“Ал кирәк, гөл кирәк”. Мәктәпкә әзерлек төркемендә үткәрелгән күңел ачу кичәсе.
“Ал кирәк, гөл кирәк”
(мәктәпкә әзерлек төркемендә үткәрелгән күңел ачу кичәсе).
Алып баручы: Исәнмесез кадерле кунаклар, нәни дуслар! Хәерле көн! Без бүген сезнең белән “Ал кирәк, гөл кирәк” дигән уеннар, җыр-биюләр, такмак-такмазалар кичәсенә җыелдык. Ә андый кичәне халык авыз иҗатыннан башка күз алдына да китереп булмый. Бу кичәдән соң сезнең күңелләрегез күтәрелеп, йөзләрегез тагы да балкыбрак китәр.
1бала:
Карап тормый ара еракка,
Дуслар килгән безгә кунакка.
Дуслык – безнең тормыш бизәге,
Дуслык – безнең бәйрәм бизәге.
2бала:
Уеннар бит, дусларым,
Витамин кебек алар.
Күңелләрне үстерә,
Йөрәкләргә төш бирә.
3бала:
Милләтемнең гасырлардан килгән
Истәлекле гадәтләре бар.
Күркәм гадәтләрне яшәтүче
Олуг телем – татар теле бар.
4бала:
Чал тарихлы горур кешеләр без,
Тынмас моң бар безнең каннарда.
Ата-бабам мирас иткән сукмак,
Дәвам итәр юлын без барда.
5бала:
Онытылган гореф-гадәтләрне
Яңартабыз хәзер көннән-көн.
Уен-йолалары, җыр-биюе
Һәр киләчәк көнне бизәсен.
6бала:
Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар!
Менә сез дә килеп җиткәнсез.
Безнең бакчабызның шау тормышын
Күреп китик әле дигәнсез.
7бала:
Иснмесез, хөрмәтле кунаклар!
Хәерле көн сезгә бу җирдә.
Барчабыз яраткан бу уенга
Чакырабыз хәзер сезне дә.
Алып баручы: Иҗат кешеләре халык авыз иҗатына үз мөнәсәбәтләрен төрлечә белдерделәр. Бөек шагыйрьләребез – Г. Тукай, Н. Исәнбәт – халык авыз иҗатына зур бәя биргәннәр. “Халык авыз иҗаты – безнең бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле вә иң бәһале бер мирастыр. Белергә кирәк ки, халкыбыз җырлары, халык күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә рәушан көзгеседер. Бу бер төрле сихерле көзгедер” – дигәннәр. Әйе, балалар, халык авыз иҗаты әсәрләре чын мәгънәсендә халкыбызның күңел көзгесе, ә ул көзгедә – тарих чагылышы.
Җырлы уен “Кәрия-Зәкәрия”.
Алып баручы: Балалар, безнең кичәбезнең исеме дә юкка гына “Ал кирәк, гөл кирәк” дип аталмый, чөнки уен барышында сезнең сизгерлек, тапкырлык, җитезлекләрегез дә сыналыр.
1бала:
“Яшел яулык” – кызык уен,
Ул сизгерлекне сорый.
Дуслар, ярышкан вакытта
Кул чабып тормый булмый.
“Яшел яулык” уены (уен барышында балалар такмазалар, тел көрмәкләндергеч, әкиятләр, такмаклар сөйлиләр).
Алып баручы: Балалар, хәзер чираттагы уеныбыз “Төенчек” уены дип атала. Мәкальнең яртысы минем телемдә, ә икенче яртысы - шушы төендә. Мин мәкальнең беренче яртысын әйтәм дә, бу төенне кайсыгызга булса да ыргытам, әйтә алган кеше мәкаль төенен чишкән була.
(Дуслык, әдәплелек, тел турында мәкальләр)
2бала:
Без әзерлибез табын
Китереп бөтен шартын.
Өчпочмак, бәлеш, коймак,
Кем әйтеп бирер микән
Нәрсәләр җитми тагын?
Алып баручы: Балалар, нәрсәләр җитми микән чиратлашып әйтик әле?
(Татар халык ашларын әйтәләр)
Алып баручы: Балалар, бераз ял итеп алыйк, кызлар биюен карыйк. (кызлар башкаруында “Өммегөлсем” биюе)
Алып баручы: Балалар, сез нинди көйгә биедегез? Ә сез тагын нинди татар халык көйләрен беләсез? (балаларның җавабы)
3бала:
Әй, әйләнә, әйләнә,
Сихерледер бу тукмак.
Нинди җәза бирер икән
Безнең каршыда туктап?
Алып баручы: Карап карыйк әле чынлап та сихерле микән? Ә бит бу уенны яшь вакытларында безнең әниләребез дә бик яратып уйнаган. Тукмак кемгә карап туктый аңа җәза бирелә. (2тапкыр)
4бала:
Йомгак чорнау – кызык уен.
Күз иярми кулларга.
Иң беренче чорнаучыны
Санарбыз уңганнарга.
Алып баручы:
Кемнәр икән уңганнар,
Карап карыйк, оланнар,
Менә сезгә йомгаклар.
Кем тизерәк йомгаклар?
(3 пар уйныйлар)
Алып баручы: Балалар, ә хәзер җырлап алыйк әле. Җыр бит ул халыкның иң киң таралаган, иң хөрмәтле иҗат җимеше, кеше күңелендәге хисләрнең матур яңгырашы, яктыртылышы.
Җырлыйк дуслар, җырлыйк әле,
Җырлапп ачыла күңел.
Җырлап ачылмаган күңел,
Мәңге ачылачак түгел.
(җыр “Ай былбылым, вай былбылым”)
5бала:
Җитезлекне сынап карыйк
Урындык арасында.
Кызып китеп сынатмагыз,
Утырып каласында.
Алып баручы: Хәзер иң җитез, иң тапкыр уенчыны – җиңүчене билгелибез. Уеннан чыгучыларга – җәза – сораулар бирелә.
“Кем җитез” уены (урындыклар белән)
Сораулар:
1. Син нинди татар халык әкиятләрен беләсең?
2. Нинди рус халык әкиятләрен беләсең?
3. Табышмакка җавап бир?
4. Санамыш әйт.
5. Эшкә тотынганда нинди изге сүз әйтелә?
Алып баручы: Менә җиңүчебез дә билгеле. Аны котлыйбыз, уңышлар телибез. Балалар, татар халкы гомер-гомергә кунакчыл булган, менә бүген дә безгә кунаклар килделәр.
(Руслар чыгышы)
6бала:
Дуслык җебе өзелмәс ул
Моңлы халык бар җирдә.
Безнең шушы очрашу
Истә калыр гомергә.
Автор: Асылова Дильбар Мударисовна