Әниләр бәйрәме Әниләр көне
Жир йөзендэге ин кадерле, ин изге кеше әни турында бу жыр. Әни, әнкәй… Бу якты дөньяга килгәч тә безне, йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак, жыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч - дәрт бирүче, гомер буена кайгы – шатлыкларыбызны уртаклашучы, тормышыбызнын бизәге, таянычы, акыллы уй – фикерләре белән тормыш дигән олы юлдан алып баручы ул. А.Б.Җәмгыятебез дә әниләрнең ижтимагый әһәмиятен күтәрү максатыннан Россия Федерациясе Президентының 1998 елнын 30 гыйнварында чыккан №120 номерлы карары нигезендэ Россиядә ноябрь аеның сонгы якшәмбесе ел саен “Әниләр көне” булып билгеләп үтелә. Быел ул 28 ноябрь көненә туры килде. Кадерле, газиз әниләребез! Сезне бәйрәмегез белән чын йөрәктән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез. Балаларыгызга картайган көннәрегездә дә терәк булып, ә сезгә, гомер буе алар янәшесендә, кадер – хөрмәттә яшәргә язсын. Ана назы – җирдә ул мәңгелек, Мәңгелек җыр – бишек җырыгыз. Без узасы юлда маяк булып Гомер буе балкып торыгыз.
Алып баручы. Әни, әнием, әнкәй! КадерлӘп, назлап әйтәбез, күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез. Халык ана хакын хаклауны алла хакын хаклауга тиңли. Ана турындагы бер әйтемне искә алыйк: “Анаңны арка кочып Мәккәгә алып барсаң да, бурычыңны үтәп җиткерә алмассың. Анаң өчен учыңда тәбә куырсаң да, хакын хисаплап бетерә алмассың”. Гасырлар аша килеп ирешкән бу гыйбрәтле, канатлы сүзләрне җаныбызга, аңыбызга сеңдерү зарур. Балагызның берәве сез, Гаиләнең йөрәге сез, Иминлекнең терәге сез, Һәркемнең кирәге сез. Сез чаялар, сез батырлар, Сез дөньяда иң матурлар. Сез булганга тормыш ямьле, Сез булганга яшәү гамьле
Ана! Нинди бөек исем бу! Дөньяда аналардан да изге һәм газиз зат иясе юктыр. Минемчә, һәр хатын-кыз, үз гмерендә Ана булу бәхетенә омтылырга тиеш. Сабыйның дөньяга туып аваз салуы аналар күңелендә онытылмаслык куанычлы көндер. Баланы киләчәктә җәмгыятькә файда китерердәй кеше итеп үстерү- һәр ананың изге бурычы. Шулай булганда гына ул үзен чын мәгънәсендә бәхетле хис итә. Бүген без дөньяда иң кадерле булган кешеләр- әниләр бәйрәмен билгеләп үтәргә җыелдык. Инде ничә ел ноябрь аеның соңгы якшәмбесе бу бәйрәмне безгә бүләк итте. Әни – җирдә иң газиз, якын кеше. Ул сине тудырган, көйләп бишектә тирбәткән, синең беренче елмаюыңны, тәпи атлап китүеңне күреп шатланган, туган телен, халык моңнарын яратырга өйрәткән. Без үзебезнең тормышыбызны алардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Алар – безнең дөньябызның яме. Әле ярый җирдә чишмәләр бар!... Җырлар өчен чишмәләр кайдан килер иде?... Әле ярый җирдә болыннар бар! Гүзәллекне ничек таный белер идең... Әле ярый җирдә әниләр бар!... Безгә кемнәр хисле күңел бирер иде? Әле ярый чишмәләр бар, әниләр бар... Әниләрне бүгенге бәйрәм белән котлап җыр яңгырый.
