Главная / По типу материала / Сценарии праздников: дошкольные, начальные, старшие классы

Уртанчылар төркемендә үткәрелгән күңел чарасы "Күңелле Светофор"

Уртанчылар төркемендә үткәрелгән күңел чарасы

Максат : балаларны транспорт төрләрен (автобус, җиңел машина, йөк машинасы) таный белергә һәм әйтеп бирә белергә, автомашинаның өлешләрен (кабина, кузов, тәгәрмәч, руль) таный белергә өйрәтү. Светофорның сигналлары белән таныштыру. Пассажирларның транспорт чарасында үзләрен тоту кагыйдәләрен өйрәтүне дәвам итү. Юл аркылы чыкканда бер-береңә ярдәм итү теләген тәрбияләү.

Материал: светофор, зебра, магнитофон язмасы – машина тавышы, интрактив такта-юл аркылы чыгу, җиңел һәм йөк машинасы сурәтләрен күрсәтү, юл билгеләре.

Эшчәнлек барышы.

- Исәнмесез, балалар. Мин сезне бүген шәһәргә сәяхәткә чакырам. Анда безне автобус алып барыр. Әйдәгез әле, транспортта үзегезне ничек тоту кагыйдәләрен искә төшереп китик. (Этешеп –төртешмәскә, тәрәзәдән башны тыкмаска, кычкырып сөйләшмәскә, шофер белән сөйләшеп бармаска, йөгереп йөрмәскә). Ә хәзер әйдәгез инде автобус тукталышына барыйк. Автобус тукталышы икәнен кайдан белдек? Автобус төшкән билге тора. Рәхим итеп автобуска кереп урнашыгыз. (Балалар утыралар ).

( Белмәмеш белән Буратино керәләр).

Белмәмеш:

Әнә анда тукталыш

Тора анда автобус

Актаныш – Казан ахрысы

Йөгерик без шул якка.

Буратино:

Тукта!Тукта!

Безне утырт.

Без барабыз калага

Зур базарны карарга.

(Белмәмеш белән Буратино төртешә – төртешә автобуска керәләр, балалар алар белән исәнләшәләр.)

Магнитофон язмасында автобус тавышы ишетелә.

Җыр.

1) Машина, машина кая барасың?

Машина, машина кемне илтәсең?

2) Машина, машина тигез юлдан бар,

Машина эчендә җырлар җырлап бар.

(Җыр бетү белән дә Белмәмеш һәм Буратино этешә-төртешә автобустан төшәләр).

Т: -Балалар, безнең белән автобуста кемнәр утырып барганын таныдыгызмы?

Б: Әйе, Белмәмеш белән Буратино.

Т: -Алар үзләрен автобуста ничек тоттылар?

Б: -Кергәндә этешеп керделәр, урындыкка да этешеп утырдылар, кычкырып сөйләштеләр.

Т: -Дөрес эшләделәрме соң?

Б: -Юк.

Т: -Әйе, балалар автобуска кергәндә дә, төшкәндә дә этешергә ярамый. Алар аны белмиләр. Әйдәгез әле без сезнең белән тәртипле генә төшеп тезелеп басыйк.

(Юлда Белмәмеш белән Буратино чабып юл аркылы чыкмакчы булалар. Светофорның кызыл уты янып тора. 3-4 бала машина булып киенеп юлда йөриләр, алар машинага бәрелә язалар, машиналар кычкырталар).

Т: -Ай, балалар карагыз әле юлда нинди тәртипсез балалар ул? Бу бит безнең белән бергә утырып барган Белмәмеш белән Буратино. Нишлиләр алар?

Белмәмеш:

-Йөгереп кенә чыгабыз

Шушы юл аркылы.

Буратино:

-Күрсеннәр әле безне

Җилдән җитез чапканны.

(Белмәмеш белән Буратино светофорның кызыл уты януына карамастан юлны аркылы чыкмакчы булалар. Юл уртасына җиткәч аларны машиналар әйләндереп ала һәм сигналларын кычкыртырга тотыналар).

Белмәмеш: -Ай, бетте, бетте башым!

Буратино: -Ай, яй-яй, эшләр харап.

(Ринат полиция булып , Азамат ДПС булып килеп керәләр).

Ринат : -Яле, дуслар, тынычланыйк,

Гаеплене без табыйк.

Кем гаепле, балалар?

Б:-Белмәмеш белән Буратино.

Азамат : -Сез нинди ут янганда юлдан чыктыгыз? Юл аркылы чыгып була бары тик яшел утта.

(Белмәмеш, Буратино чыгып китәләр. Машина булып киенгән балалар да чыгалар.)

Т: -Балалар, Белмәмеш белән Буратинога светофорны өйрәнергә кирәк. Әйдәгез әле искә төшереп китик.

Наил :

Урамнарны күзәтеп,

Узганнарны кисәтеп,

Чатта тора светофор,

Сакта тора светофор.

Ильяс :

“Кузгалма!” – ди Кызыл күз!

“Сабыр бул!” – ди Сары күз!

