«Мин–тәрбияче! Бу минем һөнәрем генә түгел,бу-мин сайлаган язмыш та» темасына эссе.
Иртә… Көн әле караңгы… Яңа яуган ап-ак кар өстеннән бакчага таба атлыйм. «Әнием, кара әле, карлар ничек бөтерелә. Кара әле, кара. Берсе минем керфегемә кунды. Әнием, мин матур булдыммы?»- дип, янымнан аркасына сумкасын аскан кызым атлый. Икәү барабыз: мин-эшкә, ә кызым- мәктәпкә. Әле кайчан гына өчәү бара идек. Инде улым да мәктәпне тәмамлап, армия сафларында хезмәт итә. Көннең матурлыгына хозурланып, кызымның мең дә бер соравына җавап биреп, автобус тукталышына барып җиткәнебезне сизми дә калдык. Шушы тукталышта безнең юллар аерылды.
Сәрдек балалар бакчасы… Әле кайчан гына ул минем өчен чит иде. Бинасы да якын түгел, балалары да. Ә хәзер барлы-юклы ярты чакрым юлны үткәнче, күпме бала белән, ата-ана белән исәнләштем. Районың иң төньягына урнашкан Сәрдек балалар бакчасы минем өчен үз туган йортыма әйләнде. Әй, бу вакыт дигәнең, бигрәкләр дә тиз уза, бакчада эшли башлавыма да инде 14 ел вакыт үткән икән.
Истә, барысы да истә… Еллар бер-бер артлы үтәләр. Әле иртәрәк булса да, артыма – үткәнгә борылып карыйсы килә. Уйларым мине балачагыма, белем алган чакларыма алып кайта. Беренче тәрбиячеләрем, укытучыларым, аларга охшарга тырышуларым күз алдымнан йөгереп үтә. Беренче тапкыр мәктәпкә аяк басуларым, беренче укытучым, беренче хәрефне укуым – һәммәсе беренче, беренче, беренче…
Мин - тәрбияче! Ни өчен соң әле мин нәкъ менә тәрбияче һөнәрен сайладым? Шулай диюгә, минем күз алдына беренче тәрбиячеләрем Талия Ахатовна белән Люция Камилевна килеп басалар. Аларның матур итеп киенеп, төз атлап бакчага килеп керүләре, һәркемнең аларны ихтирам итүе, исәнләшүе, шөгыль үткәрүләре, карда ауный-ауный безнең белән уйнаулары - экрандагы кадрлар кебек каршыдан йөгереп үтә. Казанның 1нче номерлы педагогия училищесына укырга кергәндә, хәттә бу уку йортын тәмамлап, Яр Чаллы дәүләт педагогия институтында укыганда да мин бу сорауга, бәлки, “Балаларны яратам” дип җавап биргәнмендер. Ул вакытта мин үз өстемә нинди зур җаваплылык алганымны аңладым микән соң? Мөгаен, юктыр. Балалар бакчасы бусагасын беренче кат атлап эшкә килгәндә, чит кеше балаларының ап-ак кәгазьдәй күңеленә җир йөзендә булган иң-иң яхшы сыйфатларны гына салырга тиешлегемне тулысы белән аңлап та бетермәгәнмендер әле мин. Үзем башкарган эшнең никадәр җаваплылык таләп итүен еллар үткән саен төшенә барам һәм хәйран калам...
Мин бакчага якынлашам... Яңа максат, яңа өметләр, яңа ышанычлар белән бакча ишеген ачам. Бакча ишеген ачып керергә мәҗбүр итүче көчнең исеме мәхәббәт икән, ләбаса. Балаларга, тәрбияче һөнәренә, балалар дөньясына мәхәббәт! Никадәр кызыклы, сихри һәм шул ук вакытта серле дә балалар дөньясы... Менә бер-бер артлы Аязым, Әдиләм, Айгөлем... киләләр. “ Бүген Алсу апа нәрсә белән шаккатырыр микән, нинди яңа һөнәрләргә өйрәтер микән, нинди яңа уен алып килде микән?” дип минем күзләремә ничә гөнаһсыз сабыйның күзләре төбәлгән. Алар шулкәдар кызыксынып миңа төбәлгәннәр ки, мин үземне ниндидер могҗиза тудыру сәләтенә ия булган берәү итеп тойдым. Алар төрлечә карый: кайсы- кызыксынып, кайсы- куркып, кайсы- битараф. Һәркайсында-үзәнчәлекле дөнья чагылышы. Мин шушы дөньяларны сак кына ачарга, аларга үсәргә ярдәм итәргә тиеш.Мин аларның ышанычын бүген аклармын дип уйлыйм. Бу минем максатым. Ә бу максатка ничек ирешергә соң? Бу сорауга һәр тәрбияче үзенчә җавап бирәдер. Шәхсән мин үзем бу сорауны үз-үземә һәр иртә саен бирәм. Җавапны да көн саен эзләргә туры килә. Кайчагында- фәнни һәм методик әдәбиятта, ә кайчагында- нәниләрнең күзләрендә.
