Главная /
Дошкольное образование /
Региональный компонент
Автор: Фазлыйова Кадрия Алмазовна
Бар матур бакча
Скачать
11 КБ, 556853.doc Автор: Фазлыйова Кадрия Алмазовна, 30 Мар 2015
Зурлар төркемендә рус балаларына татар телен өйрәтү буенча “Бар матур бакча”темасына шөгыль конспекты Кулланылган белем бирү программасы:«Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы» Р.К.Шаехова, Казань 2012. Максат:балаларның “Яшелчә”темасына караган лексикасын ныгыту, уй-фикерләү сәләтен үстерү. Мәктәпкәчә белем бирү методикасы: «Татарча сөйләшәбез» , автор З.М. Зарипова. Тәрбия бурычы: әдәпле итеп кара-каршы сөйләшә белү күнекмәләрен тәрбияләү . Үстерү бурычы: гади сорауларны аңлап җавап бирү, мөрәҗәгать итә белү, көндәлек яшәештә аралашу, хәрәкәт координациясен, ориентлашуны оештыру. Белем бирү бурычы:сүз байлыгын арттыру, сөйләм күнекмәләре формалаштыру, “яшелчә” темасын гомумиләштерү. Төп белем бирү өлкәсе: аралашу Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, сәламәтлек, музыка Методик алымнар һәм чаралар: бармак уены, дидактик уен, сорауларга җавап бирү, күргәзмә материаллар куллану, хәрәкәтле уен, техник чаралар куллану, мактау Җиһазлау: уенчык Акбай һәм Мияу ,магнитофон, яшелчә муляжлары, кәрзин, яшелчә маскалары, чиләкләр, туп, аудиоязмалар. Сүзлек өстендә эш: кишер, суган, бәрәңге, кәбестә, кыяр. Алдан үткәрелгән эш: “Яшелчә” темасын өйрәнү, яшелчә маскалары әзерләү, «Бар матур бакча» җырлы-биюле уенын өйрәнү. Эшчәнлек төзелеше: 1. Кереш өлеш (4-5 мин). Эмоциональ халәт тудыру, кереш оештыру моменты 2. Төп өлеш (18 мин) 1.Бармак уены “Гаилә” 2. Дидактик уен “Син кем?” 3. Сорауларга җавап бирү. 4. Дидиактик уен “Серле кәрзин” 5. Хәрәкәтле уен. 6. Җырлы-биюле уен “Бар матур бакча” 3. Йомгаклау (1-2 мин). Эшчәнлек барышы: Тәрбияче: Здраствуйте, ребята! Исәнмесезбалалар! Балалар: Исәнмесез! Тәрбияче: Хәлләр ничек? Балалар: Әйбәт, рәхмәт! Тәрбияче: Молодцы. А сейчас, ребята, предлагаю вам пальчиковую игру «Гаилә” Бармак уены “Гаилә” Уң кул бармакларын күрсәтеп: аудио (61 нче кисәк) Исәнме, бабай. Исәнме, әби. Исәнме, әти. Исәнме, әни. Исәнме, малай. Сул кул бармакларын күрсәтеп: Исәнме, бабай. Исәнме, әби. Исәнме, әти. Исәнме, әни. Исәнме, кыз. Дидактик уен “Син кем?”
Автор: Фазлыйова Кадрия Алмазовна
Похожие материалы