“Ярый!” – дия Яшел күз!

Т: -Димәк, балалар нинди төс янганда гына юл аркылы чыгарга ярый?

Б: -Яшел.

Т: -Ә юлны кайсы урыннан чыгарга кирәк?

Б: -Зебрадан.

Т: -Балалар карагыз әле кем килә анда?

(Әби (Динара) керә).

Б: -Әби.

Әби : -Исәнмесез, балалар. Миңа юл аркылы чыгарга ярдәм итегез әле.

Т :-Әби син кая барасың соң?

Әби:-Кибеткә, кызым.

Т:-Булышабызмы, балалар? Әйдә әле, Нәфисә, әбине юл аркылы чыгарып куй.

Нәфисә:

Юл аркылы чыкканда

Кара сулга һәм уңга.

Машина килгәнен күрсәң,

Син көт бик сабыр гына.

(Нәфисә әбине юл аркылы чыгара култыклап. Яшел ут янып тора).

Т: -Балалар безгәдә юл аркылы Паркка барырга кирәк. Әйдәгез әле, парлашып басабыз. Барыгыз да әзерме? Нинди ут янганын көтәбез? Яшел ут. Юлның кайсы урыннан чыгабыз? Зебрадан.

Т: -Менә без инде Паркка да килеп җиттек. Матурмы Казан паркы? Арыдыгызмы? Ягез әле бер уен уйнап алыйк, уенның исеме “Светофорның өч күзе”дип атала.

Уен барышы.

“Кызыл” – урында тик тору.

“Сары” – урында гына атлап тору.

“Яшел” – йөреп китү.

Т: -Рәхмәт балалар, сез инде бик күп билгеләрне беләсез.

(Белмәмеш белән Буратино килеп керәләр. Аларның кулында “Серле тартма”).

Белмәмеш: -Балалар без сезгә базардан “Серле тартма”алдык. Аны сезгә бүләк итәбез.

Т: -Нәрсәләр бар икән бу “Серле тартмада”? (Тәрбияче балаларга күрсәтеп чыга. 2 штук ватык машина).

Б: -Ватык машиналар.

Т: -Балалар бу машиналар елыйлар бит, әйдәгез әле аларны төзәтик. Аларның нәрсәләре ватылган?

Б: -Тәгәрмәче төшкән,арбасы ватылган.

(2 бала чыгып машинаны төзәтәләр).

Т: -Менә бит безгә Белмәмеш белән Буратино нинди матур машина бүләк иткәннәр. Болар нинди машиналар соң? Кем белә? Җиңел машина һәм йөк машинасы. Җиңел машинага кешеләр утырып йөри, йөк машинасына печән, ком, кирпечләр төйиләр.

Т: -Балалар, игътибар белән тыңлагыз әле, Динара белән Чулпанның да сезгә әтер сүзләре бар.

Динара:

Урамда матур йөрергә

Өйрәтәләр апалар.

Юлда йөри белмәсәгез

Бик начар дия алар.

Чулпан:

Машиналар чаба юлдан,

Тукта!Ашыгып чыкма.

Юлда йөрү кагыйдәсен

Беркайчан да онытма!

Т:- Балалар, юлда һәрвакыт игътибарлы булыгыз. Бакчадан кайтканда әти-әниләрегезне тыңлап кына, җитәкләшеп кенә кайтыгыз. Ә хәзер, әйдәгез инде, кайтыр юлга чыгыйк. (Зебра аша чыгабыз да автобуска утырабыз).