Сабый баланың әти-әнисе, әби-бабасы, якыннары янында алган беренче күнекмәләре бакчада тагын да камилләшә төшә. Шуңа күрә бала бакчаның ишеген ачып керү белән үзенең биредә кирәкле кеше икәнлеген тоярга, бакчага теләп йөрергә тиеш дип саныйм мин. Баланың күбрәк вакыты гадәттә бакчада үтә. Иртән иртүк эшкә ашыга әти-әни, кич белән арып-талып кайтып керә. Йөрәк парәсенең хәлләре белән кызыксынырга, аның белән шөгыльләнергә, ял вакытларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрү турында уйларга вакыты да, теләге дә бик аз кала аның. Баланың нинди өлкәгә тартылуын, аны күбрәк нәрсә кызыксындыруын, нинди сәләтләре бар икәнлекне мин аларга ипләп кенә җиткерәм. Төп принцибым- төркемдәге балалар, аларның әти-әниләре арасында уңай мөнәсәбәт, җылы атмосфера урнаштыру. Минем бер генә эш көнем дә әти-әниләр белән фикерләшми узмый. Бәйрәм, кичә, ачык эшчәнлек, күңел ачуларны әйткән дә юк. Алар- миңа терәк. Без- бер үк баланың тәрбиячеләре- әти-әниләр һәм мин- сабыйларның нәфис ак күңелендә якты матур эзләр калдырырлык итеп, бердәм эшлибез. Бакчага йөреп инде мәктәптә укучы балалар һәм аларның әти-әниләре белән дә тыгыз элемтәдә торабыз.
Әй, хыялый! Уян! Син бит эштә, сине балалар көтә. Ә шулай да җир йөзендә һәркөн меңләгән бала туа. Ләкин аның берничәсе генә мәшһүр була. Бәлки миңа да зур ачышлар ясарга туры килмәс. Әмма минем өчен иң мөһиме- әти-әниләрнең нарасыйларын миңа ышанып тапшырулары. Бәлки мин тәрбияләгән балалар арасында да киләчәктә галимнәр, атказанган укытучылар, эшмәкәрләр, спортсменнар чыгар. Ә кайберләре минем һөнәрне сайларлар... Алар турында ишетеп, “ бу кешене миндә кайчандыр тәрбияләдем бит” диеп эчтән генә сөенермен. Шушы бәхет түгелме соң? Бәхетлеме соң мин? Әйе, мин һичшиксез бәхетле! Балаларыма карыйм да сөенәм! Yзем тәрбияләгән кешелеклелек, гаделлек, яхшылык, әхлак, акыллылык сыйфатлары күрәм мин аларда. Киләчәктә, һичшиксез, чын кеше булырлар-мин моңа ышанам!
Ясамадым олы ачышлар,
Менгәнем юк минем галәмгә.
Бары гади тәрбияче булып
Хезмәт итәм шушы гамәлдә.
Мин бәхетле, нәни күңелләргә
Бәрәкәтле орлык сибәмен.
Шул күзләрнең кайгы-шатлыкларын,
Хыялларын шундук сизәмен.
Мин бер гади тәрбияче булып
Хезмәт итәм бүген тормышта.
Һәр нәнием — язылмаган роман,
Һәр шөгылем — маяк тормышка.
Мин – тәрбияче! Бу минем һөнәрем генә түгел, бу -мин сайлаган язмыш та.
Автор: Зямилева Алсу Рафаэлевна