Гаиләдә ата –ана белән бала арасындагы каршылыклар һәм аларны хәл итү юллары
Нәрсә соң ул конфликт ? Конфликт- ике кешенең яки социаль төркемнең бер үк дәрәҗәдә югары бәяләнгән әйбергә ия булу өчен бәхәсләшүе, бәрелеше . Конфликт ул-бәхәс, ызгыш, бер-береңә үпкә , бер-береңне күрәалмаучанлык . Шулай ук ул-кешеләрнең бер-беренә булган мөнәсәбәтләрен тикшерү мөмкинлеге ,үз дәрәҗәңне яклау алымы да .
Иң киң таралган конфликтлар - гаилә конфликтлары .Алар һәркөнне булып тора .Сан буенча башка барлык конфликтлар суммасыннан да артып китә.Бу конфликтлар кинәттән килеп чыгалар һәм кинәттән сүнәләр .Ә конфликттан соңгы киеренкелек – тискәре эмоцияләр ,авыр кичерешләр – болар барысы да гаять көчле җимергеч факторлар . Әмма бу тормышта конфликтларсыз яшәп булмый . Ата – аналар һәм балалар арасында була торган низагларның сәбәпләре ниндиләр соң ?
Автор: Галипова Гадила Талгатовна