Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.
Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.
Гаиләдәге гомуми тәртип, андагы үзара мөнәсәбәтләр үсеп килүче яшь
буынның үз-үзен тотышына гаять зур йогынты ясый. Әгәр әти-әнисе, әбисе
һәм гаиләдәге башка кешеләр үзара тыныч һәм ягымлы сөйләшсәләр, бер-
берсенә кайгыртучан һәм ихтирамлы булсалар, эш һәм тәртип яратсалар,
бала да бу сыйфатларны җиңел үзләштерә.
Гаилә тәрбиясен таләпчәнлектән башка күз алдына китерү мөмкин түгел.
Балага бердәм таләп һәрвакыт уңай нәтиҗә бирә.
Наил – гаиләдә төпчек бала. Болай начар малай түгел үзе. Әти - әние берәр эш кушса , аны шундук үтәргә әзер. Ә менә әбисен тыңламый , хәтта аңа дорфа сүзләр әйтә. Монысы инде – гаиләдә балага бердәм таләп булмау нәтиҗәсе.
Ата – ананың таләбе кайвакыт үтәлми кала. Баланың зурларны тыңларга теләмәвеме бу, әллә алар куйган таләпне аңлап җиткермәве? Икесе дә булырга мөмкин. Шуңа күрә һәр балага индивидуаль якын килергә, аны яхшы белән яманны аера белергә өйрәтергә кирәк. Ул чакта сезнең улыгыз яки кызыгыз сезнең бер генә сүзегезне дә тыңламый калмас.
Кайбер ата – аналар, баладан тыныч кына таләп итәсе, аңлатасы урында, “Дәресеңне әзерлә! “, “Тавышланма!”, “Йөгермә” дип, аңа кычкырырга то- тыналар. Әти-әнисе карап торганда, бала тыныч кына дәрес әзерләгән бу-
лып утырырга мөмкин, әмма алар югында барыбер “үз эшен” дәвам итәчәк.
Әгәр улыгыздан яки кызыгыздан берәр нәрсә таләп итсәгез, аның үтәлешен һәрчак тикшереп торыгыз. Шул чагында гына балагызда тапшырылган эш өчен җаваплылык хисе формалашыр.
Балаларыгызга гына түгел, барыннан да бигрәк, үзегезгә дә таләпчән бу-
лыгыз. Әгәр әти-әнисе, юкка-барга кызып китсә, үз эшенә салкын караса, эчүчелек белән шөгыльләнсә, баланы үз-үзен тотарга өйрәтү кыен булачак,
чөнки гаилә тәрбиясендә үгет-нәсихәтләр түгел, бәлки тирә-юньдәгеләрнең үзләрен ничек тотышы да зур әһәмияткә ия.
Гаиләдә кулланыла торган таләпләрнең иң киң таралганы - турыдан туры
таләп итү. Бу таләп ачык һәм катгый булуы белән аерылып тора. Ул
ата- ананың шәхси сыйфатларына бәйле. Бала алдында авторитеты булган
тәрбияченең андый таләбе беркайчан да үтәлми калмый.
Гаиләдә читләтеп таләп итү дә еш кулланыла. Мондый таләп киңәш, үтенеч, киная, ышану, хуплау, шелтә белдерү, куркыту һәм уен формасы була. Читләтеп әйтелгән уңай таләпләр тәрбияләнүчеләрдә шатлык һәм кА- нәгатьләнү хисе уята. Таләп итүнең мондый формаларын кулланучы ата-
аналарны балалар күбрәк яраталар, ныграк ихтирам итәләр. Кызганычка каршы, кайбер ата – аналар ышанычсызлык белдерү, янау, куркыту кебек
алымнарны артыграк күрәләр, хәтта балаларына кул күтәрүгә барып җитәләр.
«Балаларыгызны кыйнамагыз » аларны яратуыгыз сезне бу эшегездән ты-
еп калсын , һәм шуны истә тотыгыз : кечкенә һәм яклаучысыз чагында бала-
ларны чыбык белән тәрбияләүнең мәшәкате гәрчә азрак булса да , үсеп җиткәч, алардан шатлык та, мәхәббәт тә көтмәгез , чөнки тән җәзалары һәм кирәгеннән артык кырыслыгыгыз белән сез аларның рухын гарипләндерәсез”, - дип яза бөек гуманист – большевик Ф. Э. Дзержинский үзенең бер язмасында. Гаиләдә үзләрен тупас тоткан ата – аналар балага да , мәктәпкә дә ,җәмгыятькә дә гаять зур зыян китерәләр. Физик җәза баланың психикасын гарипләндерә һәм шунлыктан тәрбия методы була алмый. Кызганычка каршы , кайбер ата – аналар аны иң нәтиҗәле тәрбия чарасы итеп саныйлар.“Бераз бәргәләп алсаң , майланган кебек була ул”, - диләр андый ата – аналар; бала исә кабат кыйналмас өчен , берни уйлап тормыйча , “алай эшләмәскә” сүз бирә яисә ялганларга мәҗбүр була.
Автор: Бурханова Гузелия Габделахатовна