Мәктәпкәчә мәгарифнең төбәк программасын тормышка ашыруда танып белү эшчәнлегенең урыны
Бала туган ягы турында тулырак күзалласын өчен, бүгенге көнге методик таләпләр белем бирүгә тематик яктан комплекслы якын килергә тәкъдим итә, ул балаларның яшь мөмкинлекләренә һәм кызыксынуларына ярашлы билгеле бер чынбарлыкны чагылдырырга һәм гомуми мәгънәне бирергә тиеш. Һәр яңа мәгълүмат балалар тарафыннан төрле кабул итү каналлары (күрү, ишетү, кинестетик) аша үзләштерелүен исәпкә алырга кирәк, шуңа күрә аның эчтәлеген үзләштергәндә бала эшчәнлегенең төрле төрләрен файдаланырга тәкъдим ителә. Ләкин балаларның эшчәнлек төрләре белем бирү эчтәлегенең системасын чагылдырырга тиеш. Алар мәктәпкәчә мәгарифнең төп үрнәк гомуми белем бирү программасының эчтәлеген киңәйтергә һәм тирәнәйтергә мөмкин, бу – ата-аналарның белемгә ихтыяҗларын, балаларның танып белүгә карата кызыксынуларын канәгатьләндерергә, төбәк компонентының үстерешле потенциалын тормышка ашырырга мөмкинлек бирә.
Автор: Ахунзянова Васила Хатип кызы