Главная / Начальные классы / Разное

Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча 2 нче кечкенәләр төркемендә күрсәтелгән ачык шөгыль конспекты "Куянкай белән сәяхәт".

Скачать
24.64 КБ, 1127877.docx Автор: Гибадуллина Ляйсан Хусаеновна, 1 Июл 2015

Тема:Куянкай белән сәяхәт.

Максат:Балаларның урамнарда һәм юлларда үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләре

турында белемнәрен ныгыту.

Тәрбия бурычлары:Балаларда бер-берсенә дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү,игътибарлы булу,сабырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү.

Үстерү бурычлары:балаларның иҗади активлыгын,фикерләү сәләтен үстерү.Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнгәндә балаларның сөйләм телен үстерү.

Белем бирү бурычлары:кулланылышы(йөк,җиңел һәм пассажир),тышкы формасы,төп өлешләре буенча транспорт төрләрен аера белергә өйрәтү.Светофор белән таныштыру,төп төсләр турындагы белемнәрен ныгыту.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре:аралашу,социальләштерү,сәламәтлек,куркынычсызлык.

Методик алымнар һәм чаралар:сорау,сөенеч мизгеле,хәрәкәтле уен “Ап-ак куян утыра”,мактау,ярдәм итү,бәяләү.

Җиһазлау : Куянкай сюрпиз , “машиналар” тавышы аудиоязмасы,транспорт төрләре ясалган слайдлар,светофор, пазллар “Машиналар җыю”,уен өчен кызыл,сары,яшел карточка,зебра юлы ясалган макет.

Сүзлек белән эш: җәяүле,шофер,светофор,тротуар,зебра.

Эшчәнлек төзелеше.

  • Психологик көйләү.
  • Сөенеч мизгеле “Куян керә”.
  • Әңгәмә.
  • Машиналар белән танышу(слайдларда).
  • Дидактик уен: “Машиналарны җыю”пазлларда.
  • Ял минуты: “Ап-ак куян утыра”
  • Светофор белән танышу.
  • Уен: “Кызыклы светофор”.
  • Зебраның мәгънәсен аңлату.
  • Балалар сөйләме.Тротуардан чыгу.Полиция хезмәткәренең ярдәм итү.
  • Йомгаклау.
  • Эшчәнлек барышы:

    Балалар ярымтүгәрәк ясап басалар.

    1.Тәрбияче: Хәерле көн,килгән кунаклар,хәерле көн балалар!Кәефләрегез ничек?

    Балалар:Яхшы.

    Тәрбияче:Әйдәгез,балалар,барыбызгада күңелле булсын өчен –хәерле көн телик.Килгән кунаклар белән исәнләшик.

    Балалар:Исәнмесез,хәерле көн сезгә!

    Тәрбияче:Барыгызда матур итеп басыгыз,бер-берегезгә карап матур итеп елмаегыз,ә хәзер кунакларга үзебезнең елмаюны бүләк итик.

    Елмай әле дускаем,

    Елмаю матур була.

    Елмайганда кешенең,

    Күзләренә нур тула!

    Бир кулыңны дус булыйк

    Һәрчак елмаеп торыйк!

    Тәрбияче:Дусларыбызның,иптәшләребезнең көләч йөзләрен,елмаюлы күзләрен күргәч күңелләребез күтәрелеп,безгә бик рәхәт булып китте.

    2.Сюрприз куян керә.Елаган тавыш ишетелә, ишек артында.

    Тәрбияче:Балалар кем елый микән анда,ниндидер елаган тавыш ишетелә,сездә ишетәсезме балалар?Әллә берәрсе бар микән?(ишек артын карыйм) .

    -Нишләп торасың монда куянкай?

    Куян: Исәнмесез,балалар,мин йөгереп уйнап йөрдем дә ,адаштым.Юлны аркылы чыкмакчы идем,анда зур-зур нәрсәләрдер йөриләр.Мин алардан курыктым.Кая барырга белмәдем.Мин аларга бәрелә яздым.Һәм сезнең янга килеп чыктым. Сез миңа өйгә кайтырга ярдәм итә алмассызмы?

    Тәрбияче:-Куянкай,син бит безнең Актанышыбыз урамына килеп эләккәнсең.Урамыбызда бик күп машиналар йөри.

