научно-исследовательская работа
Бер генә ата-ана да үз баласының тәрбиясез булып үсүен теләми. Дөрес тәрбия бирү өчен кулыннан килгәнен эшли дә. Әмма, ни хикмәт, арада тәрбиясез балалар очрап тора. Моңа кем гаепле? Әти-әниме, мәктәпме, әллә җәмгыятьме? Яшь буынга тәрбия, тәрбия генә түгел, хәрби-патриотик тәрбия бирү буенча татар теле һәм әдәбияты укытучылары тарафыннан ниләр эшләнә?
Тәрбия – мәңгелек һәм гомуми категория, бу эштә патриотизм, аның рухи-әхлакый нигезе буларак, идеаль үзәкне тәшкил итә. Туган илгә мәхәббәт хисе һәм Туган ил үзе – бик югары кыйммәтләр. Кеше өчен иң изге , кадерле нәрсә – патриотизм. Бишек җырлары, ана теле – барысы да патриотизм тәрбияли башлау өчен бик мөһим чыганак булып тора. Яшь буында тотрыклы патриотик, югары рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләү, аны зыялы, чын гражданин итеп тәрбияләү зарур.
Автор: Шарипова Роза Александровна