Татарстанның Балык бистәсе районы татар авыллары исемнәре һәм микротопонимнары.
Исемнәрне өйрәнү, теге яки бу географик атаманың килеп чыгуы белән кызыксыну ни өчен кирәк? Аларның кайчан һәм ничек барлыкка килүе, нинди мәгънә белдерүе барыбер түгел мени? Газета укыйбызмы, радио тыңлыйбызмы, телевизор карыйбызмы, без барыбыз да җир йөзендәге вакыйгаларны географик атамалар яки топонимнар аша кабул итәбез. Җәмгыятьне географик атамалардан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Алардан башка цивилизация, халыклар һәм илләр арасында аралашу юк. Ләкин топонимнарның әһәмияте әлеге функция белән генә чикләнми. Географик атамалар, аларның тулай җыелмасы (топонимикон) – халык иҗатының гасырлар буена җыелып килгән асыл җәүһәре. “Балык бистәсе районы татар авыллары микротопонимнары” дигән теманы үзебезнең фәнни-тикшеренү эше темасы итеп алдык һәм микротопонимнарны җыю, аларны лексик-семантик классификацияләү, төзелеш-ясалыш үзенчәлекләрен ачыклау һәм алфавитка салынган аңлатмалы сүзлеген төзүне максат итеп куйдык.
Автор: Мухаметшина Гульфия Равиловна