Биектау төбәге тарихында мәгърифәтче галимнәребез. Презентация
Биектау районның борынгы тарихы ерактан килә. Бу төбәк 1236 елга кадәр Болгар дәүләте җирләре булып санала. 1243 елдан соң Алтын Урда дәүләтенең Болгар улусына (өлкәсенә) караган, 1370 еллардан башлап әлеге җирләрне Казан каласы бәкләре-солтаннары биләп алганнар. Инде Казан ханлыгы тәмам мөстәкыйль дәүләт булып оешып, ныгып җиткәч, бу як Казан өчен иң әһәмиятле форпостка әверелгән.
Төрле тарихи дәверләр, олы шәхесләр район тарихында үз эзен калдырган. Мәктәптә туган якны өйрәнү эше аның туган як тарихында эз калдырган шәхесләрне барлау аша алып барыла. Программага таянып һәм җирле мөмкинлекләрдән чыгып, эзләнү объекты, эш төрләре һәм методлары кулланыла. Туган төбәк, туган як тарихын шәхесләр язмышы аша өйрәнү – фәнни эзләнү эшчәнлегендә дөрес юл ул. Өлкән сыйныфларда, җирле материалдан файдаланып, укучылар белән мәктәптә фәнни-тикшеренү эшләре оештыру бик нәтиҗәле булырга мөмкин. Татар халкының күренекле вәкилләре чыккан авыллар исемлеге дә каралды. Бүгенге көндә аларны төрле яклап тулыландыру һәм баету зарур эш. Бай тарихлы авыллар да, теге яки бу торак пунктны үз хезмәтләре белән таныткан шәхесләр, татар язучылары, галим-мәгърифәтчеләре һәм җәмәгать эшлекләре ныклы өйрәнелеп районыбыз тарихын баетырга лаеклы.
Автор: Абдряшитова Миляуша Юнусовна