ГАЛИМҖАН ГЫЙЛьМАНОВНЫҢ “ОЧА ТОРГАН КЕШЕЛӘР” ӘСӘРЕНЕҢ ЯҢАЛЫГЫ ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ ФӘЛСӘФӘСЕ (фәнни эзләнү эше)
Киләчәк укучысын бүген нәрсә белән кызыксындырып, укырга җәлеп итеп була да, киләчәккә алар үзләре белән нинди әсәрләрне алачаклар?.. XX гасыр классикларын беләбез, ә XXI гасырны кайсы язучылар, нинди әсәрләр билгеләр?.. Татар әдәбиятының чишмә башында торган Кол Галиләрдән килүче әдәп-әхлак, кешелеклелек, иманлылык темалары дәвам итәрме, ниндирәк яңгыраш алыр, нинди образлар аша укучы күңеленә барып ирешер? Ризаэддин Фәхреддиннең “Без бетә торган кавем түгел, бәлки дөньяда мәңге торыр вә башка милләтләр белән берлә берлектә җир йөзеннән файдаланыр өчен килгән милләтмез” (“Җәвамигуль-кәлим шәрхе”) дигән сүзләрен дәлилләргә телибез икән, иң беренче чиратта, башка милләтләрнеке белән чагышырлык көчле әдәбиятыбыз да булырга тиешлеге ачыктыр. Һәм, ниһаять, күренекле мәгърифәтчебезнең мирасы, әдәби алымнары бүгенге татар әдәбиятында ни дәрәҗәдә чагылыш таба? Шушы сораулар мине фәнни эзләнүгә этәрде
Автор: Зайнуллина Эльвира Тимеряновна