Главная / Начальные классы / Разное

«Мәктәпнең үсеш» программасы кысасында башлангыч сыйныфларда эшнең торышы.

Скачать
20.64 КБ, 1407033.docx Автор: Сахабиева Гульназ Равилевна, 30 Янв 2016

Татарстан Республикасы Балтач районы Шеңшеңәр төп гомуми белем мәктәбе

«Мәктәпнең үсеш» программасы кысасында башлангыч сыйныфларда эшнең торышы.

II квалификацион категорияле баш-

лангыч сыйныфлар укытучысы

Сәхәбиева Гөлназ Равил кы-

зының педсоветта ясаган чыгышы.

ноябрь, 2014 нче ел.

«Мәктәпнең үсеш» программасы кысасында башлангыч сыйныфларда эшнең торышы.

Хәзерге җәмгыять бездән һәр яктан белемле, кызыксынучан, тормышта үз урынын таба белүче шәхес тәрбияләүне таләп итә. Моны тормышка ашыру өчен мәктәбебез “Халык традицияләре – минем культурам, минем тарихым” исемендә үсеш программасы нигезендә эшли башлады. Педагоглар алдына үз авылын, туган ягын яратучы, аны төрле яклап үстерергә әзер торучы шәхес тәрбияләү бурычы куелды. Әлеге программа башлангыч сыйныфлардан эшли башлауны күздә тота.

Прогамма үз алдына түбәндәге максатларны куя:

-талантлы балаларны ачыклау һәм сәләтләрен үстерү.

-мәктәпне югары квалификацияле белгечләр белән тәэмин итү.

- белем бирү процессында куркынычсыз шартлар тудыру.

-укучыларның физик һәм психик сәламәтлекләрен саклау һәм ныгыту.

-компетентлы, әхлакый, иҗади фикерли белүче, белемгә омтылышлы шәхес тәрбияләү.

Программаның белем бирү бурычлары булып түбәндәгеләр тора:

- Укучыларның туган як тарыхы турында белемнәрен тирәнәйтү һәм киңәйтү.

- Белем бирү процессын эзләнүле, иҗади методларга кору.

- дәрестән тыш эшчәнлекне интеллектуаль һәм физик мөмкинлекләрен арттыруга юнәлтү.

- Материаль базаны ФГОС таләпләренә туры китерү.

Тәрбия бирүгә юнәлтелгән бурычлар:

-укучыларда үз халкыңның үткәненә карата хөрмәт тәрбияләү, актив тормыш рәвеше алып бару.

-тәрбия эшенә мәдәният өлкәсен дә тарту.

-мәдәниятне өйрәнү – халык традицияләрен , халык авыз иҗатын , көнкүреш әйберләрен өйрәнүгә юнәлдерү , аны дәресләрдә һәм класстан тыш чараларда дөрес итеп куллану.

-тәрбия һәм белем бирүгә гаиләне дә тарту.

Авыл мәктәбе ул белем бирү йорты гына тугел , ул авылның иҗтимагый тормышын яктыртучы да. Монын шулай икәнлеген авыл мәдәният йортында үтүче төрле чараларның укучылар һәм укытучылар катнашыннан башка үтмәве дә күрсәтеп тора. Ел саен традициягә кереп киткән түбән сыйныфлардан башланып китүче чыршы бәйрәме, иҗат отчет концертлары халык тарафыннан көтеп алына, җылы кабул ителә. Концерт - чараларда милли төсмерне сакларга тырышабыз: халык биюләренә , җырларына өстенлек бирәбез.

Ел саен билгесез солдат монументы янында үтүче чаралар да укучыларның күңелендә үткәнебеәгә , өлкәннәргә карата хөрмәт тәрбияләүне күздә тота. Башлангыч сыйныфтан , хәтта детсад чорыннан ук бала күңеленә шәфкатьлелек орлыклары сала.

