Факил Сафинның "Биек тауның башларында" әсәре буенча класстан тыш уку дәресе -әсәрдә нинди темаларны аерып күрсәтер идегез?(Мәхәббәт,Сәясәт,Ватанга тугрылык,Сугыш,Милләт,Армия,Авыл,Әхлак, игелек)
Дәрес Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,Г.Исхакый исемендәге премия лауреаты якташыбыз шагыйрь һәм язучы Факил Сафинның тормыш юлын өйрәнү, иҗатының әһәмиятен ачыклау, укучыларда милли үзаң, Ватанга,гореф-гадәт,йолаларыбызга мәхәббәт хисләре тәрбияләү максатында үткәрелә.
Җиһазлау:язучының китаплары,аның иҗаты турында язылган тәнкыйть һәм библиографик материаллар,”Мәйдан” журналы
Тактага дәреснең планы язып эленә.
1. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,Г.Исхакый исемендәге премия лауреаты күренекле язучы һәм шагыйрь Факил Сафин – авылдашыбыз, якташыбыз.
2.Факил Сафинның тормыш юлы.
3.Ф.Сафин –күренекле әдип һәм шагыйрь,мәртәбәле сүз остасы.
4.”Биек тауның башларында” әсәре - татар җанын тетрәткән,күңеленә үтеп кергән әсәр.
а)Шәфкать образы
б)Шәфкать тормышындагы гаделсезлекләр белән бәйле геройлар.
в)Авыл яшьләре
г)Безнең илгә хас булган яшәеш проблемалары
д)Раушания образы
5.Факил Сафин-чын талант иясе.
Автор: Хакимова Гульнара Шариповна