Ата – ана өчен тәрбияле баладан да зур байлык булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык китерсә, ахирәттә йөзгә аклык китерер. ( Р.Фәхретдин)
Кеше дөньяга бәхет өчен туа. Туган нигез, туган туфрак, ата – ана биргән тәрбия киләчәктә бәхетле, әхлаклы шәхес формалашуга мөһим роль уйный.
Әхлак проблемасы – хәзерге заманның актуаль мәсьәләләрнең берсе. Бик борынгыдан ук иҗтимагый фикер аны чишүгә юнәлтелгән. « Бу тенденция тәүге ядкарьләрдән алып Урта гасырларның ахырларына кадәр булган болгар – татар культурасының барлык вәкилләренең мирасы аша кызыл җеп булып сузыла», - дип яза Я.Абдуллин үзенең « Мәгърифәт нуры ачар» дигән хезмәтендә.
Шушы әйтелгән фикерләрне дәлилләү максатыннан, Кол Галинең «Кыссаи Йосыф»ын, Сәйф Сараиның «Гөлестан бит – төрки»ен, Г.Тукайның «Кисекбаш»ын, Мөхәммәдьярның «Төхфәи мәрдан», Р.Фәхретдиннең «Тәрбияле бала» һәм «Тәрбияле ана» кебек әсәрләрен искә төшерик. Аларның барысында да күркәм холыклылык, кешеләргә авырлык китермәү, гаделлеккә хезмәт итү әхлаклылык чагылышы итеп карала. Эче камил кешенең тышкы кыяфәте дә матур була, яисә Тәңре аны берчак шул матурлыкка ирештерә.
Сүземне тәгаенләштереп, шуны әйтәсем килә, бөек гадел иясе Р.Фәхретдиннең тәрбияви кагыйдәләрен, киңәшләрен кулланып, мәктәпкәчә яшьтәге рус телендә сөйләшүче балаларда бүтән милләт халкына игътибарлылык, мәрхәмәтлелек, аның телен, халкын кайгыртырлык югары әхлаклы шәхес тәрбияләү максатыннан, халык авыз иҗаты һәм балалар әдәбияты буенча перспектив план төзедем.
Автор: давлетшина резеда марсовна