Шулай ук башлангыч сыйныфлар атналыгы да милли тәрбия бирүне күздә тотып оештырыла: бер көнне укучылар халык мәкальләрен белүләрен күрсәтсәләр, икенче көнне әкиятләргә карата иллюстрацияләр ясадылар, әкиятләр буенча викторина да күңелле үтте. Әниләр көненә карата ясалган рәсемнәр дә әнкәйләрне олылау, хөрмәтләүгә корылган иде.

Һәр ел саен билгеләп үтелүче укытучылар бәйрәме, 23 февраль Ватанны саклаучылар, 8 март халыкара хатын-кызлар көненә багышланган чаралар, гаилә бәйрәмнәре, корбан бәйрәмен билгеләп үтү дә матур традициягә кереп бара. Бу чараларда да чыгыш ясамыйча калмыйбыз.

Балаларга тәрбия һәм белем бирүне ныгытуда төрле түгәрәкләр дә урын алып тора. Нәҗипова Гөлнара җитәкчелегендә үтүче түгәрәктә балалар сәнгатьле итеп сөйләргә, аралашырга өйрәнсәләр, Ришат Хаҗиев һәм Ирек Нәҗипов алып барган түгәрәкләрдә зирәклекләрен, фикерләү сәләтләрен ныгыталар. Бариева Нурзидә апа түгәрәктә укучыларны әхлаклы, тәрбияле булырга өйрәтә.

“Көзге бал” бәйрәме дә бик җанлы үтә. Башлангыч сыйныфларда укучылар саны аз булса да, бәйрәмебез гөрләп тора. Монда алар үз сәләтләрен, уңганлыкларын, тапкыр – җитезлекләрен күрсәтәләр, сыныйлар.

Укучыларның сәламәтлекләрен саклау йөзеннән һәр ел саен медосмотр үтә. Күп укучыларга үз сәламәтлекләрен саклау турында киңәшләр бирелә. Медосмотр нәтиҗәләре белән әти – әниләрне дә таныштырабыз.

Сәламәт тормыш рәвеше алып баруны пропагандалау йөзеннән мәктәбебездә “Спорт гаиләсе” исеме астында ярышлар үтте. Әти – әниләр һәм балалар әлеге ярышта бик теләп катнашты. Әлеге чара һәркемнең күңеленә дә хуш килгәндер.

Шулай ук “Лыжня России”, “Кросс наций” акцияләрендә дә теләп катнашабыз, көтеп алабыз. Спорт – сәламәтләндерү айлыгында да өлкән сыйныф укучыларыннан калышмыйбыз.

Сыйныф бүлмәләрендә гөлләр үстереп тирә – якны матурлауда балалар теләп катнашалар. Алар чисталыкны яратырга, гүзәллекне күрергә өйрәнәләр. Мәктәбебез территориясенә яңа утыртылган агачларга су сибеп табигатьне сакларга һәм яратырга кирәклегенә тагын бер тапкыр инандылар.

Шулай ук “Көзге кәрзин”, “ Табигать һәм могҗиза” конкурсларында да шатланып катнашабыз. Укучылар бу эшкә бик теләп кушыла, үз фикерләрен әйтәләр, үз эшләрен матуррак итү өчен тырышалар.

Укучыларга юл йөрү кагыйдәләре, сәламәтлекне ныгыту, саклау турында класс сәгатьләре үткәрәбез.

Тәрбия өлкәсендә генә түгел, белем бирү өлкәсендә дә уңышларыбыз бар. Укучылар “Зирәк тиен”, “Көңгерә”, “Русский медвежонок”, “Английский бульдог” конкурсларында теләп катнаштылар. “Эрудит России”, “Уникум”, “Эрудит” конкурсларында катнашып укучыларыбыз төрле дәрәҗәдәге дипломнар, сертификат, грамоталар белән бүләкләнде.

Дәресләребез нәтиҗәле булсын өчен укытуда информацион – коммуникатив технологияләрдән файдаланабыз.