кадерле әниләребез сезнең арагызда төрле яшьтәге әниләребез бик күп. Иң олы әниебезгә 54 яшь булса, ә иң кече әниебезгә 28 яшь кенә икән. Иң олы әниебез кем, дисезме Ул Рабига Салаватуллина Ибраһим кызы 2011 елның 17 июлендә олы юбилеен билгеләп үтә. Иң кечкенә әниебез Бәдртдинова Дамирә Тәүфыйкъ кызы, аның тиздән 28 декабрь көнне туган көне. Безнең быел 2010 елда юбилярларыбызда бик күп Вәлиева Рушания Мәлик кызына 1 январь көнне 40 яшь тулды, Фәхриева Ландыш Мөнир кызына 22 февраль, Шәвәлиева Физалия Габделбәр кызына 15 март, Хайбуллина Рамия Искәндәр кызына 27 июль көннәрендә 30 яшьлек матур юбилейларын, ә Хатыйпова Гөлия Рим кызы 21 июндә, Сәгыйтҗанова Миләүшә Гыйният кызы 25 ноябрь дә 45 яшьлек, Шарафуллина Гөлчәчәк Заһир кызы 17 март көнне Яруллина Лилия Нәҗип кызы 9 июнь, Борһанова Алия Шәрифулла кызы 10 июль көннәрендә 35 яшьлек юбилейларын каршыладылар. Ә 13 декабрь көнне Багавиева Мәмләкәт Баһадыр кызы, Юсупова Гөлия Шәйхулла кызы, 19 декабрь көнне Вагапова Гөлинә Мөнир кызы үзләренең 35 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәчәкләр. Әйдәгез, алкышлыйк әле шушы әниләрне күркәм юбилейлары белән.
Гомер таңнарыбыз аткан көнне Зарыгу белән көтеп алучы Безнең өчен кадәрле йөкләр Күтәрергә әзер торучы әниләр. Мәрхәмәтле безнең әниләр Җиргә матурлыкны илгә батырлыкны Сез бирәсез, гүзәл әниләр.
Ә хәзер әниләрне сезне котлап җыр
Әниләрне сәхнәгә чакырабыз
1 Үзегез белән таныштыру. И, хатын – кыз! Әгәр син булмасаң, сүнәр иде дөнья, Булмас иде җирдә тереклек Сездә яши сүрелмәслек хисләр, Йөзегездә шәфкать нурлары Сезнең җырлар аша күчә безгә Туган халкыбызның моңнары Якты йолдыз кебек сез балкыйсыз Тормыш юлларыбыз күгендә Иң кадерле бер кешебез булып сакланырсыз күңел турендә
Хисамова Язгөлем Мәхмүт кызы 30 ноябрь, Сәгыйтҗанова Миләүшә гыйният кызы 25 ноябрь, Хасанова Гөлинә Хәмзә кызы 4 ноябрь, Кадыйрова Илсөяр Искәндәр кызы 19 ноябрь, 11 ноябрь Салаватуллина Гөлнур Заһид кызы, 23 ноябрь Идиятуллина Гөлнара Мансур кызы сезнең туган көннәрегезне котлап
Бию
2.Мәкальнең башы язылган, ахырын тап.
Декабрь аенда туган көннәрен билгеләп үтүчеләр.9 – Ярмөхәммәтова Гөлинә Сәетша кызы, 13 Юсупова Гөлия Шәйхулла кызы,23 Мурзина Гөлнур Ислам кызы, 19 декабрь вагапова гөлинә Мөнир кызы, 1 Шигапова Әлфинур Галәветлин кызы Туган көннәре белән котлап
җыр
2 Хәрәкәт белән күрсәтергә 1 Елый-елый Әминәненң тубы суга төшкән.... 2Сез урамнан үтеп барасыз, сезне усал эт тешли... 3Сезнең бик каты чыдый алмаслык итеп тешегез сызлый.... 4. сез арып-талып эштән кайттыгыз, ләкин ашарга әзер түгел... 5Сез ишектән кергәндә бармагыгыз кысылды...
