Туган төбәгебезнең экологик торышы.
Тирә –юньннең пычрануы, файдалы казылмаларның бетү дәрәҗәсенә җитүе кешелек дөньясы алдына зур бурыч куя. Безнең киләчәгебез җир шарының чисталыгына бәйле. Ә моны булдырыр өчен, кеше үзенең кылган гамәлләрен аңлап, табигатькә карата сакчыл булып яшәргә тиеш.Бүгенге көндә экологик культура югары дәрәҗәдә түгел әле. Мәктәпләрдә экология фән буларак укыту программасына кертелмәгән. Шуңа күрә экологик проблемалар турында төрле факультативларда, түгәрәкләрдә өйрәнергә туры килә.
Без география һәм биология фәннәрендә җәмгыять һәм табигатьнең бәйләнешен, авыл хуҗалыгындагы уңышларны саклау, арттыру методларын, табигатьтән дөрес файдалану алымнарын өйрәнәбез.
Һәр уку елында безнең мәктәптә экология айлыгы үткәрелә. Бу айлыкта без кошларны сакларга өйрәнәбез, әйләнә тирәбездәге экологик халәтне һәм әйләнә-тирәне яшелләндерүгә юнәлеш алабыз.
Югарыда әйтеп үтелгән мәгълүматлардан чыгып, мин авылыбыз өчен яшелләндерү проектын эшләдем. Һәм үзебезгә түбәндәге максат куйдым.
Автор: Вагапова Гулина Мунировна