"Әнисә кунакка чакыра". Шәһәребезнең беренче кечкенәләр төркемендә эшләүче тәрбиячеләре өчен УМК кулланып сөйләм үстерү шөгыле.
Программа эчтәлеге.
Белем бирү:
· сөйләмдә ягымлы сүзләрне (әти-әтием, әни-әнием, әби-әбием, сеңел-сеңлем) кулланырга өйрәтү, [ә] авазының әйтелешен ныгыту, аны ачык, тиешле дәрәҗәдә кычкырып әйтүгә ирешү, тәрбияче сорауларына җавап бирергә күнектерү.
· Предметларның санын аерырга өйрәтү (бер, күп).
· Предметларның төсләрен (кызыл, сары, яшел) аерырга өйрәтү.
· Балаларның Бу нәрсә? Бу кем? кебек сорауларга җавап кайтара һәм үзләренең дә шул сорауларны бирә белүләренә ирешү.
· Бертөсле охшаш предметларны табарга, алар арасындагы аерымлыкны күрә белергә өйрәтү (кечкенә өй, зур өй).
· Тәрбиячегә ияреп шигырь юлларын тулысы белән кабатлау теләкләрен хуплау.
· Кояш рәсемен ясап бетерү.
Сәләтләрен үстерү:
· өлешләрдән бер бөтенне җыярга өйрәтү - бер предметның кереп торган өлешенә икенче предметның чыгып торган өлешен кертеп беркетү (“Пазлы” уены).
· тәрбияченең күрсәтмәсе буенча исеме, төсе, размеры буенча балаларның предметны табу осталыгын, сенсор сәләтләрен, игътибарын, хәтерен үстерү.
Тәрбия бурычлары:
· Яшьтәшләре арасында үз-үзләрен дөрес тотарга өйрәтү, шат һәм күңелле уйнауларына ирешү.
· Балаларда гаилә әгъзаларына ихтирам тәрбияләү.
· Уеннарның кагыйдәләрен төгәл үтәргә, сабыр булырга өйрәтү.
· Балаларны юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыруны дәвам итү, светофор турындагы белемнәрен ныгыту.
Җиһазлар: “Әнисә” исемле курчак, телефон, һәр балага утырып бару өчен машина, гаилә рәсеме, аудиоязма “туган көн”, һәр балага кояш рәсеме, ноутбук, проектор, экран. Шөгыльнең презентациясе.
Алдан үткәрелгән эш:
1. Шөгыльнең конспектын язу.
2. Материал әзерләү.
3. Гаилә әгъзаләрен искә төшерү.
4. 6 елмайган кояш рәсеме ясау.
5. Шөгыльнең презентациясен ясау.
Сүзлек өстендә эш: адрес, квартира, светофор, фоторәсем, гаилә әгъзаләре , ноутбук,
Методик алымнар: әңгәмә, сораулар, уен, нәфис сүз, мактау, әйтеп җибәрү, УМК ын куллану.
Индивидуаль эш: һәр баладан җавап алырга тырышу, кояш нурларын ясатырга өйрәтү.
Әдәбият:
1. Туган телдә сөйләшәбез. Балалар бакчасында татар телендә тәрбия һәм белем бирү. Ф.В.Хәзрәтова, З.Г.Шәрәфетдинова, И.Җ.Хәбибуллина.
2. Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү. (Программаның милли төбәк юнәлеше).К.В.Закирова, Р.А.Борһанова, һ.б.
3. Гөлбакча. Хрестоматия.
Шөгыльнең структурасы:
1. Оештыру. Телефоннан сөйләшү (Әнисә кунакка чакыра).
2. Төп өлеш:
· Артикуляция гимнастикасы. (машина булып кычкыру)
· Бүләк әзерләү. Чәчәк ясау. Пазлы уены.
· Машинага утырып кунакка бару. “Светофор” уены.
· Әнисәләргә килеп җитү. Өйне табу. (Зур, сары төстәге йорт)
· Бүләкне бирү.
· Туган көне белән котлап җыр бүләк итү.
· Әнисә гаилә әгъзалары белән таныштыра.
· Бармак уены.
· Әнисә бүләк биреп озата.
3. Анализ. “Кояш нурлары” уенын уйнау
Автор: Ясавиева Лилия Маславиевна