“Бер матур җыр идең үзең дә, гомерең дә калды җыр булып” (Муса Җәлил иҗаты буенча проект - дәрес)
Проек-нинди дә булса проблеманы өйрәнү һәм аның гамәли нәтиҗәсен күрсәтү өчен укучыларның мөстәкыйль эшчәнлегенә нигезләнгән укыту методы.
Әлеге метод укучыга мөстәкыйль иҗади эш өчен тиешле шартлар тудырып, укытучыга консультант, ярдәмче булырга мөмкинлек бирә.
Проект эше берничә этаптан тора. Иң элек тема тәкъдим ителә һәм эшнең гомуми юнәлеше, максатлары һәм бурычлары аңлатыла, үтәү вакыты билгеләнә. Укучылар төркемнәргә бүленә, җитәкчеләр сайлана.
Проект эшенең планы төзелә, укучылар, үзләренең кызыксынуларына һәм мавыгуларына карап, индивидуаль биремнәр сайлыйлар. Мәсәлән, Муса Җәлил портретын, әсәрләргә иллюстрацияләр ясау; оригиналь кроссвордлар, букледлар, презентация эшләү; рефератлар докладлар, бәяләмә һәм сочинениеләр язу; шигырьләр иҗат итү; шагыйрь турында яңа мәгълүматлар туплау; стена газетасы, әдәби бюллетень чыгару; хатлар язу; викторина сораулары, тест әзерләү; әсәр яклау һәм башкалар.
Проектта каралганча, тема буенча сыйныфтан тыш уку дәресләре, семинар дәресләр үткәрелә. Бу исә уртак проектның аерым өлешләрен тәшкил итә.
Соңыннан йомгаклау дәресләрендә проект эше яклана. Бу дәресләргә алдан әзерлек алып барыла, чыгышларның планы төзелә, дәресне ничек бизәү турында фикер алышына.
Максатларның уртак булуы укуга кызыксыну уята, укучыларда хезмәттәшлеккә һәм тәҗрибә уртаклашырга теләк тудыра.
Иҗади прект эшен үтәү белем һәм тәрбия бурычларын хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Автор: Назмиева Эндже Миннехановна