5 яшьлек бала 5 яшьлек бала 5 яшьлек баланың үсеше һәм авырлыгы 5 яшьлек баланың ашавы 5 яшьлек бала нәрсә эшли белергә тиеш Ата – аналарга киңәшләр
Балага 5 яшь – бу тереклекләрдә иң мөһим чор. Бала үткән еллар эчендә байтак үсте, күп өйрәнде, һәм хәзер булган белемнәрен актив куллана. Нәкъ 5-6 ел чорында баланың шәхес буларак үсеше карала. Һәм баланың кем һәм нинди булып үсүенә ата-аналрадан тора: гаиләдәге традицияләр, ата-аналарның арасындагы мөнәсәбәтләрдән.
5 яшьлек баланың үсеше һәм авырлыгы5 яшьлек балалар ыругдан тиз үсәләр, сузылалар, яшь агач кебек. Ә менә авырлыгы инде сизелерлек түгел - балалар белән кулланган энергия мускуллар үстерүдә һәм ныгытуда куллана.
Ир-балалар һәм кызларның үсеш һәм авырлык күрсәткечләрендә үз аермалары бар. Шулай, урта нормаль үсеш белән ир балалар саналалар 104,4-112 см, авырлык 16,8-20 кг чигендә. Шул ук вакытта , кыз балалар нормада 104,7-110,7 см кадәр үсәләр , ә авырлыклары 16,6-19,7кг.
Көндәлек режим5 яшьлек баланың көндәлек режимы үткән еллардан аерылмый. Бала әле балалар бакчасына йөрергә дәвам итә, иртә белән бер вакыта тора һәм кич белән бер вакыта йокларга ята.
Кайбер балалар бу яшьтә көндезге йокыдан баш тарталар, бәлки алар өчен ул кирәк тә түгелдер. Әгәр дә баланың йокысы килмәсә аны көчләп йоклатырга кирәк түгел. Аның урынына тыныч уеннар такъдим итәргә була.
Көндәлек режимда физик хәрәкәт булырга тиеш. Баланы спорт секциясенә яки бассейнга яздырырга була.
5 яшьлек баланың көндәлек режимы:
7.00 – йокыдан уяну, иртәнге гимнастика, гигиена процедурылары;
8.00-8.30 – иртәнге аш;
8.30-9.00 – дәресләргә әзерләнү;
9.00-9.40 – белем бирү эшчәнлеге
9.40-10.00 – урамга чыгу;
10.00-12.00 – урамда йөрү;
12.00-12.30 – урамнан керү, төшке ашка әзерләнү;
12.30-13.00 – төшке аш;
13.00-13.30 – йокларга әзерләнү;
13.30-15.30 – йоклау;
15.30-16.00 – йокыдан соң тору;
16.00-17.00 – мөстәкыль эш;
17.00-18.30 – урамга чыгу, балалар бакчасыннан өйгә кату;
18.30-19.00 – кичке ашка әзерләнү;
19.00-19.30 – кичке аш;
19.30-21.00 – тыныч уеннар;
21.00-21.30 – гигиена процедурылары;
21.30-7.00 – йокы.
5 яшьлек баланың ашавыБала шулай ук көнгә 4 мәртәбә ашарга тиеш. Ашау вакытларының арасы 4 сәгать. Балалар олылар белән бер рәттә ашый башлыйлар. Ләкин бу яшьтә балаларны гөмбәләр белән таныштырырга иртә, шулай ук бик тозлы ашамлыкларны бирергә такъдим итмәскә.
Көнгә бала 1700-2000 килокалорий кабул итәргә тиеш. Балага көнсаен ит ашарга кирәк – иң уңайлы вакыт - төшке аш. Шулай ук эремчке, сөт бирергә дә онытмаска кирәк. Атнага 1-2 тапкыр балык барелергә тиеш, көн аралаш – йомырка. Әлбәттә яшелчәләр турында онытмаска.
Меню:
Иртәнге аш: 200 г кара бодай белән сөт + 15 г күмәч белән 5 г май + 150 мл чәй;
Төшке аш: 150 мл аш + 120 г макарон 100 г ит белән + 50 г кыяр белән помидор салаты + 150 мл компот;
Йокыдан соң: 200 мл кефир + 50 г сырник + 150 г алма яки груша;
Кичке аш: 200 г яшелчәле рагу + 200 мл сөт + 100 г алма яки груша.
5 яшьлек бала нәрсә эшли белергә тиеш5 яшьлек бала тере һәм тере булмаган табигатьне аера белә, предметларны төрләргә бүлә ала, үзе киенә һәм чишенә, төшләрне чистарта, уенчыкларны җыя һәм ашаганнан соң савытларны раковинага илтә белә.
Балаларның күбесе саный белә, кайберләре укый белә. Сабыйларның хәтерләре яхшы эшли: шигырьләрне җиңел өйрәнә, укылган әсәрне сөйли ала, кән дәверендә үткән вакыйгаларны сөйли ала.
5 яшьлек баланың сөйләме дә бик яхшы: аның белән диалог формасында сөйләшеп була, сорауларга тулы итеп җавап бирә, аны кызыксындырган сорауларны да бирә. Шулай ук бу вакытта балаларның фантазиясе бик көчле. “Син миңа дөрес сөйләмисең” – дип баланы әрләмәгез. Киресенчә, баланы тыңлап бетергәч кенә: “Бу хәл чыннан да булмаган бит?” – дип кенә әйтергә кирәк. Шулай итеп, сез баланы дөресен генә сөйләргә өндисез. Әгәр дә бала үзен җәзадан саклар өчен “ялган” сөйләсә, балага аңлатыгыз – “ялган” яхшылыкка алып бармый.Физик яктан бала яңа күнегүләрне тиз өйрәнә.
Ата – аналарга киңәшләрБала куп вакытын өстәл артында үткәрә, шуның өчен аңа уңайлы урындык һәм өстәл әзерләгә кирәк. 5 яшьтә дә бала ана җылысын тоярга тели, белемнәргә һәм сөйләшүдә мохтаҗлыкта яши. Шуңа күрә баланың сорауларына “кул селкергә” ярамый. Чөнки бала әтисе һәм әнисенә кирәк түгеллеген уйларга мөмкин.
Ата-аналар баланың авыз гигиенасы турында онытмаска тиеш: сабый үзенең төшләрен көнсаен иртә һәм кич чистартырга тиеш.
Әгәр дә әнисе яки әтисе баланы машинада йөртсә, бала өчен махсус кресло булырга тиеш. Баланы бер үзен генә урамда калдырмагыз. Үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатлап торыгыз.
Автор: Валиахметова Динара Фаезхановна