач бар да була. Нишлисең бит инде...
Г. Тукай:
Икесе дә елаган хәлдә мине басу капкасына хәтле озата бардылар.
Язилә:
Онытма безне, онытма! Безне онытсаң тәмуч кисәве булырсың.
Г.Тукай:
Шул сәбәпле ябык чана зинданында, мең төрле газаплар эчендә, тәмам унсигез көн булды дигәндә, кичкә таба Җаекка барып кердек. Җаекта иң элек Сапый абзыйның өенә төштек. Чәйләр эчкәч, кичкә таба Сапый абзый белән җизниләргә киттек. Мине монда – гел исендә тоткан күңеленнән бер дә чыгармаган Газизә апам белән җизни каршылады.
Шулай итеп минем бу гаиләдә имкенче тормышым башланды.
1 ал.б.:
Урал- Җаекта яшәгәндә Габдулла беренче шигырьләрен яза башлый. Ул аларны көйгә салып җырлапта йөри торган була. Габдулланың шагыйрь буларак формалашу чоры шушында башлана.
Ә хәзер кичәбезнең икенче өлешен
“Тамчы шоу”ны башлап җибәрәбез.
I тур.
Командалар белән таныштыру.
1.Исем.
2. Девиз.
Карлыгачлар. Сандугачлар.
II тур.
Командаларга сораулар.
Сандугачлар командасы.
1. Г. Тукай ничәкче елда туган? (1886 ел)
2. Әнисенең исеме? (Мәмдүдә)
3. Музейлары кайда бар? (Арча, Кеүлай, Кушлавыч, Казан)
4. Вакытлыча асрарга әнисе кемгә калдыра? (Шәрифә карчык)
5. Г. Тукайның нинди шигырьләрен беләсез? (“Су анасы”, “Кызыклы шәкерит”, Эшкә өидәү”, “Бала белән күбәләк”).
Бер шигырен сөйлән күрсәтегез.
Карлыгычлар командасы.
III тур.
Капитаннар ярышы.
1. Ике капитанга да Г. Тукайның торган җирләрен дөрес итеп урнаштырырга бирелә (Кушлавычà Сасна à Казан à Өчиле à Кырлай à Җаек à Казан)
Сандугач командасының капитанына.
1. Иң татлы тел (туган тел).
2. Китап (белем чишмәсе).
3. Бәхетне юлдан эзләмә (белемнән эзлә).
4. Кеше ни эзләсә (шуны табар).
5. Аз сөйлә (күп бел).
Карлыгач командасының капитанына.
1. Беләге юан берне егар (белеме булган меңне егар).
2. Кем эшләми (шул ашамый).
3. Батыр үзе үлсә дә (исеме үлмәс).
4. Башта уйла (аннан сөйлә).
5. Тел юата да (елата да).
IV тур.
Сүз төзелеше.
Тукай – Кырлай сүзеннән кайсы команда иң күп сүз төзи.
Сандугачлар Карлыгачлар
ак кал
кыр как
ай кар
ук тук
лак тал
тар ут
ал арка
кара кала
кул курай
уй туй
Афәрин, һәр ике команда да баллар саны тигез.
V тур.
Г. Тукай шигырьләренә иллюстрацияләр. Һәр командага да 4 әр рәсем. Бу рәсемнәр кайсы шигырьдән.
Су анасы Шүрәле
Эшкә өндәү Кызыклы шәкерт
Кәҗә белән сарык Бала белән күбәләк
Бишек җыры Эш беткәч уйнарга
ярый
1 ал.б.:
Афәрин, укучылар.
Хәзер Г.Тукай сүзләренә язылган “Туган тел” җырын барыбыз бергә җырлыйбыз. Шуның белән Г. Тукай иҗатына балышлашан кичәбез тәмам. Рәхмәт барыгыз да. Сау булыгыз.
Автор: Хасаншина Лейсан Илдусовна