7 нче сыйныфта "Аергыч" темасына үткәрелгән дәрес планы
Тема
Аергыч һәм аның белдерелүе
Максат
Укучыларны аергычлар белән таныштыру
Планлаштырылган нәтиҗә
Ресурслар
Дәреслек Ф.С.Сафиуллина “7 нче сыйныф өчен дәреслек”, Казан, “Мәгариф” 2007, 54-55 нче битләр, Р.Г.Хәсәншина “7нче сыйныф өчен дәреслек”,Казан, “Мәгариф” 2010, 60-62 нче битләр; Вахит Галиев “Бәхет таңым” 62 нче бит.
Предметара бәйләнеш
Рус теле, әдәбият
Эш төре
Фронталь, индивидуаль, парларда
Төп төшенчәләр
Аергыч, аерылмыш
Үткәрү технологиясе
Дәрес этаплары
Укучы эшчәнлеге
Укытучы эшчәнлеге
Укыту һәм үстерү технологиясе
Һәр этапның диагностик биремнәре
Оештыру өлеше
Максат:
Укучыларны уку хезмәтенә хәзерләү.
Өй эшен тикшерү
Өй эшен тикшерү моментының төп максаты – укучыларның алдагы дәрестә алган белемнәрен тикшерү, хаталарын төзәтү, яңа теманы үзләштерүгә әзерлек эше алып бару. Яңа темага мотивация тудырыла.
Балаларның фикерлә-рен,дикъкатьләрен туплау.
Укытучы соравына хор белән җавап бирү
Кәефебез бик яхшы, Кояшлы иртә кебек. Телебезнең гүзәллеген Өйрәнергә дип килдек.Слайд.1.
Укучыларны эшкә хәзерләү.
Уңай психологик халәт тудыру.
Укучыларның игътибарын туплау максатыннан фронталь эш оештыру.
Укучылар, өй эшен тикшерик әле
Сез “Сабантуй” газетасыннан 5 җөмлә язып алып, баш кисәкләрне билгеләргә тиеш идегез. Я, Алинә, җөмләләреңне укы әле. Ә без игътибар белән тыңлыйбыз. Әгәр Алинә баш кисәкләрне дөрес әйтмәсә, бер тапкыр кул чабабыз һәм хатаны төзәтәбез.
Шәхескә кагылышлы универсаль гамәлләр. Балаларга “Үз белемең-не тикшер” дигән кар-точкалар өләшенә. Укучылар дәрес дәвамында үз-үзләренә билге куеп барырга тиешләр.
Иптәшләренең җавабын тыңлап, дөрес нәтиҗә чыгару.
Актуальләштерү
Максат:
Яңа тема өйрәнүгә хәзерлек.
Слайдта бирелгән мәгълүмат белән эшләү.
Проблема чишкәндә үз фикерләрен дәлилли белү.
Балаларга тест сораулары өләшенә. Алар дөрес җавап-ларның санын билге-лиләр һәм билге куялар.
Проблемалы сорауларны чишкәндә тиешле юнәлеш бирү.
Слайд белән эшне оештыру.
Алдагы дәрестә без ия белән хәбәр арасында сызык кую очраклары белән танышкан идек.
Нинди очракларда ия белән хәбәр арасына сызык куела?
Җөмләнең хәбәре баш килештәге исем, сан, алмашлык һәм исем фигыль белән белдерелгәндә . (Минем туган ягым – данлы Көмеш Күл яклары)
Җөмләне ике төрле аңлау ихтималы булса (Те-ге – агач йорт янында тора.)
Бик дөрес, балалар. Ә хәзер, әйдәгез, ия белән хәбәр турында белемнәрне ничек үзләштерүегезне тест аша тикшереп карыйк әле.
Парларда эшләү.
Тест сорауларының дөреслеген бер-берсе белән алыштырып тикшерү һәм бәяләү.
Җаваплар проектор аша тикшерелә һәм бәяләнә. Слайд 2
Яңа тема өстендә эш.
Уку мәсьәләсен кую ситуациясе.
Укучылар өчен бурычлар: 1) җөмләдә аергычны таба белү;
2) аергычка сораулар кую;
3) аергыч ияреп килгән исем – аерылмышны билгеләү;
4) кайсы сүз төркемнәренең аергыч булып килүен ачыклау.
Уку мәсьәләсен адымлап чишү.
Максат:
Туган якның күренекле шәхесләре һәм төбәгебез белән горурлану хисе тәрбияләү
Дәреслектә бирелгән мәгълүмат белән эш-ләү.
