Мин көзләрне яратам
Алып баручы: Бүген безнең залда ничек якты һәм матур. Тирә-юньдә төсле матур яфраклар янып тора. Бүген безгә бәйрәм килгән.
Әйе, буген Көз бәйрәме!
Яфракларны күр әле;
Алтын төскә кергәннәр,
Бар дөньяны күмгәннәр.
Җил чыкканда шаулашалар,
Оча-оча уйнашалар,
Һававда әйләнәләр
Һәм җиргә сибеләләр…
«Яфраклар» биюе башкарыла.
Алып баручы: Нинди матурлык! Көз-табигатьнең иң гүзәл мизгеледер!
Оча яфрак, уйный яфрак
Һаваларда әйләнеп.
Бүген, бүген, бүген, бүген
Көзнең матур бәйрәме.
Салмак кына яңгыр яуган тавыш ишетелә.
Алып баручы: Кемдер бу якка килә. Тавышы ишетелә…
Яңгыр яуган тавыш катырак ишетелә. Залга болыт йөгереп керә.
Кулында ялтравык белән бизәлгән таякчык.
Болыт: мин көзге болыт булам!
Җиргә яңгыр яудырам,
Телим икән, сезне дә мин
Яңгыр белән чылатам!
Күңелле көй уйный. Болыт балалар янында йогереп йори, таякчыклары белән хәрәкәтләр ясый: «яңгыр яудыра».
Алып баручы: Болыт, болыт, тукта әле,
Сина алай шаярма әле.
Без бик матур уен беләбез,
Сиңа аны бүләк итәбез.
«Тамчы там» уены уйнала.
Болыт: Нинди матур уен! Нәкъ минем өчен. Рәхмәт сезгә, балалар, күңелемне күтәрдегез.
Яңгыр ява иләкләп,
Яңгыр ява чиләкләп.
Тып та тып, тып та тып,
Тәрәзә шакылдатып.
Шаян, нәни тамчылар
Уйнарга чакыралар:
«Чыланам дип курыкма,
Зонтик ал син кулыңа».
«Зонтиклар» эстафетасы үткәрелә. Балалар 2 командаага бүленә. Уенчылар чират буенча, кулларына зонтик тотып, аякларына галуш киеп, билгеләнгән урынга кадәр йөгерәләр һәм кире әйләнеп кайталар.
Болыт: сез бик җитез икәнсез. Булдырдыгыз. Молодцы! Яңгырдан куркып тормадыгыз.
Алып баручы: Юк, без яңгырдан курыкмыйбыз. Яңгыр безгә бик кирәк. Яңгыр җиләк-җимеш, яшелчәләрне үстерэ, һаваларны сафландыра. Ләкин хэзергэ яңгыр туктап торсын, кояш чыксын иде.
Барысы бергә: Кояш, чык, чык, чык!
Майлы ботка бирермен.
Майлы ботка казанда,
Тәти кашык базарда.
Матур көй астында залга Кояш керә.
Кояш: Исэнмесез, мин килдем,
Чакыруыгызны ишеттем.
Мин Кояш-алтын Кояш!
Мин Кояш-матур Кояш!
Бар дөньяны яктыртам,
Бар дөньяны җылытам!
Болыт: Әйе, Кояш, син якты да, син җылы да. Ә менә миңа кара эле. Мин су белэн тулы. Ә сусыз яшэп тэ булмый. Димэк, мин дэ кирэк бу җирдә.
Алып баручы: Сез безгэ икегез дэ кирэк. Зинһар өчен, тынычланыгыз. Тату булырга кирэк.
Әйдэгезче дуслашыйк,
Бер уен уйнап алыйк.
«Кояшкай» уены уйнала.
Кояш: Бик күңелле уйнадык. Сезнең янда кызык, лэкин безгэ китэргэ вакыт. Әйдэ, Болыт дустым. Сау булыгыз, балалар!
Болыт: Сау булыгыз!
Кояш белэн Болыт күңелле көй астында бии-бии чыгып китэлэр.
Алып баручы: Бу якка кемдер килэ..
Үзе дер-дер-дер килэ.
Кем булыр икэн ул шаян?
Куян сикереп керэ.
Алып баручы: Ай, бу бит куркак куян!
Куян: Бар көчемэ мин чаптым,
Бүредэн көчкэ качтым!
Куркуымнан дерелдим,
Кая качарга белмим!
Алып баручы: Курыкма син, Куянкай,
Тынычлан син, Шаянкай!
Без сине шатландырыйк,
Бакчага алып керик.
Балалар яшелчэлэр турында шигырьлэр сөйлилэр.
Суган: Тышым сары, эчем ак, Помидор: Ә мин булам помидор
Исемем дэ бит суган. Төп яшелчэ салата.
Ай-һай бигрэк яратам, Тэмле генэ түгел эле,
Ерактан торып елатам. Витамин күп томата.
Кишер: Таң нурларын, кичке шэфэкъ төсен Кыяр: Кыярны һәркем таный,
Җәй буена үзем җыйдым да, Кыяр салатка ярый.
Алтын казык булып, татлы булып, Әгәр дэ куйсаң тозлап,
Үстем менэ җир куенында. Кыяр саклана озак.
Шалкан: Түгэрэк мин, ай түгел, Сарымсак: Ә мин сарымсак!
Сары, тик кояш түгел, микроблар булыгыз сак
Тэмле, тик алма түгел, Барыгызны да җиңәм,
Койрыклы, тычкан түгел. Йөрэккэ мин көч бирэм
Кабак: Үзем бер бөртек, Бэрэңге: Яшелчэнен ин туклыклысы мин
Эчемдэ мең бөртек. Аларнын аксакалы.
Башым җирдэ Эшем куп, ашым тэмле,
Койрыгым комда. Иренмичэ генэ эшлэ, яме!
Чөгендер: Мин-чөгендер. Мин дэ кирэк
Кешелэргэ ашар өчен.
Борщ пешерер өчен һәм
Винегрет ясар өчен.
Кәбестә: Ә мин булам кэбестэ,
Мин бик тэмле бэлештэ.
Миннэн щи пешерэлэр
Йэ голубцы төрэлэр.
Автор: Зямилева Алсу Рафаэлевна