23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә: "Ягез әле, әтиләр!"
Егет. Исәнмесез, кадерле дуслар, әтиләр, бабайлар, абыйлар! Без бүген 23 февраль – Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичәгә җыелдык.
Кыз. Кемнәр уйнарга ярата,
Кемнәр өлгер һәм җитез.
Үзара көч сынашырга
Кемнәр тели, әйтегез?
Егет. Хәрәкәттә бәрәкәт
Икәнен онытмагыз.
Бер урында тик торудан
Тимер күк тутыкмагыз.
Кыз. Бүгенге кичәбез уен – бәйге рәвешендә барачак. Әтиләр 3 командага бүленә. Сезнең кулларыгызда геометрик фигуралар: өчпочмак, түгәрәк һәм квадратлар. Шулар буенча үз командагазны табарсыз.
Егет. Һәр командага исем уйларга кирәк. Ә исемне хәрефләрдән җыйнарга кирәк.
(“Батырлык”, “Горурлык” , “Бөркетләр”)
Кыз. Ә хәзер һәр командага үз эмблемасын булдырырга кирәк.
Концерт номеры. Алия башкаруында җыр.
Егет. “ Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз” – диләр. Сезгә түбәндәге эшләрне бүлешергә кирәк була:
ü гер күтәрү (1 кеше)
ü төз ату (1 кеше)
ü винтовка сүтеп җыю (1 кеше)
ü төймә тагу (1 кеше)
ü бала төрү (1 кеше)
Концерт номеры. 9 нчы сыйныф кызлары башкаруында “Чегән халыклары биюе”.
Кыз. Алдагы бәйге “Кем күбрәк?” дип атала. “Гөл” һәм “Ай” иҗекләреннән башланган хатын – кыз исемнәрен кайсы команда күбрәк яза? (Вакытка) (Нәтиҗәне жюри чыгара)
Концерт номеры. Хисмәтов Ильяр башкаруында татар егетләре биюе.
Егет. Ә хәзер балачакның күңелле мизгелләрен искә төшереп үтәбез. Менә бу кәгазьләрдән самолетлар ясарга кирәк.
- Самолетларны очыртырга һәм кыршау эченә кертергә кирәк. Ничә самолет кыршау эченә керә?
Концерт номеры. Илүзә башкаруында җыр.
Егет. Безнең укучылар бик матур концерт номерлары әзерләгәннәр. Әтиләр дә үзләренең җыр – биюгә осталыкларын күрсәтеп китсеннәр әле. Чираттагы бәйгедә һәр команда бер концерт номеры әзерли. Алар әзерләнгәндә 10 нчы сыйныф укучылары “Парлы бию” башкара.
Кыз. Соңгы бәйгебез – Командалар арасында аркан тартышу.
Егет. Сүзне жюрига бирәбез.
Кыз. Хөрмәтле әтиләр, бәйрәмебез ахырына якынлашты. Сезне Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Без сезгә ышанабыз, без сезне яратабыз. Сез безне һәм туган илебезне күз карасыдай якларга һәм сакларга һәрвакыт әзер. Һәрвакыт сәламәт булыгыз.
Егет. Бәйрәмдә катнашуыгыз өчен барыгызга да зур рәхмәт. Бәйрәмебез чәй табыны янында дәвам итә.
Автор: Мубаракшина Лилия Радиковна