Автор: Асылова Дильбар Мударисовна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
разное Уртанчылар төркемендә үткәрелгән күңел чарасы "Күңелле Светофор" Асылова Дильбар Мударисовна 22 Янв 2016
документ Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча уртанчылар төркемендә күңел ачу конспекты "Шәһәр буйлап сәяхәт" Гибадуллина Ляйсан Хусаеновна 15 Окт 2015
разное II кечкенәләр төркемендә үткәрелгән әвәләү эшчәнлеге "Куян". Асылова Дильбар Мударисовна 31 Мар 2015
документ "Китапның туган көне" зурлар төркеме балалар өчен күңел ачу чарасы Газизова Альфия Аминовна 5 Апр 2015
документ "Яфраклар бәйрәме" күңел ачу чарасы Муртазина Рания Абузаровна 1 Фев 2016
документ "Әбиемнең серле сандыгы" (күңел ачу чарасы) Уразайкина Рания Вахитовна 29 Янв 2016
разное “Ал кирәк, гөл кирәк”. Мәктәпкә әзерлек төркемендә үткәрелгән күңел ачу кичәсе. Асылова Дильбар Мударисовна 22 Янв 2016
документ Уртанчылар төркемендә “Яз килә - кошлар кайта” темасына үткәрелгән шөгыльнең план – конспекты. Илалиева Фания Вагизовна 1 Ноя 2015
документ Уртанчылар төркемендә “Безнең әтиләр безгә бик кирәк” күңел ачу кичәсе сценариясе. Белогубкина Елена Валерьевна 30 Мар 2015
разное 4нче сыйныфның рус төркемендә татар теленнән үткәрелгән "Дүрт аяклы дусларыбыз" темасын кабатлау дәресе Хамадиева Гузель Рафаилевна 1 Апр 2015
презентация 3 сыйныфның рус төркемендә "бәйлек сүзләр" темасы буенча үткәрелгән видео дәрес Волкова Роза Николаевна 26 Окт 2015
документ "Күңел ачыйк бергәләп" (2 кечкенәләр төркемендә гаилә бәйрәме программасы) Мирзагитова Гульсия Рисуновна 27 Сен 2015
документ Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Алтын куллар" Закирова Ильсия Валиахметовна 30 Мар 2015
документ Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Алтын куллар" Закирова Ильсия Валиахметовна 30 Мар 2015
документ Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру". Закирова Ильсия Валиахметовна 4 Апр 2015
документ Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру". Закирова Ильсия Валиахметовна 8 Апр 2015
презентация, документ "Тылсым иленә сәяхәт" (Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча ачык шөгыль ) Шафигуллина Ландыш Расиховна 3 Ноя 2015
документ "Йорт төзү" уртанчылар төркемендә математика эшчәнлегендә йомгаклау Галимова Рима Николаевна 30 Авг 2015
документ "Уртанчылар төркемендә тел өйрәтү процессында социаль-шәхси үсеш бирү” Ибатуллина Ландыш Гафуровна 19 Мая 2015
документ Тема: Күңел күкләрегезнең түренә Кояш эләбез Түзем hәм сабыр булган өчен, Алдыгызда җиргә кадәр баш иябез! ( Сугыш чоры балалары белән үткәрелгән очрашу чарасы. 5 нче сыйныф) Умнова Лилия Ивановна 1 Апр 2015
документ Уртанчылар төркеме өчен "Күңелле ял көне" занятиесенең конспекты Мухамедзянова Гульшат Ильдусовна 1 Ноя 2015
документ Уртанчылар төркемендә ФЭМП Бадретдинова Рамиля Салихяновна 8 Янв 2016
документ Иҗади сәнгать. Уртанчылар төркемендә йомгаклау шөгыле. Галина Лилия Камиловна 16 Дек 2015
документ "Күңел ачу кичәсе" “Күңел ачу кичәсе” Тәрбияче: Шигаева Л.М Шигаева Людмила Михайловна 27 Окт 2015
документ Сценарий праздника "Әбиемнең күңел сандыгы" Губайдуллина Согда Ахатовна 30 Мар 2015
документ "Әтәчкәем" дигэн темага күңел ачу Хамматова Лилия Мансуровна 31 Мар 2015
документ "Тамчы шоу" интеллектуаль күңел ачу уены Сафина Розалия Габбасовна 1 Апр 2015
разное "Өйрәтелгән җәнлекләр бездә кунакта"күңел ачу кичәсе. Гилязутдинова Чулпан Мидхатовна 31 Мар 2015
разное "Бакчада бер көн"күңел ачу кичәсе. Гилязутдинова Чулпан Мидхатовна 31 Мар 2015
разное "Табышмаклар илендә кунакта"күңел ачу кичәсе. Гилязутдинова Чулпан Мидхатовна 31 Мар 2015
документ "Алтын көз" күңел ачу кичәсе. Музыкальный руководитель Заянова Ландыш Рафисовна 31 Мар 2015
документ "Алтын көз" күңел ачу кичәсе. Музыкальный руководитель Заянова Ландыш Рафисовна 31 Мар 2015
разное "Халкыбызның күңел җәүһәрләре" класс сәгатенә презентация Шайхразиева Фардуна Гиниятулловна 30 Янв 2016
разное "Этне күзәтү" тирә - юнь белән танышу (уртанчылар төркеме) Гилязутдинова Чулпан Мидхатовна 31 Мар 2015
разное "Безнең авыл машиналары" шөгыль конспекты(уртанчылар төркеме) Гилязутдинова Чулпан Мидхатовна 31 Мар 2015
документ 8нче сыйныфның рус төркемендә сингапурча укыту методын кулланып үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе. Гильманова Гульнара Равефовна 20 Мар 2015
документ Юлда булсаң, уяу бул! 1 нче сыйныфта (татар төркемендә) үткәрелгән дәрес планы. Исмагилова Гузалия Ильтзаровна 12 Июл 2015
разное “Без шаяннар һәм тапкырлар» (мәктәпкә әзерлек төркемендә үткәрелгән интеллектуаль уен конспекты). Зямилева Алсу Рафаэлевна 15 Окт 2015
документ Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Теле барның – иле бар” темасына үткәрелгән ачык-шөгыльнең план-конспекты Валеева Гузелия Асхатовна 31 Окт 2015
документ Мәктәпкә хәзерлек төркемендә үткәрелгән грамотага өйрәтү шөгыленең йомгаклау конспекты Закирова Разида Минсалиховна 20 Фев 2016