Фикер алышуда кат-нашу.
Җавапларны дәлил-ли белү.
Проблемалы сорау-ларга җавапларны дәлилли белү.
Дәфтәрләрдә дөрес, чиста язуга ирешү.
Өзектән аергыч һәм аерылмышларны табу, кайсы сүз төркеме белән белдерелүен әйтү. Укучыларның тулы һәм дөрес җавап бирә алуларына ирешү.
Кагыйдәне үз-үзләренә һәм иптәшләренә әйтү.
Фронталь эшне оештыру.
Укучыларны проблемалы сорауларга җавап бирергә этәрү.
Теманы тактага һәм дәфтәрләргә язу.
Дәреслек белән эшне оештыру.
Проблемалы сорау-ларга җавап бирү
-Укучылар, җөмлә һәрвакытта да баш кисәкләрдән генә торамы соң? Фикер төгәл, аңлаешлы булсын өчен ия белән хәбәрдән башка тагын нинди җөмлә кисәкләре кулланырга кирәк?
- Җөмләнең нинди кисәкләре иярчен кисәкләр дип атала?
-Нинди иярчен кисәкләрне беләсез?
-Түбәндәге җөмләләр сезгә ошыймы? Аларның төзелеше хакында нәрсә әйтергә мөмкин?
Кыш килде. Агачларга бәс кунды. Җир юрганын ябынды.Слайд 3.
-Ә хәзер җөмләләрне тулыландырып карыйк әле.
Нинди кисәкләр өстәлде? Әйе, укучылар. Димәк, без бүген кайсы җөмлә кисәге белән танышабыз икән?
1. Өзекне уку. Исемне һәм аңа ияреп килгән сүзләрне, ягъни исем сүзтезмәләрне аерым язып алып, иярүче сүзнең ни өчен кулланылуын әйтү.
Слайд 6.
Өебез урман янында. Төз наратлар, баһадир имәннәр, бал исле юкәләр, шаулашып, урман әкияте сөйләп алгалый . Зифа каеннар йөгереп чыкканнар, яшел шәлләрен ян тәрәзәгә җилфердәтәләр.
Агачларда чык балы күренде. Җәй ахырында гына булганча, яфракларын ябышкак сулар каплады. Димәк, күңелле җәй инде үтә дә башлады. Бу уйны дөресләп, юкәләрдә беренче сары яфраклар күзгә чалынды.
Укучылар, аергыч нинди сүз төркеменә ияреп килә? (исем)
-Әлеге сүзтезмәләрдә аергыч нинди сорауларга җавап булып килде? (нинди? кайсы? ничәнче?)
- Ә менә түбәндәге сүзтезмәләрдә аергычлар нинди сорауларга җавап булып киләләр?Басудагы халык, ике кеше, дустымның уңышы, мәктәпнең алдынгылыгы (кайдагы? ничә? кемнең?нәрсәнең?)Слайд8
-Аергыч ияреп килгән исем ничек аталыр икән? (аерылмыш)
Туган ягыбыз, аның күренекле шәхесләре турында әңгәмә. Слайд 9. В.Галиевның “Мамадышым – туган ягым” шигыреннән өзекне укып, (слайд 10) аергычларны һәм аерылмышларны табу, кайсы сүз төркеме белән белдерелүен әйтү,тактада язу.Слайд 11.
мул уңышлы (кырларым) -сыйфат
иркен (кырларым) - сыйфат
хезмәт сөйгән (халкым) – сыйфат фигыль
милләтемнең (җырларын) – и.к. исем
тынмас (җырларын) - сыйфат фигыль
туган-үскән (калам) -сыйфат фигыль
күпмилләтле (халыкка) - сыйфат
безнең (халыкка) - алмашлык
Балаларның фикере.
-Фикер аңлаешлы булсын өчен иярчен кисәкләр куллана алабыз.
Баш кисәкләрне ачыклап, аңа ияреп килә торган кисәкләр иярчен кисәкләр дип атала.
(Тәмамлык, хәл, аергыч.)
Алар баш кисәкләрдән генә торалар, болар – җыйнак җөмләләр.
Менә ак тунлы салкын кыш килде. Агачларга челтәр шәлле бәс кунды. Тирә-яктагы бөтен җир калын юрганын ябынды. Слайд 4.
Нәтиҗә чыгару:
Димәк, җөмләдә иярчен кисәкләр дә була.
Нәтиҗә чыгару:
-Без бүген аергыч турында өйрәнәбез.Слайд 5.
Өзектән исем сүзтез-мәләрне аерып язып алу.