    3.Тәрбияче:- Балалар,әйтегез әле без нинди авылда яшибез?(Актаныш авылында)

    - Безнең авылыбызның урамнарында машиналар күп йөриме?

    -Машиналар нинди юлдан йөри соң ул, балалар?(киң юлдан)(слайд күрсәтү)

    - Ә җәяүле кешеләр нинди юлдан йөри?

    Балалар:Тар юлдан,тротуардан йөриләр.(машина юлы һәм тротуар рәсемен күрсәтү)

    4.(Машина тавышлары ишетелә)

    Тәрбияче:Балалар әйтегез әле, нинди тавыш ишетелә?Нәрсәләр анда бик тиз йөри?

    -Балалар:Машиналар.

    Куян:Ә бу нинди машина?(слайд йөк машинасы)

    Балалар: Йөк машинасы.

    Куян:Ә машинаның нәрсәләре бар соң?

    (Балалар йөк машинасының нинди өлешләрдән торганын санап бирәләр)

    -Балалар:Кабина,арба,тәгәрмәч)

    Тәрбияче:Ә кабинада кем утыра?

    Балалар:машина йөртүче-шофер абый.

    -Йөк машинасы нәрсә өчен кирәк соң ул?

    Балалар:кирпич,такта,ташый,агач,ком ташый)

    -Бу нинди машина?(слайд җиңел машина)

    -Балалар:Җиңел машина

    -Тәрбияче:Ни өчен кирәк соң ул безгә?

    -Балалар:балалар бакчасына утырып киләбез һ.б.

    -Тәрбияче:-Ә күп кешеләр утырып йөри торган машина ничек атала.(автобус)

    -Тәрбияче:Әйе,куянкай безнең юлларда шундый машиналар йөри.Юлларда сак булырга кирәк.

    -Тәрбияче:Әйдәгез без хәзер транспорт төрләрен җыеп карыйк.

    5.Уен: Пазладан “Машина җыю”

    6.Әйдәгез әле бераз ял итеп алыйк,куян белән уйнап алыйк.

    Ял минуты “Ап-ак куян утыра”

    7.Тәрбияче:Балалар әйдәгез әле куянны юл кагыйдәләре белән таныштырыйк әле.Куян балалар белән утыр әле.

    -Юлларда һәлакәт булмасын өчен менә шундый зур юлларда машиналар-җәяүлеләрне таптамасын өчен зур,биек,3 төсе булган –Светофорлар куела.(слайд күрсәтү)

    Балалар,юлларда һәлакәт булмасын өчен,менә шундый зур юлларда машиналар

    -Аның 3төсе бар: кызыл, сары, яшел.

    -Светофор безнең Актаныш авылында юк әлегә.Ә мәктәп каршыларында светофорның бер төслесен –сары ут янып-сүнеп торганы гына куелган. Светофор шәһәрләрдә генә бар.

    -Нәрсә булды инде бу балалар?

    Сүзлек эше үткәрү:светофор.

    Светофорның нинди төсләре була?

    (балалар әйтә:кызыл,сары,яшел)

    Кызыл төс- туктарга куша.

    Сары төс- игътибарлы бул ди, кисәтә.

    Яшел төс- юл ачык дип хәбәр итә.

    8.Уен. “ Кызыклы светофор ”

    -Әйдәгез,хәзер бер уен уйнап алабыз.Уен тәртибен аңлатам.Кызыл төскә- бармак яныйбыз,сары төскә-чәбәкләү,яшел төскә-атлыйлар. Тәрбияче:Ярый,балалар, әфәрин, булдырдыгыз! Хәзер сез светофорның таләпләрен төгәл үтәрсез дип ышанам!

    9.Юл аша чыкканда бары тик җәяүле чыга торган юлдан чыгырга кирәк.Ул-зебра(аклы-каралы юлдан) гына чыгалар.(слайд күрсәтү)

    Куянкай безнең балалар светофор турында шигырьләр дә беләләр:

    1 бала

    Юл чатында светофор

    Һәр кешене күзәтә.

    Юлны аркылы чыгарга,

    Юл йөрергә өйрәтә.

    2 бала

    Яшел ут: Яшел ут янса,

    Сиңа юл ачык.

