Главная / Дошкольное образование / Развитие речи

Шөгыль. Тема:"Исәнме, салкын кыш". Зурлар төркемендә үткәрергә мөмкин булган шөгыль эшкәртмәсе.

Максат: Балаларны кышкы үзгәрешләр, кышкы табигать, кошлар һәм кыргый җәнлекләр тормышы белән таныштыру. Бәйләнешле сөйләм күнекмәләре булдыру. Фикерләү сәләтләрен үстерү. Кошларга һәм кыргый җәнлекләргә сак караш, ярату хисләре тәрбияләү.

Материал: кошлар, җәнлекләр рәсемнәре, җимлек, кыш картинасы

“ Гөлбакча” хрестоматиясе

Шөгыль барышы:

1.Балалар белән исәнләшү.

2.Шигырь уку.

- Балалар, игътибар белән тыңлагыз әле, мин сезгә бер шигырь укыйм.

Бу шигырь кайсы ел вакыты турында?

Урманнарга, бакчаларга,

Урман, кырлар өстенә

Ак мамыктай күбәләк кар

Төшә дә төшә генә.

Һава саф – рәхәт суларга,

Яп – якты бөтен урын.

Кыш бабай, килде кунакка,

Җир киде йомшак тунын.

Г. Латыйп

( Балаларның җаваплары тыңлана.)

- Кыш икәнен каян белдегез? ( Кар ява. Кыш көне Кыш бабай килә.

Урманнар, кырлар кар белән каплана.)

-Әйе, балалар, бу шигырь кыш турында. Без дә бүген матур кыш

турында сөйләшербез.

3.Кышкы табигатьне күзәтү ( Тәрбияче ярдәмендә.)

- Балалар, тәрәзә янына килегез әле. Кышкы үзгәрешләр турында

сөйләшик әле.

-Кыш көне ап –ак кар ява.

-Урамда бик салкын.

-Салкын җил исә.

-Балалар, бик көчле җил булганда, күп кар яуганда нәрсә була?

-Әйе, буран була.

-Агачлар нәрсә белән каплана?

Агачлар ап –ак кар белән каплана. Һ.б.

4.Кышкы урманга сәяхәткә бару.

- Сезнең кышкы урманны күргәнегез бармы? Урманга барасыгыз киләме? Әйдәгез, алайса, кышкы урманга “ сәяхәткә” чыгыйк. ( Урманга чаңгы белән барабыз).

-Менә урманга да килеп җиттек. Нинди матур кышкы урман!Кыш күп итеп

кар яудырган, бөтен җирне калын юрган белән каплаган, агач ботакларына

да ак шәл япкан.Әйтерсең лә, урман татлы йокыга т алган.

5.Агачларны күзәтү.

- Балалар, агачларга карагыз әле. Агачлар нәрсә белән капланган?

-Кар белән капланган.

- Ә менә бу нинди агачлар?( Чыршы белән нарат).

- Аларның ылыслары нинди төстә? ( Яшел).

-Әйе, балалар, чыршы белән нарат кышын да , җәен дә яшел төстә калалар.

- Ә башка агачлар җәен киенәләр, кышын чишенәләр.

6. Чыршы төбендә серле сандык табу.

- Балалар, мин чыршы төбендә нәрсәдер күрәм. Өстенә күп кар да яуган.

Әйдәгез, алып карыйк әле. Сандык түгелме соң бу? Ачып карыйк әле.

( Эченнән җимлек килеп чыга).

-Балалар, кайсыгыз белә, бу нәрсә?

- Әйе, дөрес бу җимлек.

- Җимлек белән нишлиләр соң?

-Кошлар өчен җим салалар.

-Ә сез нинди кышлаучы кошларны беләсез?

-Песнәк, күгәрчен,чыпчык, кызылтүш, тукран, чәүкә, саескан.

- Әнә агачта кызылтүш утыра.Ә башка кошлар күренмиләр.Әйдәгез,

җимлекне агачка элик һәм кошларга җим салыйк. Без киткәч, алар

җимлеккә очып килерләр.

- Балалар, әйдәгез, бергәләп кошларны җим чүпләргә чакырыйк.

- Песнәк, песнәк, кил тизрәк-

Җим сибәм сиңа тизрәк.

Чәүкә, чәүкә, кил чәүкә-

Җим бирәм бер тәлинкә.

Карга, карга, син кара,

Кабып кал азык барда!

Саескан – ала канат,

Җим сибәм кабат – кабат!

Хәләф Гарданов.

-Кыш көне кошларга салкын. Алар кар астыннан азык таба алмыйлар. Миләш җимешләре коелып бетмәсә, алар шуның белән тукланалар. Шуңа күрә,без кошларга ярдәм итәбез.

