татар теле дәресләрендә компьютер технологияләрен куллану (курс эше)
Бүгенге уку-укыту процессы укытучылар алдына педагогик технологияләрнең принципларына таянып эшләү, уку-укыту эшендә әлегә кадәр булган технологияләрнең барсын да теге яки бу дәрәҗәдә куллану максатларын куя. Шулар белән бергә, заман алга барган саен, бүгенге уку-укыту процессында иң әһәмиятле урынны заманча технологияләрнең берсе булган компьютер технологиясе алып тора. Хәзер әлеге технология кеше эшчәнлегенең барлык өлкәләренә дә нык үтеп керде. Бер генә белгечлекне, профессияне дә аңардан башка күз алдына китереп булмый. Мәгариф оешмаларын компьютерлаштыру – мәгариф үсешендәге өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Шунлыктан мәктәпләр интерактив такталар, мультимедиа проектлары белән җиһазлана, дәресләрдә компьютерлар кулланыла. Башка күп кенә һөнәрләр кебек үк, укытучы һөнәре дә компьютер технологияләрен нәтиҗәле куллануны күз алдында тота. Компьютер технологиясеннән нәтиҗәле файдалану – хәзерге көндә укыту методикасының мөһим бурычы. Яңа төр эшчәнлек, компьютерны “йөгәнли белү” гә кызыксыну булдыру бәрабәренә укытуның сыйфатын күтәрүгә ирешү - әлеге технологиянең иң өстенлекле ягы. Төрле фән дәресләрендә, шул исәптән татар теле дәресләрендә дә мөгаллимнәр әлеге технологияләрне торган саен киңрәк һәм нәтиҗәлерәк кулланалар. Технологик алгарыштагы һәр яңалыкка балалар сокланып карый, һәм, әлбәттә, аларның кызыксынучанлыгын һәм танып-белү активлыгын үз шәхесләренең максатчан үсешенә юнәлдерү мөһим. Нәкъ менә дәрестә укучылар укытучылары җитәкчелегендә үз интеллектларын һәрьяклап үстерү, белем алу һәм тормыш мәсьәләләрен хәл итү өчен мәгълүмат туплау максатында компьютер технологияләрен кулланырга өйрәнә.<?xml:namespace prefix = o />
Автор: Ахметшина Лариса Михайловна