Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив технология аша мәдәни компетенция үстерү
Бүгенге көндә илебезнең күп халыклары алдына милли мәдәниятнең мөһим бер элементы булган туган телне яклау, аны торгызу, үстерү һәм саклау, аннан файдалана белү мәсьәләсе иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып килеп баса. Чөнки тел ярдәмендә кешенең һәм иҗтимагый төркемнәрнең уй-фикерләре формалаша. Тел шулай ук шул телдә сөйләшүче халыкның мәдәниятен яклаучы да, саклаучы да. Бер генә милләт тә үз мәдәнияте кысаларында гына бикләнеп кала алмый. Нәкъ менә шул башка милләт мәдәнияте белән “бәрелеш, каршылык” рус төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларга яхшы таныш та инде. Бу мәсьәләне нинди юллар белән хәл итеп була соң? Күбебезне шушы сорау борчыганга күрә, үз белемен камилләштерү темасын “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив технологияләр аша мәдәни компетенция үстерү”дип алдым.
Автор: Шагиева Гузель Нашатовна