Офыклар киң, күкләр биек безнең Җырлыйм, көләм, шатлык таратам, Әниемә булган сөю аша Бар дөньяны өзелеп яратам
Җыр 3тегеннән- моннан. 1. Мунчала бирүче агач-юкә 2. Кыш көне бала чыгаручы кош-чукыр 3. Чәчәкләр патшасы(роза) 4. Сертотмас үрдәк әкиятен кем язган (А.Алиш) 5. 3 әбинең ничә аягы(6) 6. Апас районында туып үскән балалар шагыйре Ш Галиев 7. Татлыдан татлы ни татлы(йокы) 8. Бер тавык- тавык, Ике-өч тавык( Тавыклар) 9 Усмановның исеме кем (Шамил) 10.Диңгез кәбестәсендәге төп элемент(йод)
Хатын-кыз- бөек зат,ул күркәм,гүзәл,уңган-булган,тырыш, оста,җитез,түземле.Хатын-кыз ул-ана,тормыш бизәге,аның чәчәге булган иң гүзәл зат.Аллаһы Тәгалә хатын-кызны йомшак табигатьле,нәфис,хисчән итеп яраткан һәм гүзәл затларга гаиләдәге иң җаваплы,иң четерекле вазифаны – бала тәрбияләүне йөкләгән.Хатын-кыз – иң элек ана һәм гаилә җылысын саклаучы.Еллар аңа тирән эзләрен салган, карашына моңсулык иңдергән.Тормыш берәүне дә аермый: ачысын да, төчесен дә мулдан өләшә, һәммәсе дә авыр тормыш сынауларын үткән бит.Булдыра алган кадәр аналарны кадерлик, хөрмәтлик, ярдәм итик.Кайчак бер җылы сүз дәҗитә бит талчыккан күңелләргә, җылы сүз – җан азыгы, дип юкка гына әйтмиләр шул. Әниләргә Алла ярдәм бирсен
Аларгадыр бөтен авырлык.
Әниләргә сүнмәс йолдызлардан,
Я кояштан һәйкәл салырлык
4. Татар халык ризыкларының рецебын язып күрсәт.
1 январь көнне Шарафуллина майсәрә Фәйзрахман кызы 1959 Вәлиева Рушания Мәлик кызы 1970, Бурганова Василә Кариб кызы 1969 15 март Шәвәлиева Физалия Габделбәр кызы, Ибрагимова минзифа Зәйдулла кызы, Рахматуллина Рузилә Наил кызы Һәм 1962 нче елның апрелҗ аенда туган көннәрен билгеләп үтүче Шәмсиева Дилә зиннәтҗан кызы, Салахова Роза Нуртдин кызларын 1963 нче елда туган Бандурина Гөлсинә Хәмзә кызларын котлыйбыз.
Сезнең хөрмәткә
5сораулар 1. Тормышыгызда иң шатлыклы көнегез 2. 9 класста укыган вакытыгыз кире кайтса сез нишләр идегез. 3. Балачакта, үсмер чакта кем булырга хыялландыгыз 4. Буш вакытта нәрсә белән шөгыльләнәсез. 5. Ни өчендер үкенәсезме.
Ана күңеле мәңге күләгәсез Ана күңеле мәңге бозланмый. Кирәк икән, ул баласы өчен Яшьлеген дә, саулыгын да Гомерен дә хәтта кызганмый. 2 укучы. Коштай очып яныңа анаң килер Кайда булсаң, кайда йөрсәң дә Ул юатыр, тыңлар, киңәш бирер, Куркынычлы төшләр күрсәң дә. 3 укучы. Ана берәү генә. Аны дуслар, Талантлар алыштырмыйлар, Ана белән Илне шигъри телдә
Урынсызга чагыштырмыйлар.
1967 нче елда туган Бәдртдинова Резедә Салих кызы, Мөхетдинова Халидә, 1968 Шарафуллина Гөлинә Мансур кызы, Гибадуллина Гөлчәчәк Фәрхетдин кызы, Нуриева Флидә Рәшит кызы 1969 нчы елда Минязетдинова Гүзәлия Рәхимулла кызы, Бурганова Василә Кариб кызы, Төхфәтуллина Гөлчәчәк Рифкат кызы , Максудова Гөлчиһрә сезнең өчен Сезнең хөрмәткә
6 Өйдә телевизор берәү генә, тормыш иптәшегез хоккей карый, сезнең яраткан сериалыгыз башланды. Сез нишләр идегез.
Сез кунакка барырга чыктыгыз. Пычрак вакыт. Зур тизлектә үтеп баручы машина сезне баштанаяк коендырып китте . сез нишләр идегез. Сез тормыш иптәшегез бнлән су аркылы күпердән чыгып барасыз, көтмәгәндә сумкагыз төшеп китте , сез йөзә дә белмисез Кунакка барырга чыкканда тормыш иптәшегезне шалтыратып эшкә чакырдылар. Сез ни эшләр идегез. Икегездә эштән арып кайттыгыз, пешкән аштан җилләр искән, сезнең ашарга пешерергә теләгегез юк, тормыш иптәшегшезнең ашыйсы килә. Сез ни эшләр идегез.
