Главная / Начальные классы / Математика

2, 3, 4 нче класста " Тапкырлау. Ныгыту" темасына математика дәресе

Скачать
18.93 КБ, 815432.docx Автор: Кадрия Галимзяновна Абдуллина, 31 Мар 2015

Татарстан Республикасы Сарман муниципальрайоны

Күтәмәле төп гомуми белем бирү мәктәбе

2, 3, 4 нче класста математикадан ачык дәрес

Тема:”Тапкырлау. Ныгыту”

2009- 2010 нчы уку елы

Дәрес барышы.

1. Белемнәрне тигезләү

Укытучы.Бүген безнең математика дәресе гадәти булмас. Аның темасын сез хәзер үзегез ачарсыз. Моның өчен безгә телдән мисаллар исәпләргә кирәк булыр.

Телдән исәпләү.Карточкада мисаллар . (Хәрефләр һәм җаваплар язылган карточкаларны таблога урнаштырып баралар.)


2 нче класс 3-4 нче класс


2*2= 4-Т 2*4=8-Р 940-900=40-Н

2*5= 10-А 2*1=2-Л 8*7=56-Ы

2*6= 12-П 2*7=14-А 540+30=570-Г

2*9= 18-К 2*3=6-У 850-50=800-Ы

2*8=16-Ы 9*9=81-Т

600-200=400-У

Укытучы. Дөрес, без бүген дәрестә өйрәнгәннәрне ныгытырбыз, мисаллар, мәсьәләләр чишәрбез.

1 нче слайд. Тема белән танышу.

2 нче слайд. 2009.

- Бу санны укыгыз. Ничә урынлы сан? 2009 нчы ел Татарстанда нинди ел дип игълан ителде?(Җаваплар).

3 нче слайд. Эмблема.

- Әйе, укучылар, кеше өчен иң кирәклесе сәламәтлек. Без үз сәламәтлегебез турында үзебез кайгыртырга тиешбез. Моның өчен нишләргә кирәк соң? (Җаваплар)

- Сез барыгыз да спорт ярышлары карарга яратасыз. Спортның кайсы төрләре сезгә күбрәк охшый? (Җаваплар).

- Сезнең циркка барганыгыз бармы? (Җаваплар).

4 нче слайд.

Циркта эшләү өчен ныклы сәламәтлек, күп тырышлык кирәк. Казан шәһәре ерак булса да без бүген циркка барырбыз. Ә сез циркның нәрсә икәнен беләсезме? (Җаваплар).

5 нче слайд. Казан циркы.

2. Уку мәсьәләсен кую.

- Укучылар, цирк – ул тамаша. Ә тамашага керү өчен нәрсә кирәк? (Билетлар).

- Әйе,билетларны алабыз, ләкин урыннарга утыру өчен сезгә мисаллар чишәргә кирәк булыр. (Билетлар артында мисаллар).

3. Уку мәсьәләсен чишү.

6 нчы слайд. Жонглер рәсеме

- Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, бу кем? (Туп белән уйнаучы)

- Циркта аларны жонглер дип атыйлар. Жонглер – берничә әйберне берьюлы ыргытып тотып алучы. Жонглер ничә туп тота ала икән? Шушы сорауга җавап эзләрбез. (Тигезләмә язылган карточкалар таратыла).

Экранда тигезләмә чишелеше. 7 нче слайд.

- Димәк, жонглер берьюлы ничә туп белән уйный ала?

- Укучылар, циркта нинди хайваннарның чыгышларын күргәнегез бар? (Җаваплар).

8 нче слайд. Фил рәсеме.

- Укучылар, Фил бер аягында ничә минут басып тора ала икән? Моны белү өчен сезгә экрандагы мисалларны чишәргә кирәк булыр.(Дәфтәрдә эш).

- Күрәсез, фил тырыша-тырыша физик күнегүләр ясаган, югары нәтиҗәләргә ирешкән.

4. Физкульминутка (Күзләргә)

5. -Ял итеп алдык, тамаша дәвам итә.

10 нчы слайд. Клоуннар рәсеме.

-Аренада безне көлдерүче клоуннар. Клоуннарга тапкырлау таблицасын чишәргә ярдәм итик.

