Г.Тукай .Яшь агач.
Дәрземанова Миләүшә Фатыховна,Әлмәт муниципаль районы Елховой урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.
Әдәби уку 3 сыйныф.
2015 нче ел
Тема. Г.Тукай. Мәсәлләр. Яшь агач.
Максатлар:
. Г.Тукайның мәсәлләре белән таныштыру
. Укучыларның фикер йөртү сәләтен камилләштерү
. Бәйләнешле сөйләм үстерү
. Г.Тукай иҗатына мәхәббәт уяту
Материал:
Г.Тукай портреты, Мәктәп укучысына ярдәмлек, “Раннур” нәшрияты, 2001.
Җиһазлау: кроссворд, китаплар күргәзмәсе, Г.Тукай портреты, компьютер,”Балаларга үгет-нәсыйхәт” китабы.
I. Башлам
1. Исәнләшү
II .Актуальләштерү
1. Алдагы үткән материал буенча сораулар бирү .
2.Рәсем буенча өй эшен сорау.
III .Яңа белем һәм күнекмәләрне бирү
1. “Яшь агач” мәсәлен кычкырып уку
3. Сорауларга җавап бирү
IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту
1.Төркемнәрдә эшләү
2.Мәкальләр әйтү.
V .Йомгаклау
1. Дәрес башында куелган сорауга җавап бирү
2. Билгеләр кую
3. Өй эше бирү
Дәрес барышы .
I.Оештыру өлеше.
II.Актуальләштерү.
– Хәерле иртә, укучылар, әйдәгез, дәресебезне башлыйк. Укучылар, барыбыз да тактага карыйк әле. Анда сез кемнең фотосурәтен күрәсез?
– Татар халкының бөек язучысы Габдулла Тукайныкын.
– Әйе, чыннан да, бөек язучыбыз Г.Тукайныкын. Аның тууына быел 128ел була. Үзенең кыска гына вакытлы гомере эчендә ул бик күп хезмәт башкарган. Сез аның күп кенә әкиятләрен, шигырьләрен,хикәяләрен беләсез. Бүгенге дәрестә без шагыйребез турындагы белемнәрне тулыландырырбыз, яңа әсәр жанры белән танышырбыз.
– Без сезнең белән аның күп кенә әсәрләре, белән таныштык. Әйдәгез, хәзер язучының балачагын, аның әсәрләрен искә төшереп китик әле. (слайд күрсәтелә)
III.Алдагы үткән материал буенча сораулар бирү.
Укучылар без Г.Тукайның мәсәлләре турында ишетеп беләбез.Ул әле мәсәлләрне тәрҗемә дә иткән .Кемнең мәсәлләрен тәрҗемә иткән ул?
- Рус язучысы Крылов мәсәлләрен,( аның тур.кыскача.сөйләү)
“Давыл илә кояш” рәсеме күрсәтелә .(Эзоп турында кыскача аңлату)
– Менә бу рәсемдә сез нәрсәләр күрәсез?(Җил илә кояш).
1.Җилгә,кояшка характеристика бирү.
Нәтиҗә ясау.
2.Өй эшен тикшерү.
– Ә хәзер өй эшен карап китик. Өйгә сезгә Г.Тукайның берничә мәсәле укырга бирелгән иде. Әйдәгез, аларны искә төшерү максатыннан рәсемнәр карап китик. (Рәсем буенча эшләнә).
IV.Яңа белем күнекмәләре бирү.
Г.Тукайның “Яшь агач” мәсәлен карау
Ә бүген без сезнең белән тагын Г.Тукайның мәсәлләре турында сөйләшеп китәрбез, мәсәл жанрының үзенчәлекләрен ачыкларбыз. Мәсәлнең нәрсә икәнен без әле бик белмибез, шулай бит. Шуңа да бүген безнең төп максатыбыз дәрес ахырында “Нәрсә ул мәсәл?” дигән сорауга җавап бирү. Ә хәзер Г.Тукайның “Яшь агач” дигән мәсәлен карап үтик. Язучы бу мәсәлне язып, безгә нәрсә әйтергә теләде икән, шул сорауга җавап табып утырырга тырышыгыз. (мәсәл карала)
1. Укучы кычкырып укый.
Сорауларга җавап бирү.
– Яшь агач кемне куреп ала?
– Кулына балта тоткан кешене.
– Ул анардан нәрсә сорый?
–Янында үсеп утырган карт агачларны кисеп бетерүен сорый.
–Нигә аларны кисәргә сорый соң ул?
– Чөнки алар арсында кысан,үсә алмыйм,комачаулыйлар ди. Алар булмаса мин урманда бер чибәр агач булып үсәр идем ди.
–Зур агачларны кисеп бетергәч яшь агачка рәхәт буламы?
– Берничә көн рәхәт була.
– Аннан соң ниләр була?
–Кояш кыздыра,көчле җил-яңгыр үзәгенә үтә һәм бер көнне көчле җил шатырдатып аны сындыра.
