Рус мәктәбендәге рус төркемнәре өчен әдәбияттан класстан тыш уку дәресе. 5 нче класс Изгелек – кояш нурына тиң.
Класс: 5 класс (РМРБ)
Тема: Бәйләнешле сөйләм теле үстерү
Дәрес темасы: “Изгелек-кояш нурына тиң”
Дәрес тибы: Класстан тыш уку
Дәрес барышы: 1 дәрес (45 минут)
Алып бару формасы: Әңгәмә
Максат.
1.Укылган хикәяләр өстендә изгелек, игелеклелек төшенчәләрен аңлату, бер-берләренә , кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга, изгелектән яманлыкны аера белергә өйрәтү.
2.Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Укучыларда сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү өстендә эшне дәвам итү.
3.Явызлык, яманлыкка карата килешмәүчән караш тәрбияләү.
Җиһазлау һәм материал.
В.Осееваның”Бер әби шунда”, “Печенье”, “Шунысы начар”, “Усал әби һәм яхшы апа”хикәяләре.
“Ут, Су һәм Намус” әкияте.
“Бер әби шунда ” хикәясенә рәсемнәр.
Презентация
Мәкальләр: “Яхшы сүз- җан азыгы”, “Ана- шәфкать диңгезе”, “Ата-анага игелек итмәгән, үзе дә игелек күрмәс”.
Балалар рәсеме
Автор: Галимова Гульназ Ильфировна