"Тәрбияле бала нинди була?" (Сыйныфтан тыш чара)
Ризаэтдин Фәхретдиннең үгет- нәсихәтләренә багышланган тәрбия
сәгате эшкәртмәсе 5-7-сыйныф укучылары белән эшләгән сыйныф җитәкчеләренә тәкъдим ителә.Әлеге материал Федераль дәүләт стандартларында аеруча басым ясалган түбәндәге юнәлешләрне үстерүне максат итеп куя:
фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу; хәтерне (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны,аралаша белү,активлык кебек сәләтләрне үстерү;
укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерү; татар халкының күренекле кешеләренең хезмәтләрен өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру, милли үзенчәлекләренә карата хөрмәт хисе тәрбияләү,шәхси күнекмәләр формалаштыру.
Көтелгән нәтиҗәләр:
Максатлар:
1. Бөек төрки-татар тарихчысы, дин галиме, җәмәгать эшлеклесе, педагог, журналист һәм әдип Ризаэтдин Фәхретдин турында мәгълүмат бирү, үгет-нәсыйхәтләрен өйрәнү.
2. Укучыларның телдән һәм язма сөйләм осталыкларын формалаштыру, ана телендә актив аралашуга тарту.
3. Төпле, логик, эзлекле сөйләм күнекмәләрен, үз фикерләрен дәлилләп бирү сәләтен үстерү.
4. Әхлак тәрбиясе бирү, яхшыны яманнан аерырга өйрәтү.
Җиһазлау:
1. Р.Фәхретдингә багышланган китап күргәзмәсе.
(Ризаэтдин Фәхретдин. Фәнни-биографик җыентык. -Казан, “Рухият” нәшрияты, 1999; Ризаэтдин Фәхретдин “Балаларга үгет-нәсыйхәт.”-Казан: “Дом печати ” нәшрияты.- 2001; Интерактив китап “Ризаэтдин Фәхретдин. Тормыш юлы һәм иҗаты.”- Казан, 2007.-Мультимедиа басма).
2. Мультимедиа комплексы.
Автор: Шакурова Рамиля Раесовна