Шулай ук тарихыбызны өйрәнү, нәсел – ыруыңны белү максатыннан шәҗәрә төзү бәйгесендә дә катнаштык.

Мәктәп яны җәйге ял лагере дә “Мирас” исемен йөртә. Бирегә йөрүче һәр укучы халкыбызның милли уеннары, җырлары белән таныш. “Миңлебай” “Ал кирәк, гөл кирәк”, “Яулык салыш”, “Тәңкә салыш” “Почмак алыш” уеннарын балалар яратып уйнадылар. Авылыбызның матур урыннарына экскурсияләр оештырдык. Чишмә, елга, тауларның исемнәре белән таныштык, фотога төштек. Ә лагерь үзе халкыбызның милли бәйрәме булган “Сабантуй” белән тәмамланды. Һәр бала канәгать булырлык итеп бүләкләр өләшенде. Биредә укучылар чын сабантуй “тәмен” тойганнардыр дип уйлыйм.

Һәр ел саен мәктәп бакчасында төрле яшелчәләр үстерелә. Монда да башлангыч сыйныфлардан башка гына булмый. Ә укучылар өчен иң күңеллесе, әлбәттә, уңышны җыйнап алудыр.

Менә шулай укуны хезмәт һәм спорт белән бергә янәшә үреп барганда гына эшебез нәтиҗәле булыр дип ышанабыз.


