Сыйфат дәрәҗәләре
. Татар һәм рус теле грамматикаларын чагыштыру нигезендә, сүз төркеме буларак, сыйфат турында тулы мәгьлүмат бирү; аларны ясалышы ягыннан төркемнәргә бүлү; табигатьне яратырга, матурлыкны күрә, тоя белергә өйрәтү; укучыларның, үз фикерләрен әйтә, дәлилли, шулардан чыгып, нәтиҗә ясый белүләренә ирешү.
Дәрес барышы.
- Исәнмесез, укучылар! Бүген ничәнче число?Кичә ничәнче число иде? Иртәгә ничәнче число булачак?
- Хәзер елның кайсы вакыты? (терәк схемаларга таянып көз турында сөйләргә)
- Бүген көн салкынмы? Кичә җылырак идеме?
Каты, сыек, озын, тасма, ишек, олы, төс.
( сүзләрне хор белән дөрес әйтү , мөстәкыйль рәвештә транскрипцияләрен язарга, тәрҗемә итәргә).
Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру, проблема кую.
- Бу сүзләр арасыннан сыйфатларны сайлап алыгыз!
- Әйдәгез әле, шул сыйфатларның антонимнарын табыйк әле!( сүзлекләр белән эш)
каты –йомшак
сыек – куе
озын – кыска
олы – кечкенә
Менә ...... көз дә җитте. Көннәр салкыная , яңгырлар ява , ...... җил исә. Агачлардан ..... ,..... ,....... яфраклар коела. Кешеләр ...... киенәләр.
Көзен көннәр ........., төннәр .......
( текстны тәрҗемә итү , нокталар урынына сыйфатларны кую)
Куелган проблеманы чишү. Сыйфат турында белемнәрне искә төшерү.
IV. Яңа теманы аңлату.
1.-Нәрсә ул сыйфат?
- Балалар сыйфат русча ничек атала?
— Имя прилагательное.
— Что мы знаем о прилагательном?
— Имя прилагательное обозначает признак предмета, отвечает
вопросы какой? какая? и т. д.
— Давайте, это запишем в модель прилагательного.
Имя прилагательное
I. Признак
какой?
какая?
ит. д.
II. Род
Число
Падеж
III. Определение
— Сейчас рассмотрим морфологические признаки прилагательного
(работа у доски).
— Какие окончания прилагательных здесь пропущены? Почему?
— В слове золотая— окончание ая потому что слово осень женского
рода. В слове холодный— окончание ый . Так как ветер мужского рода.
— Какой вывод сделаем?
— Имя прилагательное согласуется с именем существительным в роде.
(Таким образом , работая по таблице, дети делают вывод, что имя
прилагательное согласуется с именем существительным в роде, числе, в падеже;)
V. Дәреслек белән эш.
54 нче бит- таблицаны өйрәнү . Презентация.
—гади дәрәҗә ( положительная)-сары, яшел һ. б.
—артыклык дәрәҗәсе ( превосходная) -сап-сары, ямь-яшел һ. б
—кимлек дәрәҗәсе (уменьшительная)- саргылт, яшькелт һ. б.
Физкультминут.
VI. Ныгыту
2 нче күн 54 нче бит
Бирем – сыйфатларның дәрәҗәләрен билгеләгез (мөстәкыйль эш)
Кап-каты ,баллырак ,сып- сыек ,алсу ,тәмлерәк, зәңгәрсу ,зәңгәррәк, аграк ,кызылсу ,иң яшел ,кечкенә ,кап – кара , бик матур , иң озын.
Тикшерү.
3 нче күн 54 нче бит
Бирем – түбәндәге җөмләләрдән сыйфатларны табыгыз , дәрәҗәләрен билгеләгез ( тактага чыгып эшләү).
Җәй башында көннәр озынрак ,төннәр кыскарак була. Бу алма – кызыл , теге алма – яшел. Апа миңа кып – кызыл алма бирде. Алсу өстәлдән иң зур алманы сайлап алды.Бу алма чистарак. Ул ап-ак тасма таккан.
Тикшерү.
4 нче күн 55 нче бит (парлы эш – диалог формасында әйтү)
Бирем – нокталар урынына чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатларны куегыз.
1). – Бүген көн салкын.
- Ә кичә ............. иде.
2). – Безнең өй зур.
- Ә безнең ..........
3). – Василәнең тасмасы ак .
- Ә Нәсимәнең .............
4) - Бу китап кызыклы.
- Ә бу китап .............
5) - Айдарның машинасы яңа.
- Ә Саматның машинасы ............
5 нче күн 55 нче бит
Табышмаклардан сыйфатларны табыгыз , дәрәҗәләрен билгеләгез (телдән).
Күлмәге яшел.
Эче тулы кешеләр,
Барысы да бертөсле.
6 нчы күн 55 нче бит ( мөстәкыйль эш ).
Кызыл , кып – кызыл ,матур ,иң олы ,яшел ,яшькелт ,зәңгәр, зәңгәрсу.
Тикшерү.
VII. Йомгаклау.
VIII. Өй эше – яңа сүзләрне кулланып диалог төзергә.
Данные об авторе
Автор(ы): Ахмедшина Гульнара Ильдаровна
Место работы, должность: МБОУ Кадетская школа - интернат г. Бугульма , учитель татарского языка и литературы
Регион: Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: высшее
Целевая аудитория: Учитель (преподаватель)
Класс(ы): 6 класс
Предмет(ы): Татарский язык
Цель урока: Максат. Татар һәм рус теле грамматикаларын чагыштыру нигезендә, сүз төркеме буларак , сыйфат турында тулы мәгьлүмат бирү; аларны ясалышы ягыннан төркемнәргә бүлү; табигатьне яратырга, матурлыкны күрә, тоя белергә өйрәтү; укучыларның, үз фикерләрен әйтә, дәлилли, шулардан чыгып, нәтиҗә ясый белүләренә ирешү.
Тип урока: Урок изучения и первичного закрепления новых знаний
Учащихся в классе (аудитории): 11
Используемые учебники и учебные пособия: Дәреслек - Р.З. Хәйдәрова З.Р. Нәҗипова. Татар теле 6. – Казан: “Мәгариф нәшрияты ” , 2007
Используемое оборудование:
Терәк схемалар , мультимедиа , магнитофон , суз төркемнәренең модельләре , дәреслекләр
Краткое описание: Сыйфат дәрәҗәләренең сөйләмдә кулланылышы
Дәреслек: Р.З. Хәйдәрова ,З.Р. Нәҗипова. Татар теле 6. – Казан: “Мәгариф нәшрияты”, 200
Автор: Ахмедшина Гульнара Ильдаровна