1971 Идиятуллина гөлнара мансур кызы, Сафина Рәзинә Әгъзам кызы, Бикмучева Наилә Рифкат кызы, Хәбибуллина Светлана Ислам кызы, Сафина Илсөяр Вазыйхҗан кызы, 1978 Насртдинова Наилә Мидхәт кызы, Галимова Гөлназ Мөнир кызы, 1979 Галимова Рузия Роберт кызы, Мурзина Гөлнур Ислам кызы Ана! Йөрәгенең иң кадерле хисе Күңелеңнең иң түрендә. Ул салкында җылытучың синең, Юанычың авыр көнеңдә.
Ана кеше гел яхшылык тели. Гаебебез булса, кичерә. Гомер буе калыйк тугрылыклы Ана дигән изге кешегә.
Әниләр бәйрәме көнендә Җырламый калырга буламы Әниләр булмаса, әниләр булмаса Җылытыр иде кем дөньяны?
Әнкәй! Дөньядагы бердәнбер иң матур, иң татлы сүз. “Әнкәй дигәндә, дөньялар яктырып, җылынып китә, күңелләр нечкәрә, күзгә яшьләр килә.Иң кыен чакларда без әнкәйләрне искә алабыз.туган телебезне дә ана теле дип йөрибез.
Җыр 7 Әниләр турында нинди җырлар беләсез. Җырлап күрсәтергә.
Аның киңәшләре көч-дәрт өсти Илһам бирә миңа яшәргә. Бәхет-шатлык белән һәрчак язсын “Әни” диеп аңа дәшәргә. Сезгә булган безнең хөрмәтебез урын алсын йөрәк түрендә. Шатлык һәм куаныч, зур бәхетләр, Юлдаш булсын сезгә гомергә! . Чәчәк бәйләмнәре бүләк итсәк Чәчәк бәйләмнәре корыр ул. Йөрәк җылыбызны бүләк иттек Югалтмассыз, мәңге торыр
8Әниләр бәйрәме сүзе
«Әнкәй – ул изге зат. Әгәр битләреннән назлы жилләр иркәләсә, сандугачлар сайраулары, агач яфраклары лепердәткән авазлар, йөрәгеңә кереп, бәгыреңне өзсә, бел – бу әниең рухы булыр. Әгәр син шатлансан, ләззәт алсан, бәхетеңне тапсаң , бел – һәммәсе дә әниеңнең йокысыз төннәреннән, кайнар куз яшьләреннән, «балам, бәгырь итем»дип кургән ачы газап – михнәтләреннән. Үкенуләрем кимрәк булсын дисән, алар исән чакта карашларына куләгә төшермә, матур яшәвең, игелекле гамәлләрең белән сөендер». Ана булу – изгелекнең таҗы, Дөньяда иң олы дәрәҗә. Ана кеше һәрбер баласының Бәхетенә ача тәрәзә.
Ана сиңа гел яхшылык тели, Гаепләрең булса – кичерә, Турылыклы калыйк гомер буе Ана дигән күркәм кешегә.
1972 нче елда Кәримова Гөлшат Дамир кызы, Хәбибуллина Миләүшә Әгъзаметдин кызы, Гайнуллина Гүзәл Харун кызы, Гайфуллина Алсу Әсхә кызы, Рахматуллина Алия Искәндәр кызы, Мухаметгалиева Гөлгенә Габдулхак кызы, Ибрагимова Дамирә Хәлим кызы, Ибрагимова Минзифа Зәйдулла кызы, Шигапова Әлфинур Галәветдин кызы
.Шагыйрьләр, язучылар – нечкә куңелле, хисчән кешелэр. Алар, купләрнен күңелендә йөргән сүзләрне кәгазь битләренә төшереп, әйтә алалар. Әмирхан Еники, башкорт шагыйрьләре Гайнан Әмири, Р.Миңнуллин, Ф.Яруллин һәм башка бик куп шагыйрь, язучыларыбыз әниләр турында берсеннән – берсе матур сүзләр, фикерләр яздылар. Ф.Яруллин “Аналар бәхете нәрсәдә?”
Аналар бәхете нәрсәдә?- Табыннар муллыктамы, Торган, яшәгән йортыңның Нигезе ныклыктамы?
Аналар бәхете нәрсәдә?- Гаилә татулыктамы, Сандугачларга җыр биргән Таңнар матурлыктамы?
Аналар бәхете нәрсәдә?- Илләр иминлектәме, Балалар көлүендәме, Күкләр биеклектәме?
