Тема: Җөмләне сүзләргә аеру.Грамотага өйрәтү дәресе.Мәктәпкә әзерлек төркеме.
Максат: Балаларны җөмлә төзеп сөйләргә өйрәтү. Җөмләдәге сүзләр тәртибе белән таныштыру.
Мет.алымнар: Пауза ясап әйтү, сүзләрне эзлекле тәртиптә әйтү, сүз саның математик таякчыклар белән билгеләү, хәрәкәтләр ясау алымы, анализ бәя бирү йәм йомгак.
Җиһазлау:Курчак, альбом бите, карандаш, таякчыклар.
Барышы: 1.Оештыру өлеше.Занятиегә барлык кирәкле җиһазларны барлау.
2.Үткән дәресне искә төшерү.(кабатлау).
-Балалар, үткән дәрестә без нәрсәләр өйрәндек? (сүзләр һәм җөмләләр).
-Сүз нәрсә була ул?
-Җөмлә нәрсә?
3.Бүген без сезнең белән уенчыклар турында сөйләшербез. Сүзләрне кычкырып, ачык итеп әйтербез.
-Балалар, бу нәрсә?(курчак).
-Ул нинди? (ике сүздән торган җөмлә төзегез). Курчак матур.
Айнур, беренче сүзне әйт әле.(курчак).
-Азалия,син икенче сүзне әйт.(матур).
-Курчак матур. Минем арттан кабатлагыз әле.
-Хәзер тагын ике сүздән торган җөмлә төзегез. Курчак утыра. Курчак йоклый. (балалардан сорау).
-Мин хәзер бу җөмләне менә бу биткә язам. Мин сүзне таяк белән язам. Бер таяк бер сүзне белдерә. Миңа булышыгыз әле. Ике сүздән торган җөмлә әйтегез. Курчак утыра.
-Курчак бер таяк куям, утыра тагын бер таяк куям, ике таяк була.
-Бу ничә сүзле җөмлә?(ике сүзле)(балалар тагын җөмләләр төзиләр).
-Ә хәзер мин сезгә җөмлә әйтәм, ә сез кул чабасыз. Курчак йоклый.
-Ничә тапкыр кул чабасыз?(ике)(тагын берничә җөмлә әйтү).
4.Ял минуты.(берәр уен уйнап алу).
5.Дәвам итәбез.
-Хәзер кем миңа курчак турында өч сүзле җөмлә әйтә.(курчак урындыкта утыра).(Җөмләдәге сүзләр тәртип буенча һәм урыннарын алыштырып сорала; балаларга таяклар өләшелә).
-Ә хәзер таяклар ярдәмендә җөмлә төзибез. Эчегездән бер җөмлә уйлагыз, аннары алдыгызга таяклар тезегез.
-Ралинә, син нинди җөмлә төзедең?(өч сүзле җөмлә).Җөмләнне кычкырып әйт әле.(курчак ашап утыра).
-Илзирә, син җөмләнне әйт әйдә.(курчак күлмәгең юа).(башка балалардан да сорап чыгу).
6.Йомгаклау.
-Без сезнең белән нәрсәләр турында сөйләштек?(сүзләр һәм җөмләләр турында).
-Нинди җөмләләр турында сөйләштек?(ике һәм өч сүзле).Шушының белән дәрес тәмам.
Автор: Гилязутдинова Чулпан Мидхатовна