8нче сыйныфның татар төркемендә татар теленнән ачык дәрес план-конспекты "Аергыч һәм аның белдерелүе".
Рус мәктәпләренең 5-11 нче сыйныфларында укучы татар балаларына татар теленнән белем бирүнең төп максаты – Федераль дәүләт стандарты таләпләрен тормышка ашыру белән бергә рус мәктәбендә татар теленә өйрәткәндә укучыларда лингвистик (тел), коммуникатив (аралашу), милли мәдәният өлкәсенә караган культурологик (мәдәниятлылык) компетенцияләр булдыру. Белем бирүнең шушы максатын тормышка ашыру мәктәп һәм гимназияләр алдына түбәндәге таләпләрне куя:·
1. Балаларга төп белемне сыйфатлы итеп бирү, аларны җәмгыятьтә үз урынын табардай, төрле милләт вәкилләре арасында үзара дус һәм тату яшәрдәй шәхес итеп тәрбияләү;·
2.Туган тел дәресләрендә үзләштергән белем һәм күнекмәләрне укучыларның үз сөйләмнәрендә дөрес һәм тиешенчә куллана белүләренә ирешү, орфоэпик, орфографик һәм пунктуацион яктан грамоталы шәхес итеп тәрбияләү;·
3.Укучыларда үзләре яши торган төбәккә (авыл, шәһәр, район, бистәгә) карата уңай караш тәрбияләү, моның өчен татар теле дәресләре белән бергә әдәбият, география, тарих дәресләрен дә файдалану.
Шушы таләпләрне күздә тотып, дәрес эшкәртмәсендә түбәндәге максатларны куйдым:
1.Аергыч һәм аның нинди сүз төркемнәре белән белдерелүе турында мәгълүмат бирү;
2.Укучыларны мөстәкыйль фикерләргә,белем алырга,алган белемнәрне файдаланырга өйрәтү.
3.Әниләребезгә карата мәрхәмәтлелек аша әхлакый тәрбия алырга ярдәм итү.Алабуга язучылары иҗатына кызыксыну уяту.
Дәрес башында ук укучылар проблемалы ситуация белән очраштылар.Интерактив тактада әниләр турында язылган текст .Кызыл хәрефләр белән язылган сүзлзргә сораулар куйдылар һәм бу сүзләрнең аергыч булуын ачыкладылар.Проблеманы чиштеләр һәм төрле биремнәр эшләделәр.Биремнәрдә әниләргә багышланган Алабуга язучыларының шигырьләрен кулландым.
Автор: Ганеева Лира Габдулхаковна