Класстан тыш чара "Без бер тамырдан"
Халыкның теле, аның җирле үзенчәлекләре сакланган төбәкләрдә гореф-гадәтләр, йолаларның да борынгы үрнәкләре яши. Татар халкы төрле этнографик төркемнәрдән тора: казан татарлары, мишәрләр, нократ, касыйм, әстерхан, Пермь, себер, кырым, добруҗа, Литва татарлары. Шулар арасында керәшен таралары үзенең дини, милли һәм һәм этнографик билгеләре буенча гаять үзенчәлекле урын тота. Керәшеннәр килеп чыгышлары, формалашуы, саны, таралуы ягыннан иң аз өйрәнелгән төркем буларак та башкалар арасыннан аерылып тора.Керәшен борын-борыннан кавем ишәйтүне, кеше белән туганлашуны, дуслашуны олылаган; аларны зирәк, затлы сүзләр белән бизәкләгән. Әйе, керәшен җыруларыннан әллә нинди каты, юозлы күңелең дә эреп, йомшарып китәчәк. Җор сүзле, татлы Телле инде ул керәшен. Бу кавем искиткеч ачык күңелле, гади; алардан золым күргән бер генә милләтне дә очратмассыз сез. Һәм шушы сыйфатлар аның җыруларына да күчкән. Керәшен җырулары турында сөйләгәндә, тагын шуны әйтергә кирәк: безнең Мәләкәснең үзендә һәр ыруның, данлыклы җырчыларның һәрберсенең үз көе булган. Ни кызганыч, бу көйләр хуҗалары белән бергә мәңгелеккә китеп югалдылар... Менә шуларның бүгенге көндә калганнарын булса да саклау өчен мәктәбебездә зур эш башкарыла.
Автор: Прокопьева Татьяна Ильинична