    Ашыкмый гына

    Урам аша чык.

    3 бала

    Сары ут: Игътибарлы бул

    Урамда әле

    Ачык түгел юл.

    4 бала Кызыл ут:Янса кызыл ут

    Тукта шунда ук,

    Алга барырга

    Димәк, һич юл юк!

    -Афәрин,рәхмәт балалар

    10.Куян:Рәхмәт сезгә,мин күп нәрсәләр белдем. Миңа китәргә вакыт Мин сезнең янга тагын килермен.Хәзер юлдан тиешле урында гына чыгармын.

    Полиция хезмәткәре керә:

    -Исәнмесез,балалар.Сез кая барасыз?

    Тәрбияче:Без куянкайга өенә кайтырга булышабыз.Юлны аркылы чыгарга булышабыз.

    Полиция хезмәткәре :Әйдәгез,балалар мин сезне озатып куям.

    Тротуардан атлыйбыз

    Кагыйдәне саклыйбыз.

    Урам аша чыкканда

    Сулга-уңга карыйбыз.

    Тәрбияче:Әйдәгез бакчабызга кайтыйк.Юлдан игътибарлы гына чыгабыз.

    -Безнеәң эшчәнлегебез ахырына якынлашты

    -нинди яңалыклар белдегез,нәрсәләр өйрәндек.

    Юл кагыйдәсен үтәгез,игтибарлы булыгыз.Юллардан чыкканда як-ягыгызга карап чыгыгыз.

    Әниләрегез белән генә юллардан чыгыгыз.


