Главная /
Старшие классы /
Родной язык и литература
Татар теле дәресләрендә компетентлы шәхес тәрбияләү
Скачать
0.16 КБ, 297604.doc Автор: Ахтямова Гульназ Мингалиевна, 20 Мар 2015
Бүгенге җәмгыять укытучы алдына гаять зур бурычлар куя. Заман таләпләреннән чыгып эш итә белә торган, рухи һәм физик яктан камил шәхес тәрбияләү – төп максатыбыз. Ә ана теле укытучысы алдында үзенең туган телен камил белгән, милли традицияләрне таныган, хөрмәт иткән, аны үстерүгә әзер булган балалар тәрбияләү бурычы өстәлә.. Мәктәптә өйрәнү предметы булу белән бергә, ана теле өйрәтү-үзләштерү чарасы булып та тора, ул башка фәннәрне үзләштерүгә дә хезмәт итә; укучы башка фәннәрне өйрәнгәндә дә аннан файдалана. Ана телен яхшы белү укучыларның яңа белемнәрне үзләштерүдә, гомуми үсеш дәрәҗәләрен күтәрүдә, фикер йөртү сәләтләрен үстерүдә, киләчәктә җәмгыять тормышында актив катнашырга әзерләүдә һәм сайлап алган хезмәтләрендә уңышларга ирешүдә мөһим шарт булып тора.
Автор: Ахтямова Гульназ Мингалиевна
Автор: Ахтямова Гульназ Мингалиевна
Похожие материалы