химия дәресләрендә экологик, валеологик тәрбия
Әйләнә- тирә мохитның , һава һәм океан бассейннарының пычрануы, табигый байлыкларның кимүе кешелек җәмгыяте алдына зур бурычлар куя. Алар кешелек тормышының хуҗалык эшчәнлегенә һәм дөньяга карашына, культурасына һәм әхлагына , шулай ук сәламәтлегенә йогынты ясыйлар. Әйләнә -тирәлекнең пычрануы һәм кеше сәләмәтлегенең нык какшавы –хәзерге җәмгыять алдында торган иң җитди проблема. Бигрәк тә аның ике аспекты күпләрне борчуга сала:
1.Икъдисад үсешнең буталчыклы һәм каршылыклы;
2.Кешенең җитештерү һәм көнкүреш тармакларында заманча казанышларны аңлы рәвештә куллануга әзерлегенең түбән дәрәҗәдә булуы.
И.Соколов-Микитов әйткәнчә, табигатькә мәхәббәт кешедә балачак елларыннан ук тәрбияләнергә тиеш. Сүз дә юк, бәхәссез фикер. Аны тормышка ашыру мәктәп фәннәрен укытканда ук башлана.
Экологик белем һәм тәрбия бирү- дөньяга караш формалаштыруның нигезе. Нәкъ менә шуны күздә тотып мин “ Химия – биология дәресләрендә сәламәтлекне саклау элементларын кулланып экологик тәрбия бирүне камилләштерү “ проблемасы өстендә эшлим.
Кешенең иң беренче ыхтыяҗы үзенең гомерен һәм сәламәтлеген саклау. Авыруларның , физик кимчелекләрнең булмавы – кеше бәхетенең иң кирәкле, шәхеснең һәрьяклап үсешенең, тормыш тулылыгын тоеп яшәүнең зарури шарты.. Берүк вакытта кешенең сәламәтлеге- бу халык байлыгы, җәмгыять үсешенең гаять мөһим үзенчәлеге. Сәламәтлек кешегә укырга, эшләргә, спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә.
Хәзер халыкның иң гади, химик әзерлеге мәсьәләсен хәл итү мөһим. Ник дисәң, һәркем үзенә зыян салырдай матдәләр белән әледән -әле эш итә.Болар төрле дарулар бизәнү, парфюмирия әйберләре, буяу матдәләре, ягулык, пластмасса, ашламалар һ.б. Шуңа да хәзерге заман укытучысы алдында укучыларда экологик җаваплылык күнекмәләре булдыру, сәламәт яшәүгә ихтыяҗ тәрбияләү кебек мөһим бурычлар тора. Аларны хәл итү өчен укытучы укучыларның иҗади эшчәнлеген оештыра алырдай мохит булдырырга тиеш. Балаларны дөньяны танып белергә өйрәтү, аларда толерантлык, хезмәттәшлек һәм партнерлык итүгә омтылыш тәрбияләү аеруча мөһим. Бу очракта ул укучы белән укытучы уртак эзләнү эшчәнлеге рәвешендә оештырыла.
Биология һәм химиядән аерым темаларны өйрәнгәндә аларның экологик валеологик аспектлары, кеше белән табигать арасындагы мәдәни- тарихи багланышлар яктыртылырга тиеш.
Автор: Фасхутдинова Наиля Асгатовна