Главная /
Старшие классы /
Родной язык и литература
Автор: Ахтямзянова Милеуша Хузеевна
"Гаиләмне бик яратам" темасын кабатлау. (ачык дәрес)
5 нче сыйныфларның рус төркемендә үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе (Р.Р.Нигъмәтуллина дәреслеге буенча) Дәрескә түбәндәге максатлар куелды: 1)«Гаиләмне бик яратам»темасын гомумиләштереп кабатлау; исемнәрнең килеш белән төрләнешен ныгыту;2)бәйләнешле сөйләм үстерү;3)укучыларга гаиләгә, нәселләренә мәхәббәт хисләре тәрбияләүдә ярдәм итү . Йомгаклау тибындагы дәрес. Укучыларның лексикология бүлегендә алган белем һәм күнекмәләре ныгытыла. Дәрестә өстәмә материалдан - индивидуаль карточкалар, рәсемнәрдән иркен файдаланыла , укучыларның иҗади мөмкинлекләрен ачыклауга да игътибар бирелә. Өйдә сочинение язарга тәкъдим ителә.
Автор: Ахтямзянова Милеуша Хузеевна
Похожие материалы