11 нче слайд.Тапкырлау мисаллары.

-Нәни кыз ат өстендә. Аның чыгышы катлаулы, шуда күрә бирем дә авыррак булыр.

12 , 13нче слайдлар. Атта кыз рәсеме. Мәсьәлә язылышы.

-3нче класс укучылары белән берлектә чишик.

14нче слайд. Мәсьәләнең кыскача язылышы, чишелеше, җавап.

- Аренада арысланнар да чыгыш ясый. Хайваннар патшасы сезнең белемнәрне тикшерергә уйлаган.

15, 16, 17нче слайдлар.

- Рәхмәт, укучылар. Сез бүген тырышып эшләдегез. Цирк артистлары кебек көчле, нык булу өчен һәр көнне иртән күнегүләр ясарга, спорт белән даими шөгыльләнергә, саф һавада уйнарга, күбрәк хәрәкәтләнергә кирәклеген исегездән чыгармагыз. Сәламәт кеше – матур кеше. Сәламәт тәндә – сәламәт акыл, диләр.

18нче слайд.

6. Рефлекция.

Нәтиҗә ясау.

7. Йомгаклау.

Билгеләр кую.

Өй эшен аңлату.

2 кл., 3 кл., 4кл.

Саннар кулланып, “Циркта” темасына хикәя язарга.


