Тема : Билгеле үткән заман хикәя фигыль. (2 сыйныф, рус төркеме)
ДӘРЕС ТЕМАСЫ : Билгеле үткән заман хикәя фигыль.
МАКСАТ :
1. Билгеле үткән заман хикәя фигыль темасын кабатлау,ныгыту.
2. Билгеле үткән заман хикәя фигыль кушымчаларын дөрес ялгау, билгеле заман хикәя фигыльләрне дөрес куллану һәм тәрҗемә итү.
3. Укучыларны пөхтәлеккә, тәртипкә өйрәтү.
МЕТОД – АЛЫМНАР : аңлату – күрсәтү , сүзлек белән эш , тәрҗемә эше , сорау – җавап , әңгәмә, нетбукларда эшләү.
ДӘРЕС ТИБЫ : Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү .
МАТЕРИАЛ : Күңелле татар теле. Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 2 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле hәм уку дәреслеге./ Р.З. Хәйдарова, Н.Г. Галиева, Г.М. Әхмәтҗанова. – Казан: «Татармульфильм» нәшрияты, 2013. – 144 б.
ҖИҺАЗЛАУ : тема буенча презентация Power Point, интерактив такта ( яки экран ), тестлар язылган карточкалар, магнитофон, мобиль класс (нетбуклар) һ. б.
Автор: Сафина Гузель Фатхулловна