Главная /
Дошкольное образование /
Разное
Автор: Хузягалиева Газима Миннегалиевна
Бакча утыртмый, алма булмый.
Скачать
2.07 МБ, 1247395.pdf Автор: Хузягалиева Газима Миннегалиевна, 27 Окт 2015
Кешенең шәхес булып формалашуында хезмәт тәрбиясенең әһәмияте зур. Хезмәт итеп яшәү – халкыбызның төп халәте. Милләтебезнең төп сыйфатлары, пакълеге, әхлакый сафлыгы, гаделлеге, кешелеклелеге, сабырлыгы, тырышлыгы – барысы да хезмҽт даирәсендә күренә.
Хезмәт тәрбиясе акыл, әхлак, зәвык, физик тәрбия төрләрен үстерүгә нигез булып тора. Бары тик хезмәт сөючәнлек, тырышлык кына алга куелган максатларны тормышка ашырырга ярдәм итә. Авыр хезмәт ныклык, түземлек сорый, күп вакыт таләп итә. Авырлыкның җиңелүен, максатка ирешүне тою кешегә чиксез рухи канәгатьлек бирә. Бу шатлыкка хезмәт яратучы кешеләр генә ирешә ала. Бигрәк тә халык тәҗрибәсе тырыш хезмәт күнекмәләре, киң һәм күпкырлы алымнар, ысуллар җыелмасы аша балаларда хезмәткә, хезмәт кешесенә хөрмәт тҽрбияли. Хезмәт сөйгән кеше генә әхлаклы, акыллы, физик яктан сәламәт, туган иленә ихтирамлы, өлкәннәргә игътибарлы, әдәпле була ала. Халык педагогикасына нигезлҽнеп, балаларда шул сыйфатларны тҽрбияләү, киләчәктә җәмгыятьтә үз урыннарын табарга, үзләре яраткан һөнәр сайларга, бүгенге фәнни алгарыш чорында тормышта югалып калмаска кечкенәдән өйрәтү, барлык халыкларда да эш сөюче кешелҽрнең югары бәяләнүен, хезмәтне ярату үз вакыты белән җимешләрен бирүен балаларга төшендерү - тәрбиячеләрнең төп бурычы. Методик кулланмада беренче кечкенәләр тҿркеменнән башлап, мәктәпкә хҽзерлек төркеменә кадәр, балаларның яшь үзенчәлекләрен искә алып, программа таләпләрен һәм куелган бурычларны үтәү максатыннан, һәр төр хезмәткә өйрәтүнең перспектив планнары, алган белемнәрне тикшерү һәм балалар белән индивидуаль эшне оештыру өчен диагностика үрнәкләре, уеннар, һәр төр хезмәтне башкарырга өйрәтү өчен әзер шөгыль конспектлары, физминуткалар, матур әдәбият әсәрләренең хезмәткә кагылышлы картотекасы, хезмәткә өйрәтү өчен кирәк булган халык авыз иҗаты, һәр төр хезмәт өчен кирәк булган эш коралларының, инструментларның, инвентарьләрнең исемлеге бирелгән. Татар халык авыз иҗатын, балалар фольклорын һҽм танылган татар шагыйрьләре әсәрләрен, ял минутларын, бармаклар өчен күнегүләрне куллану балаларда күтәренке кәеф, эшне нәтиҗәле башкарырга теләк уята, баланың сөйләмен баета, хәтерләрен яңарта, туган телгә, туган якка, табигатькә сакчыл караш, ярату хисләре тәрбияли.Методик кулланма тәрбиячеләргә, ата-аналарга, педучилище студентларына хезмәт тәрбиясе бирүдә, төрле хезмәт төрләрен оештыруда, балаларда хезмәткҽ мәхәббәт тәрбияләүдә, аның шәхси тормышыбыз өчен әһҽәмиятен аңлатуда, төрле профессияләр белән таныштыруда, дөрес һөнәр сайлауда, иҗади хезмәт белән кызыксыну уятуда, хезмәт итүнең кирәклеген төшендерүдә үз максатын үтәр дип уйлыйм.
Автор: Хузягалиева Газима Миннегалиевна
Похожие материалы