Аналар бәхете нәрсәдә?- Дөнья ямьлелектәме, Баладан балага күчкән Гомере мәңгелектәме? Аналар бәхете нәрсәдә? 1973 Хисамова Язгөлем Мәхмүт кызы, Гисматуллина Гөлназ Шәйдулла кызы, Яппарова Лилия Ринат кызы., Мингазова Гөлнур Фәһим кызы, Сөнгатуллина Ләйсән Расих кызы Кадыйрова Гөлшат Ринат кызы
А.Б.Ана! Бу сүз һәр телдә дә матур яңгырый.Иң йомшак куллар - Әниләр кулы. Барысын да алдан сизеп торучы кешеләр дә - әниләр. Кешегә ничә генә яшь булса да , аңа һаман әни кирәк... Сабый чакта безне бишектә тирбәтүче дә - әни. Әниләр безне җылы сулышлары белән тынычландырганнар, җырлар җырлап йоклатканнар. Газиз Әнкәй! Йомшактыр кулларың, Татлыдыр сүзләрең, Җылыдыр карашың, Тансыктыр табының. Сабыйлык языннан Бүгенге көнгәчә Безләргә зур бәйрәм Тибеше җаныңның! И, ходай кабул ит Безләрдән зур гозер: Әнкәйгә бир саулык! Әнкәйгә бир гомер!
1974 Багаваиева рузалия Нихат кызы, Вәлиева Зөлфия Фәрих кызы, Ярмухаметова Гөлинә Сәетша кызы, Азизова Илсөяр Набиулла кызы,Салаватуллина Гөлнур заһид кызы,Гарипова Гөлфия Рафик
кызы
Әйе, әни, әнкәй сүзләре кайсы гына телдә әйтелсә дә, ул һәркемгә якын, изге сүз. Балалар шатлыгын, кайгы-хәсрәтен дә алар беренчеләрдән булып уртаклаша, акыллы киңәшләрен бирә. Әниләрнең ягымлы, тәмле, йомшак сүзләре балага юлдаш була.
Баланың иң якын киңәшчесе дә, хәленә керүче дә, кайгы-шатлыгын да үз йөрәге аша үткәрүче кеше – ана. Татар халкында шундый мәкаль бар: “Уч төбендә тәбә пешереп ашатсаң да, анаң каршындагы изге бурычны үти алмыйсың”.
Кая барма, шунда әнкәй йөзе, Кая барсам, әнкәй күңелдә. Әни генә шулай синең өчен Җанын биреп йөри гомергә.
Рәхмәт яусын безнең әнкәйләргә,
Аларгадыр бөтен авырлык. Әнкәйләргә якты йолдызлардан Я кояштан һәйкәл салырлык.
Җан җылысын тоя күңелебез,
Әнкәй көче тоя кулыбыз. Үпкәләмәсеннәр! Әнкәйләргә гел изгелек кенә кылыгыз!
Сезгә булган безнең хөрмәтебез Урын алсын йөрәк түрендә . Шатлык – куаныч , зур бәхетләр Юлдаш булсын гомер-гомергә .
1976 Җәләлиева Сәрия Габделбари кызы, Кадыйрова Әлфинур Рәшит кызы, Кадыйрова Гөлинә Ислам кызы, Бәдертдинова Венера Фәрих кызы, Зиятдинова Ландыш Рафаэл кызы
1977 Минязетдинова Гөлшат Минсәет кызы, Рахматуллина Рузилә Наил кызы, Гыйлҗметдинова Ландыш Илгиз кызы Давлетгараева фирүзә Хамзә кызы, Мифтахова Дания Ислам кызы
1981 Кадыйрова Илсөя Искәндәр кызы Садриева Фидания Фиргат кызы
Без тагын бер кабат бәйрәм белән котлыйбыз сезне, кадерле әниләребез! Хәзерге заманда барыбызга да кирәк булган Сабырлык ташламасын сезне! Барлык кешеләр сезгә карап соклансын! Сез дөньядагы бар нәрсәдән дә кадерлерәк, матуррак! Бәхетле булыгыз! Сез аңа лаек! Гомер юлларыгыз озын булсын , Тигез тормыш аны бизәсен. Яшәү дәвере якты көннәр бирсен, Авырлыклар мәңге килмәсен
Күңелле булды кичә, Мичтә бәлешләр пешә, Хәзер инде ял итик Бергәләп чәйләр эчик.
Автор: Абдрахманова Гелия Зофяровна