7. “ Йомшак кар” уены.

- Күрәсезме, балалар, нинди матур булып , ап – ак кар ява. Әйдәгез, карлар белән уйнап алабыз.

Кар, кар, кар ява:

Бураннарны туздыра ( Куллары белән очу хәрәкәтләре ясыйлар, аннан бер

урында әйләнеп торалар).

Кулларга төшеп эри,

Үзе бик тиз туңдыра (Кулларын сузып карны тоталар,аннан кулларын кулга

туңу хәрәкәтләре ясыйлар).

Йомшак карны алабыз ( иеләләр),

Аннан туплар ясыйбыз (кар йомарлау хәрәкәте).

Кар атышып уйныйбыз

Бик күңелле яшибез ( кул чабып бер урында сикерәләр).

8. Кыргый җәнлекләр белән танышу.

- Урманда бит кыргый җәнлекләр дә яши.

- Әйдәгез, нинди җәнлекләр яшәгәнен белү өчен табышмакларның

җавапларын табыйк.

1.Кыш көне ак 2. Сорыдыр төсе,

Җәй көне соры. Үткендер теше,

Урманнан чыгар, Урманда йөри,

Кыр буйлап чабар (Куян.) Бозаулар эзли (Бүре.)

3.Нечкә билле,

Көлтә койрыклы (Төлке).

4.Кош түгел оча,

Ябалактан курка,

Чикләвекне ярата,

Сызгырса, урманны яңгырата (Тиен.)

5.Җәен урманга патша,

Кышын кардан да аста ( Аю.)

6.Энәсе бар, ә тегә алмый (Керпе.)

- Балалар, урманда нинди җәнлекләр яши инде?

- Төлке, бүре, тиен, куян,аю, керпе.

-Шушы җәнлекләрнең кайсылары кыш көне йоклыйлар?( Аю, керпе.)

-Алар нәрсә белән тукланалар? ( Балаларның җаваплары тыңлана.)

- Дөрес, тиен кыш көне киптерелгән гөмбә, чикләвек белән туена. Аю белән керпе йоклый. Бүре белән төлке куян эләктерергә тырыша. Куянкай агач кайрысы кимерә.

9. Сәяхәттән кайту.

- Балалар, безгә кайтырга да вакыт җитте.

- Сезгә урманда ошадымы?

- Ә нәрсә ошады?Ни өчен ошады?

- Ни өчен ошамады?

- Әйе, балалар, урман үзе бер сихри дөнья икән ул. Урманда тынлык. Урман кыш көне татлы йокыга тала. Урмандагы һәрбер кош, һәрбер җәнлек кышны исән – сау үткәреп җибәрсен.Без дә мәрхәмәтле булыйк, аларга ярдәм итик.