Автор: Сахабиева Гульназ Равилевна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
документ «Мәктәпнең үсеш» программасы кысасында башлангыч сыйныфларда эшнең торышы. Сахабиева Гульназ Равилевна 30 Янв 2016
документ 2 сыйныф өчен математикадан белем бирү программасы «Перспективалы башлангыч мәктәп» Фатихова Фарида Харисовна 15 Дек 2015
документ Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 4 нче сыйныфы өчен укудан эш программасы Ширеева Алсу Сагитовна 8 Апр 2015
документ 8 нче сыйныфларда өстәмә укыту программасы Гарипова Айзира Шамилевна 20 Мар 2015
документ БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФЛАРДА ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫН КОММУНИКАТИВ ТЕХНОЛОГИЯ НИГЕЗЕНДӘ УКЫТУНЫҢ ӨСТЕНЛЕГЕ Фаррахова Гульнара Рамилевна 20 Мар 2015
документ Башлангыч сыйныфларда татар төркемнәре өчен сүз төркемнәре буенча өстәмә биремнәр. Сибгатуллина Халиса Райхановна 20 Мар 2015
документ Башлангыч сыйныфларда сыйныф сәгате "Урман-безнең байлыгыбыз" Шарифуллина Гульназ Валериановна 20 Мар 2015
документ Әтием сүзе. Башлангыч сыйныфларда Ватанны саклаучылар көненә кичә . Гарипова Рузиля Салихзяновна 21 Мар 2015
документ Башлангыч сыйныфларда 8 Март бәйрәме! Исмагилова Гульсия 30 Мар 2015
документ Доклад "Башлангыч сыйныфларда дәреснең нәтиҗәлеген арттыруда яңа технологияләр куллану" Ганиева Гульнара Альбертовна 31 Мар 2015
документ "Сәламәтлек театры". Башлангыч сыйныфларда сыйныфтан тыш чара. Латыпова Гульназ Аглюлловна 1 Апр 2015
презентация, документ Башлангыч сыйныфларда тәрбия сәгате "Мәрхәмәтлелек елмаюдан башлана" Шарифуллина Гульназ Валериановна 4 Апр 2015
документ Башлангыч сыйныфларда Гаилә көненә кичә эшкәртмәсе Мусина Рамзия Рафиковна 14 Янв 2016
документ Башлангыч сыйныфларда Әниләр көненә кичә эшкәртмәсе Мусина Рамзия Рафиковна 14 Янв 2016
документ Башлангыч сыйныфларда Олылар көненә кичә эшкәртмәсе Мусина Рамзия Рафиковна 14 Янв 2016
документ Башлангыч сыйныфларда Яңа ел кичәсе Мусина Рамзия Рафиковна 14 Янв 2016
документ 3 сыйныф өчен әдәби уку фәненнән эш программасы .Перспективалы башлангыч мәктәп Гаязова Гульфия Рафкатовна 30 Мар 2015
документ 2 нче сыйныф өчен "Әдәби уку" дан эш программасы Перспектив башлангыч мәктәп Гатауллина Гульназ Рахимановна 30 Мар 2015
документ ФГОС Татар теленнән 3 класска эш программасы."Перспективалы башлангыч мәктәп" Бурганова Римма Нурмухаметовна 30 Мар 2015
документ Мастер класс« Без бергә,без төрле» Башлангыч сыйныфта толерантлы булу төшенчәләрен формалаштыру. Мусина Рамзия Рафиковна 18 Янв 2016
документ Әйләнә- тирәбездәге дөнья фәненнән дәрес эшкәтмәсе.4 сыйныф. ( УМК «Перспектив башлангыч мәктәп») Тема: «Кеше тормышында һәм табигатьтә урманның роле» . хусайнова Монира Габдерауфовна 5 Ноя 2015
документ Зурлар төркемендә «Көзге урман» темасы буенча белем бирү эшчәнлеге (нәфис-нәфасәти үсеш) Хафизова Гелюся Фанисовна 15 Дек 2015
документ Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 8 нче сыйныфы (рус балалары өчен) эш программасы Ахметова Гузалия Исламовна 20 Мар 2015
документ Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 7нче сыйныфы өчен әдәбияттан эш программасы Ширеева Алсу Сагитовна 8 Апр 2015
документ «Яшь каләмче» электив курсының авторлык программасы. Тагирова Гульназ Гарифулловна 20 Мар 2015
презентация Эшнең тәмамлануын белдерүче аналитик фигыльләр Махиянова Резеда Талгатовна 20 Мар 2015
презентация Туган төбәгебезнең экологик торышы. Вагапова Гулина Мунировна 21 Мар 2015
презентация, документ Сыйныф җитәкчеләре өчен дәрес эшкәртмәсе "Гәүдә торышы. Сколиозга каршы профилактик чаралар". Шамсутдинова Роза Мансуровна 1 Апр 2015
документ 3 нче сыйныфларда тестлар уздыру Данилова Анастасия Николаевна 20 Мар 2015
документ 1,3 сыйныфларда ачык дәрес Минкина Альфия Маннановна 16 Янв 2016
документ Морфология буенча олкэн сыйныфларда даулэт йомгаклау аттестациясенэ эзерлек эшлэре Гараева Алсу Альбертовна 20 Мар 2015
документ Урта сыйныфларда әдәбият укыту мәсьәләләре Валеева Альфия Хатиповна 20 Мар 2015
презентация, документ 5 нче сыйныфларда "Туган көн - күңелле бәйрәм" темасына дәрес эшкәртмәсе Нуриева Эльвира Азатовна 8 Дек 2015
презентация, документ 5 нче сыйныфларда "Инфинитив" темасына дәрес эшкәртмәсе Нуриева Эльвира Азатовна 8 Дек 2015
документ Башлангыч сыйныфлар өчен татар теленнән дидиатик материаллар. halima_gardanova 20 Мар 2015
документ Башлангыч сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы(1,3кл.) Закирова Гульназ Идвартовна 30 Мар 2015
документ Башлангыч сыйныфта белем сыйфаты Галиева Гульнара Анасовна 30 Мар 2015
разное Башлангыч сыйныфта проект методы. Бурганова Римма Нурмухаметовна 30 Мар 2015
документ Башлангыч сыйныфлар өчен имлалар җыентыгы Мулюкова Иркя Рашитовна 31 Мар 2015
документ Эффектлы башлангыч белем бирү- көндәшлеккә сәләтле шәхес Гарипова Лейсан Котдусовна 31 Мар 2015