Слайд7
төз наратлар
баһадир имәннәр
бал исле юкәләр
зифа каеннар
яшел шәлләрен
ян тәрәзәгә
ябышкак сулар
күңелле җәй
бу уйны
беренче сары яфрак-
лар
Нәтиҗә чыгару.Слайд 12
Аергыч
↓ -җөмләнең иярчен кисәге; -исемне ачыклап килә; - сораулары: нинди? кайсы? кайдагы? ничә? ничәнче? кемнең? нәрсәнең? -аергычны иярткән сүз – аерылмыш
-барлык мөстәкыйль сүз төркемнәре белән белдерелә
Слайд 13
Исемне ачыклап килеп, нинди? кайсы? кайдагы? ничә? ничәнче? кемнең? нәрсәнең?кебек сорауларга җавап бирә торган җөмлә кисәге аергыч дип атала.
Ныгыту.
Максат: аергычларны табып асларына сызу, белдерелү үзенчәлеген билгеләү.
Тикшерү күнегүләре
Укучыларның сөйләм телен үстерү, туган авылыбызга мәхәббәт хисе тәрбияләү
Дәреслек буенчамөс-тәкыйль эш.
Мөстәкыйль эш. Индивидуаль карточкалар белән эшләү.
Рәсем буенча, аергычлар кертеп, хикәя төзү
Слайд 15
Дәфтәрләр белән эшне оештыру.
Дәреслекнең 55 битендәге 82 нче күнегүне эшләү.Өзекне күчереп язу һәм аергычларны табып, аларның асларына сызу, аергычның белдерелү үзенчәлеген билгеләү.
Аергычларны табып, кайсы сүз төркеме белән белдерелүен күрсәтергә, асларына сызарга.
Авылыбыз табигатенең матурлыгын, халкы- ның хезмәт сөючәнлеген тасвирлап, иҗади эш белән шөгыльләнү.
Үрнәк:
Ком басып киткән (с.ф.) бәләкәй (с.) генә ике (сан) причалдан тора иде порт ул (алмашлык) чакта.Слайд 14
Мөстәкыйль эш.
Аергычлар кулланып, “Газиз туган ягым” темасына хикәя төзү
Дәресне йомгаклау.
Рефлексия.
Гомуми билге кую
Без дәрестә нәрсәләргә өйрәндек?
өйрәндем
Мин белдем
исемдә калды
Җөмләдә аергычларны табарга өйрәндем.
Аларның төрле сүз төркеме белән белдерелүен белдем.
Аергычны ияртеп килгән сүзнең аерылмыш дип йөртелүе исемдә калды.
Алдан өләшенгән карточкаларга билгеләр саны буенча нәтиҗә ясап, гомуми билге кую.
Өй эше бирү.
Өй эше 3 вариантта бирелә.
Слайд16
Аергыч турындагы белемнәр 8 нче сыйныфта иярчен аергыч җөмләләрне өйрәнгәндә, рус теле дәресләрендә кирәк булачак.
1 нче в - аерым карточкалар (күп нокталар урынына төшеп калган хәрефләрне куеп, текстны күчереп язарга. Аергычларның астына сызып, белдерелү үзенчәлеген билгеләргә)
2 нче в.- аергычлары төрле сүз төркемнәре белән белдерелгән биш җөмлә уйлап язарга, аергычларның астына сызарга.
3 нче в.- “Ял көнендә” дигән темага кечкенә күләмле хикәя язарга, аергычларның астына сызып, белдерелү үзенчәлеген билгеләргә.
- Дәрес сезгә ошадымы?
- Бүген алган белемнәрегезне киләчәктә кулланырсыз дип ышанып калам. Сау булыгыз!
Өй эше балаларның әзерлек дәрәҗәләрен исәпкә алып, төрле авырлыкта бирелде.
Аергычның җөмләләр-дәге әһәмиятен күрсәтү.
Аергычлар җөмләне ма-турлыйлар. Алар әдәби әсәрләрдә бик еш кулла-нылалар. Мәсәлән, шаян җил, ак, ал, кызыл чә-чәкләр. Мондый аергыч-ларны сурәтләү чарасы буларак эпитет дип атыйлар.
Аергычлар җөмләне матурлыйлар. Алар әдәби әсәрләрдә бик еш кулланылалар. Мәсәлән, шаян җил, ак, ал, кызыл чәчәкләр. Мондый аергычларны сурәтләү чарасы буларак ничек атый Җөмләдә аергычны Аергычлар
http://презентация
Автор: Саматова Зульфира Рифхатовна