Автор: Газетдинова Гульчачак Расимовна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
разное Шөгыль. Тема:"Исәнме, салкын кыш". Зурлар төркемендә үткәрергә мөмкин булган шөгыль эшкәртмәсе. Газетдинова Гульчачак Расимовна 4 Апр 2015
документ "Шәһәр транспорты" Юл йөрү кагыйдәләре буенча зурлар төркемендә шөгыль Магданурова Алсу Тагировна 31 Мар 2015
разное Зурлар төркемендә балаларга "Р"авазын өйрәтү буенча шөгыль конспекты . Хабибуллина Лилия Фёдоровна 15 Окт 2015
документ Катнаш зурлар төркемендә ачык шөгыль Кашапова Гульнара Раисовна 21 Янв 2016
документ “Казлар - аккошлар” әкияте иленә сәяхәт. Зурлар төркемендә шөгыль конспекты. Хайруллина Гулина Гумаровна 27 Ноя 2015
презентация, документ “Алсуның туган көненә без чакырдык кунаклар” темасына әйләнә тирә белән танышудан зурлар төркеме өчен уен-шөгыль эшкәртмәсе. Аухадшина Светлана Александровна 11 Дек 2015
документ Мәктәпкә әзерлек төркемендә шөгыль "Кунакны каршылау" Хамидуллина Ильсеяр Иншатовна 30 Мар 2015
документ "Теремкәй бездә кунакта" Икенче кечкенәләр төркемендә математика һәм сөйләм үстерү буенча интегратив шөгыль конспекты лотфуллина лейсан глусовна 31 Мар 2015
презентация, документ "Тылсым иленә сәяхәт" (Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча ачык шөгыль ) Шафигуллина Ландыш Расиховна 3 Ноя 2015
документ Тема:"Йорт хайваннары" (беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты ) Муллагалиева Алия Альбертовна 18 Фев 2016
документ Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча 2 нче кечкенәләр төркемендә күрсәтелгән ачык шөгыль конспекты "Куянкай белән сәяхәт". Гибадуллина Ляйсан Хусаеновна 1 Июл 2015
презентация, документ Танып белү. Зурлар төркеме балалары белән «Кыргый хайваннар» темасына шөгыль Калимуллина Талия Кутдусовна 20 Ноя 2015
документ 2 нче кече яшьтәгеләр төркемендә шөгыль конспекты Багаветдинова Зульфия Гиззиттиновна 30 Мар 2015
документ мәктәпкә хәзерлек төркемендә иң гади математик күзаллау буенча шөгыль конспекты Хайретдинова Рамзия Нурзадовна 31 Мар 2015
документ Математика буенча мәктәпкә әзерлек төркемендә “Төймәкәй” әкиятенә сәяхәт” темасына театральләшкән шөгыль. Хайруллина Назия Адгамовна 31 Мар 2015
документ Кышкы урманга сәяхәт. Утранчылар төркемендә комплекслы шөгыль конспекты Гафурова Нурфия Василовна 11 Фев 2016
документ Зурлар төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты. Тема: “Башакның сәяхәте” Вафина Флюра Вагизовна 4 Ноя 2015
разное "транспорт төрләре" шөгыль коспекты (кечкенәләр төркеме) Гилязутдинова Чулпан Мидхатовна 31 Мар 2015
разное "Безнең авыл машиналары" шөгыль конспекты(уртанчылар төркеме) Гилязутдинова Чулпан Мидхатовна 31 Мар 2015
документ Шөгыль: "Мин һәм минем хокукларым" Краснова Лайсан Габделахатовна 4 Апр 2015
документ "Яз. Сыерчыклар" шөгыль Нуртдинова Лайсан Борисовна 18 Янв 2016
разное 1 кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль: “Уенчыклар илендә”.                                 Мухаметзянова Резеда Салимзяновна 21 Авг 2015
разное 1 кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль: “Уенчыклар илендә”.                                 Мухаметзянова Резеда Салимзяновна 21 Авг 2015
документ Ачык шогел: "Салкын кыш" Мубаракшина Гольсина Магсумовна 27 Апр 2015
документ "Көләч йөзле әнием" уртанчылар төркеме өчен шөгыль (конспект НОД) Шарапова Рамзия Ильясовна 31 Мар 2015
документ "Көләч йөзле әнием" уртанчылар төркеме өчен шөгыль (конспект НОД) Шарапова Рамзия Ильясовна 1 Апр 2015
документ "Акбайдан хат" (уртанчылар төркеменә йөрүче рус балаларына татар теленнән йомгак шөгыль өчен конспект) Бикбова Венера Минсалиховна 31 Окт 2015
документ "кәҗә һәм кәҗә бәтиләре"танып белү эшчәнлеге буенча шөгыль(икенче кечкенәләр төркеме) Ситдикова Лилия Накиповна 5 Апр 2015
документ "Көләч йөзле әнием" уртанчылар төркеме өчен шөгыль (конспект НОД) Шарапова Рамзия Ильясовна 28 Фев 2016
документ Шөгыль(2) Курбангалиева Халида Илдаровна 31 Мар 2015
документ Шөгыль. Родной язык. Курбангалиева Халида Илдаровна 16 Окт 2015
документ Салкын Кыш Мансурова Эльвира Ринатовна 28 Окт 2015
документ "Мин һәм минем сәламәтлегем" (зурлар төркемендә) Шайхутдинова Юлдуз Фаритовна 28 Апр 2015
документ Зурлар төркемендә математикадан дәрес конспекты "Квадрат һәм турыпочмак белән танышу" Хайруллина Лейсан Азатовна 16 Апр 2015
презентация Зурлар төркемендә озакка сузылган проект эшчәнлеге "Икмәк - яшәү терәге". Вафина Флюра Вагизовна 1 Ноя 2015
документ Буранлы кыш, салкын кыш Габдрахимова Амина Хадиевна 31 Мар 2015
документ юл йөрү кагыйдәләре буенча шөгыль конспекты насыбуллина кадрия камиловна 6 Апр 2015
документ Сюжетле-уенлы шөгыль “Ак калач ( урманга сэяхэт Абдрахманова Гульназ Мияссяровна 31 Мар 2015
документ Йомры икмәк әкияте буенча ачык шөгыль Губайдуллина Согда Ахатовна 8 Апр 2015
разное “Яшелчәләр” темасына ачык шөгыль (Уртанчылар төркеме) Шайхутдинова Юлдуз Фаритовна 11 Июл 2015