Автор: Кадрия Галимзяновна Абдуллина
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
документ 2, 3, 4 нче класста " Тапкырлау. Ныгыту" темасына математика дәресе Кадрия Галимзяновна Абдуллина 31 Мар 2015
документ 3 НЧЕ КЛАССТА СИНГАПУР МЕТОДИКАСЫ БУЕНЧА МАТЕМАТИКАДАН ДӘРЕС ПЛАНЫ Тема: “3 санын тапкырлау. 3 кә бүлү темасын ныгыту” Гайнутдинова Алсу Фагимовна 30 Мар 2015
документ 5 нче класста математика дәресе "Гамәлләрне эшләү тәртибе" Сарварова Зульфия Ханифовна 31 Мар 2015
документ Тапкырлау һәм аның үзлекләре. 0 гә һәм 1 гә тапкырлау. 4 класс математика дәресе Шайхразиева Фардуна Гиниятулловна 29 Фев 2016
разное 3 нче сыйныфта "Сыйфат" темасына дǝрес. Гильфанова Гульназ Рашитовна 10 Окт 2015
документ 1 класста математика дәресе .Тема: 7 саны һәм цифры Гильфанова Гюльяр Ринатовна 4 Апр 2015
документ 4 класста уку дәресе- Х Туфан "Илгә сәлам" Гарипова Лейсан Котдусовна 30 Мар 2015
документ 7 класста математика дәресе "Бербуын белән күпбуын тапкырчыгышы" Губайдуллина Магизуря Сабирзяновна 9 Фев 2016
документ 5 класста математика дәресе "Кубның күләме. Борыңгы күләм үлчәү берәмлекләре". Губайдуллина Магизуря Сабирзяновна 9 Фев 2016
документ "Милли бәйрәмнәр" темасына 4 сыйныф өчен уку дәресе Ваганова Альбина Ильсуровна 7 Дек 2015
презентация "Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 нче зат берлек сан формасы. Нишли ? соравы" темасына презентация Вагизова Лейля Рафиковна 14 Ноя 2015
презентация, документ "9 санын тапкырлау. 9 га бүлү". Математика дәресенә технологик карта. 3 сыйныф (УМК "Перспектива") Шигапова Мария Алексеевна 30 Мар 2015
презентация 2 нче сыйныфта татар теле дәресе. Тема - "Без зат алмашлыгы" Яхина Алсу Салаватовна 20 Мар 2015
документ 2 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе "Туган ягым" Халиуллина Роза Бариевна 26 Окт 2015
документ Р. Вәлиеваның "Дәү әни" хикәясен өйрәнү. 2 нче сыйныфта әдәби уку дәресе Галиева Минзифа Халимовна 20 Окт 2015
документ 3 сыйныф математика дәресенең проекты.Тема “Тапкырлау һәм бүлү таблицасын ныгыту. Миннуллина Гульфия Ривхатовна 31 Мар 2015
документ 4 нче сыйныфта "Тамырдаш сүзләр"темасына дәрес эшкәртмәсе. Гиниятуллина Венера Ягфаровна 26 Окт 2015
документ "Яз килә" темасы буенча кабатлау дәресе 4 нче сыйныф Хусаинова Венера Рустамовна 20 Мар 2015
документ Урок математики в 4 классе "Нульгә тәмамланган саннарны тапкырлау" Гильфанова Дания Ришатовна 31 Мар 2015
документ 6 нчы класста "Сыйфат" темасына тест Исхакова Ремзия Абзаловна 20 Мар 2015
документ "Квадрат һәм рациональ тигезләмәләр чишүне гомумиләштерү" темасына 8 класста КВН-дәрес Гумерова Фания Гарафетдиновна 1 Апр 2015
документ Татар төркемендәге 2 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән "К хәрефе" темасына дәрес эшкәртмәсе. Бухарова Милауша Равильовна 20 Мар 2015
презентация Фигыль турында кабатлау. Презентация. 4 класста татар теле дәресе. Габдрахманова Наиля Шайнуровна 26 Окт 2015
документ Вакланмалар 5 класста математика дәресе Нуриева Рамля Равиловна 6 Апр 2015
документ 4 нче сыйныфның рус төркемнәре өчен "Хәзерге заман hәм билгеле үткән заман хикәя фигыль формаларын кабатлау" темасының дәрес эшкәртмәсе (рефлексия дәресе) Султанова Гульнара Сереновна 31 Мар 2015
презентация, документ 2 нче класста татар теле. Васильева Раушания Аглулловна 20 Мар 2015
документ 7 класста геометрия дәресе "Өчпочмаклар тигезлегенең беренче билгесе" Дәрес конспекты Тема: «Өчпочмаклар тигезлегенең беренче билгесе» ( 7класс, геометрия, Атанасяна Л.С. дәреслеге буенча) Губайдуллина Магизуря Сабирзяновна 23 Янв 2016
документ 5"В" СЫЙНЫФТА "КЕРЕШ СҮЗЛӘР" ТЕМАСЫНА ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЕ. Рахматуллина Лилия Рафкатовна 20 Ноя 2015
документ 5 нче сыйныф (рус төркеме) табигать һәм без темасына татар теле дәресе. Хайруллина Файруза Салиховна 20 Мар 2015
презентация, документ "Һөнәрләр" темасына йомгаклау дәресе Абдуллина Руниса Шафкатовна 20 Мар 2015
документ 3нче сыйныфта "Барысын да яратам "темасына Сингапур структурасы элементларын кулланып уздырылган Әдәби уку дәресе Хакимова Гузалия Рафкатовна 30 Мар 2015
документ Уку дәресе "Н хәрефе булган сүзләрне уку.Әниләр темасына бәйләнешле сөйләм үстерү" Габутдинова Руфия Миншакировна 14 Сен 2015
документ 3-4 сыйныфта әдәби уку дәресе "Ап- ак карлар яуганда..." Кашапова Рузия Ильдусовна 30 Мар 2015
документ 3-4 сыйныфта әдәби уку дәресе "Ап-ак карлар яуганда..." Кашапова Рузия Ильдусовна 30 Мар 2015
разное 5 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан "А.Алиш "Нечкәбил" темасына дәрес планы Саматова Зульфира Рифхатовна 20 Мар 2015
разное 5 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан "А.Алиш "Нечкәбил" темасына дәрес планы Саматова Зульфира Рифхатовна 20 Мар 2015
документ 3 нче сыйныфта Әйләнә-тирә дөнья дәресе Гатауллина Гульназ Рахимановна 14 Ноя 2015
документ "Исем сүз төркемен кабатлау" темасына ачык дәрес.1 нче сыйныф(рус төркеме). Закиева Наиля Рахимзяновна 20 Мар 2015
документ 5 нче сыйныф рус төркеме өчен "Сабантуй" темасына дәрес конспекты. Зарипова Резеда Раисовна 20 Мар 2015
презентация 5 нче сыйныф рус төркеме өчен "Сабантуй" темасына презентация. Зарипова Резеда Раисовна 20 Мар 2015