Ибраһим Салаховның “Колыма хикәяләре” әсәренең тел - стиль үзенчәлекләре Томан. Шау – шу. Бернәрсә дә күренми...Әмма тавышлар колакта. Сөйләшәләр. Кычкыралар...Сүгенүләр. Кычкырулар. Димәк, контрлар өстәлгән...
Әлеге фәнни хезмәтнең эзләнү объекты булып Сталинның шәхес культы корбаннарынан берсе булган татар язучысы Ибраһим Салаховның иҗаты, аерым алганда аның “Колыма хикәяәләре” әсәре тора.
Ибраһим Салахов - репрессия елларының бөтен авырлыгын кичергән язучыларның берсе. Үзенең “Колыма хикәяләре” әсәрендә ул шәхес культы елларында кулга алынган һәм гаепсез хөкем ителгән кешеләрнең авыр тормышын, фаҗигале язмышын бөтен тулылыгы белән сурәтли.
Әлеге фәнни - тикшеренү хезмәтнең төп максаты - аерым шәхес фаҗигасен әсәрнең тел-стиль чаралары аркылы күрсәтү, әсәренең тел-сурәтләү үзенчәлекнләрен ачыклау, анализлау.
Жанры буенча әсәр фаҗига-хроника (автор аны үзе шулай дип атый). Димәк, әсәр үзәгендә аерым бер шәхеснең Һәм кешеләр төркеменең фаҗигасе тарихи әһәмиятле вакыйгалар шартларында тормышта булган вакыт эзлелегендә сурәтләнә. Шәхес культы корбаннарының коточкыч авыр һәм сынаулы юл кичергәннәрен автор төрле тел - сурәтләү чаралары, сәнгати алымнар ярдәмендә бөтен тулылыгы белән бирүгә ирешкән. Әсәрдә кулланылган стилистик чаралар И.Салаховка укучы күңелен тетрәндерерлек күренешләр, эпизодлар тудырырга ярдәм итте.
Әлеге хезмәтттә И. Салаховның “Колыма хикәяләре” әсәрендә тел-сурәтләү чараларының байлылыгына, урынлы кулланылуына мисаллар китерелгән. Әсәрнең һәр юлыннан батырлык, кыюлык, гаделлек бөркеп тора. Язучы турында милләтнең җан тибешен нәфис сүз белән аның үзенә аңлатучы дип әйтеп була.
Автор: Мингалиева Лейсан Эмитовна