Мәгърифәтче, галим, язучы Ризаэддин Фәхреддин эшчәнлеген өйрәнү буенча программа
Әлеге курсны өйрәнү барышында укучылар түбәндәге белемнәрне алалар яки үзләрендә булган белемнәрен үстерәләр:<?xml:namespace prefix = o />
1.ХIХ йөз ахыры - ХХ йөз башында татар халкында мәгърифәтчелек хәрәкәте формалашу сәбәпләре һәм үсеш нәтиҗәләре.
2.Халкыбызның тәрбия өлкәсендәге күпкырлы тәҗрибәсен аңлау.
3.Тәрбия өлкәсендә эшләүче бөек шәхесләр һәм алар арасында Р.Фәхреддин эшчәнлегенә бәя бирү.
Шулай ук укучылар билгеле бер күнекмәләргә ия булалар:
- өстәмә әдәбият белән эшләү күнекмәләре
- фәнни хезмәтләрне өйрәнү
- аннотация ясау
- тематик картотекалар белән эшләү
- билгеле бер проблема буенча эзләнү
- рефератлар язу
- фәнни материал белән шәхси күзәтүләрне бәйләү
- эшчәнлеккә үзанализ
- гомумиләштерү һәм нәтиҗә ясау
Программаның максатлары.
1.Шәхеснең интеллектуаль даирәсе: татар халкында җәдитчелек хәрәкәте барлыкка килүне һәм милли үзаң үсешен тулырак аңларга ярдәм итү; Р.Фәхреддиннең гыйльми һәм иҗади эшчәнлеге белән таныштыру.
2.Шәхеснең эмоциональ - ихтыяри даирәсе: Р.Фәхреддин мисалында кеше шәхесенең күптармаклы һәм киңкырлы эшчәнлек мөмкинлекләрен аңлату; дөньяга дөрес әхлакый караш формалаштыру; укучыларда үз гамәлләренә бәя бирә алу күнекмәләре һәм, үзендәге уңай сыйфатларны күреп, канәгатьләнү шатлыгы булдыру.
3.Шәхеснең гамәли юнәлгәнлеге даирәсе: укучыларны Р.Фәхреддин тормышын һәм эшчәнлеген өйрәнүдән алган белемнәрне тормышта куллана белергә өйрәтү; ихтыяр көче һәм үз-үзләренә ышаныч тәрбияләү.
Автор: Ахметшина Лариса Михайловна