– Шуннан соң аның янына кем килә?
– Елан килә
_Елан агачка нәрсәләр әйтә?
_Ул агачларның берсенә дә мәңгелек суы сипмәгәннәр иде,вакыты җиткәч үзләре дә корырлар иде.Ә син алар ышыгында үсеп,ныгып калган булыр идең дия
_Елан кемне гаепли?
_Яшь агачның үзен.
2.Төркемнәрдә эшләү
Әйдәгез яшь агач турында сез ниләр уйлыйсыз?( 1 төркем).
Елан турында ничек уйлыйсыз? (2 төркем).
3.Мәсәлдәге карт һәм яшь агачларны кешеләр белән чагыштыру,гаилә белән бәйләү.
-Яшь агач мисалында кемнәр була ала?
-Яшь балалар,без.
-Карт агачлар мисалында кемнәрне күз уңында тоткан?
-Олы яшьтәге кешеләрне,әти-әниләрне,әби-бабайларны.
– Г.Тукай шушы мәсәле аша безгә нәрсә дип әйтергә теләгән соң?
– Ул безгә олыларга карата ягымлы , сабыр , мәрхәмәтле,ихтирамлы булырга ,аларны хәрмәт итәргә,рәхим-шәфкатьле булырга кирәклеген җиткерә .
-Сез олыларны хөрмәт итәсезме һәм ничек?
Ни өчен хөрмәт итәсез сез аларны?
-Мәкальләрдә нинди сыйфатларны начар икәнен әйтә?
-Икейөзлелек,наданлык,ялкаулык,тәртипсезлек,әдәпсезлек,мактанчыклыкны.
3.Мәкальләр әйтү.
–– Менә безгә бөек язучыбыз олы кешеләрне хөрмәт итәргә,аларга карата сабыр, түземле булырга,аларның киңәшләрен тыңларга кирәк дигән үгет-нәсыйхәт биргән. Ә татар халкында сабырлыкны, түземлекне ,олыларны хөрмәт итүне чагылдырган нинди мәкаль-әйтемнәр бар икән, әйдәгез шуны ачыклау өчен уен уйнап китик. Уенның исеме “Кем күбрәк белә?” дип атала. Барыбыз да экранга карыйбыз. Анда мәкаль-әйтемнәр 2 кисәккә бүленеп бирелгән. Аларны дөрес итеп тоташтырырга кирәк.Әйдәгез, башлыйк.
V.Йомгаклау.
1.– Безнең дәресебез инде ахырына да якынлашып килә. Шуңа күрә әйдәгез дәрес башында куелган сорауга җавап биреп карыйк. Нинди сорау иде әле ул?
– Нәрсә ул мәсәл?
– Яхшы, ә хәзер җавап биреп карыйк инде. Гадәттә мәсәлдә нәрсәләр катнаша?
– Мәсәлдә төрле җәнлекләр,кешеләр катнаша.
– Ул кечкенә генә әкияткә охшаганмы?
– Әйе, охшаган.
–Төзелешен карап киттек. Нинди инде аның төзелеше?
– Гадәттә ике өлештән тора.
– Һәм аның икенче өлеше безгә үгет-нәсыйхәт бирә. Шулай ук мәсәл чәчмә һәм шигъри формада була.
Димәк, мәсәл чәчмә яки шигри формадагы үгет-нәсыйхәт,тәрбия бирүче кечкенә генә күләмле әсәр икән. . Г. Тукайның күпчелек мәсәлләре ирекле тәрҗемә нигезендә туа. Ягъни ул Рус язучысы Крыловның мәсәлләрен (басня) ирекле тәрҗемә итә.
2.– Ә хәзергә безнең дәресебез ахырына якынлашып килә(Билгеләр кую).
3.Өй эше бирү.
– Инде көндәлекләрне ачып өй эшен язып куйыйк. Сезгә өй эшен 2 юнәлештә бирәм. Үзегез өчен җайлы дип санаганын эшләп килерсез.
1. Г.Тукайның берәр мәсәлен укып, эчтәлеген сөйләргә, язучы җиткерергә теләгән төп фикерне ачыкларга;
2. Г.Тукайның берәр мәсәленә иллюстрация ясарга;
Бу дәрес сезнең күнелегездә эзсез калмас.Сез бүген бик матур уйладыгыз,фикер йөрттегез.Болай матур уй-фикер йөрткән кешенең күңелендә начарлык булмас.Укуда да,өйдә дә,гомумән яшәешегездә кайда гына булсагыз да кешелекле балалар булыгыз,олыларны хйрмәт итеп,аларга карата мәрхәмәтле,рәхим-шәфкатҗле булып ,аларның ярдәмнәрен тоеп,аларның ышыгының кадерен белеп яшәргә язсын.
– Дәрес тәмам. Барыгызга да зур рәхмәт!
Автор: Дарземанова Миляуша Фатыховна