Главная / Старшие классы / Родной язык и литература

“Ризаэддин Фәхреддин мирасын татар теле дәресләрендә файдалану тәҗрибәсеннән.” ( Гади, ике компонентлы һәм катлаулы кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау өчен, Ризаэддин Фәхреддиннең тәрбияви темага фикерләреннән тупланган карточкалар компл

Скачать
53.5 КБ, 293146.doc Автор: Зайнуллина Эльвира Тимеряновна, 20 Мар 2015

Бүгенге көндә күп укытучылар катнаш (интегрированный) дәресләргә ешрак мөрәҗәгать итә. Чыннан да, татар теле дәресләрендә шушы алымны кулланып, укучыларга шактый күп әдәби-фәнни материалны да җиткерергә мөмкин. Мәсәлән, мин үзем Р.Фәхреддин белән таныштыруны 5нче сыйныфта ук башлыйм. “Нәсыйхәт” китабыннан (“Мәктәп”, “Гыйлем” бүлекләре) дәрестә үзеңне тоту, гыйлем алуның кирәклеге турындагы фикерләрне фонетиканы өйрәнү дәресенең тәрбияви максаты итеп алам, шулар өстендә тел материалын аңлыйбыз, биремнәр үтибез.. Лексикология бүлегенә кереш дәреснең эпиграфы итеп галимнең “Без бетә торган кавем түгел, бәлки дөньяда мәңге торыр вә башка милләтләр белән берлә берлектә җир йөзеннән файдаланыр өчен килгән милләтмез” (“Җәвамигуль-кәлим шәрхе”) сүзләрен алам һәм телебезнең байлыгы, аны саклауның милләтне саклау булуы турында аңлатам. Түбәндә татар теле дәресләрендә төркемнәрдә яисә аерым, сәләтле балалар белән эшләгәндә, таратма материаллар итеп файдалану өчен, Р.Фәхретдин хезмәтләреннән өзекләр тәкъдим итәм.


Автор: Зайнуллина Эльвира Тимеряновна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован