Главная /
Дошкольное образование /
Разное
Автор: Мазитова Гузель Абулькарямовна
"Театраль уеннар аша ата-аналар белән эш"(семинарда чыгыш)
Күңел ачулар – каплау (компенсация) характерын йөртә: көндәлек һәм бертөрле тормыш хәлен каплый. Ул баланың тормышында матур момент булырга, аның тәэсирен баетырга һәм иҗади активлыгын үстерергә тиеш. Күңел ачулар баряклап үсешкә йогынты ясый, төрле сәнгать төрләре белән таныштыра, шатлыклы хисләрне уята, кәефне һәм яшәү ямен күтәрә. Бәйрәмнәр – ул бөтен кешене берләштерә торган көн, шатлык һәм күңеллек тутыра. Балалар бакчасындагы бәйрәмнәр үзенең максаты һәм бурычына ия булалар, мөһимнәрнең берсе балаларда шатлыклы кәеф, уңай эмоциональ үсү булдыру һәм бәйрәм культурасын формалаштыру. Бәйрәм көнендәге эшчәнлек һәм бәйрәм вакытында сәнгатьтәге зәвык формалаша, яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән үзара аңлаучанлыкка булыша. Балалар бакчасындагы бәйрәмнәрдә, балаларны без һәрвакытта да чыгыш ясарга тиеш дип кабул итәбез, әгәрдә баланың әти-әнисе бәйрәмдә катнашса, баланың йөзендә әти-әнисенә карата аеруча горурлык хисен күреп, тоярга була. Шуның өчен без ата-аналар күзәтүчеләр ролендә, гадәттәге тамашачылар булмауларына тырышабыз, аларны шулай ук курчак театрындагы һәм сәхнәләштерелгән әкиятләрдә катнашу эшенә тартабыз. Төрле театр өчен курчаклар, костюмнар, декорацияләр әзерләүдә алар ярдәм күрсәтәләр. Без ата-аналарга өй театры оештырырга тәкъдим ясадык. “Курчак театрын өйдә уйнагыз” темасына консультация үткәрдек. Әти-әниләре ярдәме белән балалар үзләре төрле күренештәге курчаклар ясадылар: кәгазьдән – яссылар, перчаткалардан һ.б. Әти-әниләр белән эшләгән эшләрен балалар төркемгә алып килеп, ничек ясаганнарын сөйләделәр, алар белән театрлар куйдылар. Болар барсыда балаларның күзаллауларын киңәйтүгә булыша, баланың сөйләм телен үстерә, эчке дөньяны баета, ә иң мөһиме – гаилә әгъзәләренең бер-берсен аңларга өйрәтә, аларны якынайта. Киләчәктә дә, без шушы эшне дәвам итәргә планнаштырабыз һәм үзебезнең максатларга ирешербез дип уйлыйбыз: ата-аналар белән дус, тату, бер-беребезне аңлашып эшләргә ярдәм итәр дип уйлыйбыз. Йомгаклау Ата-аналар тормышы, шулай ук бала тормышы да көндәлек ыгы-зыгы һәм бәйрәмнәр белән чиратлашып үрелеп бара. Ешрак безнең тормышны ыгы-зыгы биләп ала. Шуңа күрә бала тормышының ял сәгатен дөрес һәм файдалы итеп планнаштырырга кирәк, бу мәктәпкәчә яштә бик мөһим. Шул ук вакытта иҗади эшчәнлеккә, сәнгать төрләре, әдәбият, музыка һәм театрга мәхәббәт тәрбияләүдән торырга тиеш. Театраль чаралар бала үсешендә мөстәкыйльлек, нәфасәти зәвык тәрбияли. Балада фикер йөртү, анализлый белү күнекмәләре формалаша. Шуның өчен без үзебезнең эштә максатларга ирешергә телибез – балалар бакчасында культура эшчәнлекне, ата-аналар белән тәрбиячеләр арасында аңлаучанлыкны ныгыту. Бакча тормышында ата-аналарның актив катнашу теләген арттыру. img_0640.jpg img_0641.jpg
Автор: Мазитова Гузель Абулькарямовна
Похожие материалы