    Автор: Гибадуллина Ляйсан Хусаеновна
    Похожие материалы
    Тип Название материала Автор Опубликован
    документ Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча 2 нче кечкенәләр төркемендә күрсәтелгән ачык шөгыль конспекты "Куянкай белән сәяхәт". Гибадуллина Ляйсан Хусаеновна 1 Июл 2015
    документ Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча уртанчылар төркемендә күңел ачу конспекты "Шәһәр буйлап сәяхәт" Гибадуллина Ляйсан Хусаеновна 15 Окт 2015
    документ Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча КВН Марданова Альфия Рашитовна 31 Мар 2015
    документ "Шәһәр транспорты" Юл йөрү кагыйдәләре буенча зурлар төркемендә шөгыль Магданурова Алсу Тагировна 31 Мар 2015
    разное Зурлар төркемендә балаларга "Р"авазын өйрәтү буенча шөгыль конспекты . Хабибуллина Лилия Фёдоровна 15 Окт 2015
    документ "Теремкәй бездә кунакта" Икенче кечкенәләр төркемендә математика һәм сөйләм үстерү буенча интегратив шөгыль конспекты лотфуллина лейсан глусовна 31 Мар 2015
    документ Тема:"Йорт хайваннары" (беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты ) Муллагалиева Алия Альбертовна 18 Фев 2016
    документ юл йөрү кагыйдәләре буенча шөгыль конспекты насыбуллина кадрия камиловна 6 Апр 2015
    презентация, документ "Тылсым иленә сәяхәт" (Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча ачык шөгыль ) Шафигуллина Ландыш Расиховна 3 Ноя 2015
    документ II-нче кечкенәләр төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча үткәрелгән шөгыль конспекты. Тема: “Әтәч һәм аның гаиләсе”. Вафина Флюра Вагизовна 4 Ноя 2015
    презентация 1 нче кечкенәләр төркемендә балаларны шәхси гигиена әйберләре белән таныштыру Нуриева Алсу 16 Фев 2016
    документ Катнаш кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү hәм кисеп - ябыштыру буенча интегральләшкән ачык дәрес конспекты Шарипова Гөлнара Мөдәрис кызы 7 Фев 2016
    документ Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү Фардиева Лилия Мирсаяфовна 29 Янв 2016
    документ Юл кагыйдәләрен беләсеңме? 2 нче кечкенәләр төркеме балалары белән уздырылган уен-кичә. Галимзянова Фардия Газизовна 6 Апр 2015
    разное I- II нче кечкенәләр төркемендә "Бармак" уеннары. Сибгатуллина Алсу Ахияровна 18 Дек 2015
    разное I- II нче кечкенәләр төркемендә "Бармак" уеннары. Сибгатуллина Алсу Ахияровна 18 Дек 2015
    документ Юл тәртипне ярата (Шаян Шәвәли белән Юл кагыйдәләре иленә сәяхәт) (Дәрестән тыш чара) 2 нче сыйныф Рахматуллина Рузиля Наиловна 1 Апр 2015
    документ 2 нче кече яшьтәгеләр төркемендә шөгыль конспекты Багаветдинова Зульфия Гиззиттиновна 30 Мар 2015
    документ "кәҗә һәм кәҗә бәтиләре"танып белү эшчәнлеге буенча шөгыль(икенче кечкенәләр төркеме) Ситдикова Лилия Накиповна 5 Апр 2015
    документ Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәнү Латипова Рузалия Руфатовна 28 Фев 2016
    документ Уртанчылар төркеме балалары белән Воскобович уеннары аша тирә – як белән танышу буенча шөгыль конспекты. Марданова Ильзиря Табрисовна 12 Ноя 2015
    документ Һөнәрләр темасы буенча татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле) Серягина Нурзия Сагитовна 21 Сен 2015
    презентация, документ Беренче кечкенәләр төркемендә "Авылда кунакта" дигән темага белем бирү эшчәнлеге конспекты һәм презентация Валиуллина Гульнур Разифовна 14 Дек 2015
    документ мәктәпкә хәзерлек төркемендә иң гади математик күзаллау буенча шөгыль конспекты Хайретдинова Рамзия Нурзадовна 31 Мар 2015
    документ Математика буенча мәктәпкә әзерлек төркемендә “Төймәкәй” әкиятенә сәяхәт” темасына театральләшкән шөгыль. Хайруллина Назия Адгамовна 31 Мар 2015
    документ Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү проекты Лутфуллина Зиля Анасовна 31 Мар 2015
    документ Р.Вәлиеваның "Туган көндә" хикәясе буенча ачык дәрес(3 нче сыйныф татар төркеме) Сафиуллина Гульфия Минехаковна 20 Мар 2015
    разное 1 кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль: “Уенчыклар илендә”.                                 Мухаметзянова Резеда Салимзяновна 21 Авг 2015
    разное 1 кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль: “Уенчыклар илендә”.                                 Мухаметзянова Резеда Салимзяновна 21 Авг 2015
    документ 8нче сыйныфның татар төркемендә татар теленнән ачык дәрес план-конспекты "Аергыч һәм аның белдерелүе". Ганеева Лира Габдулхаковна 20 Мар 2015
    документ Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты. Тема: “Кышкы урман гүзәллеге” Вафина Флюра Вагизовна 4 Ноя 2015
    документ Зурлар төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты. Тема: “Башакның сәяхәте” Вафина Флюра Вагизовна 4 Ноя 2015
    документ “Казлар - аккошлар” әкияте иленә сәяхәт. Зурлар төркемендә шөгыль конспекты. Хайруллина Гулина Гумаровна 27 Ноя 2015
    документ Кышкы урманга сәяхәт. Утранчылар төркемендә комплекслы шөгыль конспекты Гафурова Нурфия Василовна 11 Фев 2016
    документ “Мин диңгез ясыйм...” Зурлар төркемендә тәрбияче белән балаларның иҗади сәнгать буенча уртак эшчәнлекнең конспекты Миронова Гулия Ринатовна 13 Ноя 2015
    документ 2 КЕЧКЕНӘЛӘР ТӨРКЕМЕНДӘ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ШӨГЫЛЕ. "ӘТӘЧ КУНАККА КИЛГӘН" Закирова Ильсия Валиахметовна 30 Мар 2015
    документ 2 кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү дәресе. "Сихерле урман" Закирова Ильсия Валиахметовна 1 Апр 2015
    документ "Күңел ачыйк бергәләп" (2 кечкенәләр төркемендә гаилә бәйрәме программасы) Мирзагитова Гульсия Рисуновна 27 Сен 2015
    документ 2 кечкенәләр төркемендә "Уңган бармаклар" түгәрәге Шайхутдинова Гузель Робертовна 17 Янв 2016
    разное "транспорт төрләре" шөгыль коспекты (кечкенәләр төркеме) Гилязутдинова Чулпан Мидхатовна 31 Мар 2015