Кышкы урман
Тема:Кышкы урманда.
Бурычлар:
1)балаларның олылар белән аралашу теләген хуплау,исем һәм сыйфатларны кулланырга өйрәтү:озын колаклы куян,соры бүре;кыргый хайваннарның тышкы билгеләрен һәм гадәтләрен белдерә торган сүзләр хисабына сүзләрен активлаштыру.(төлке бара, куян сикерә һ.б.)
2)ишетү игътибарын,күзәтүчәнлекләрен,фикерләүләрен үстерү.
3)кыргый хайваннарга карата кызыксыну тәрбияләү.
Интеграция:Аралашу,танып белү,социальләшү.
Сүзлек өстендә эшләү:кыргый хайваннар(төлке,бүре,куян,тиен),йомшак куян,йомшак йонлы куян,күзләре ялтырап тора,үткен тешле бүре,җитез тиен,кишерсары төстә,кызгылт-сары төстә,чаңгы киеп шуабыз.
Җиһазлау:урман,тиен,бүре,куян,төлке слайдлары.
Эшчәнлек барышы.
Балалар,бүген без сезнең белән кышкы урманга сәяхәткә барырбыз.Ә сезнең минем белән сәяхәткә барасыгыз киләме соң?Ә хәзер безгә урамга чыгарга кирәк.Кыш көне урамда суык,шуңа күрә безгә кышкы киемнәребезне киербез.Балалар һәрберсен аерым-аерым киябез.Башта кофта,чалбар,башлык,шарф,куртка,бияләй,итекләребезне киеп куыйк әле.(имитация күрсәтү)
Балалар әйдәгез урамга чыгыйк.Урамда саф һава.Балалар бүген урамда кар күп яуган,батып калмас өчен без сәяхәткә чаңгылар киеп барырбыз.Чаңгыларны киеп куйдык.(имитация)Ә хәзер чаңгыларда шуып киттек.(имитация)
Менә ,балалар ,без килеп тә җиттек .(Экранда урман слайды)Без кая килдек?(Урманга)(Активлаштыру)Урманда нәрсәләр үсә?(Агачлар үсә)(Активлаштыру.)Балалар урманда агачлар биекме?(Биек)(Активлаштыру)
Балалар урманда нинди җәнлекләр яши беләсезме? (Төлке,куян,бүре,тиен) Балалар,мин сезгә табышмаклар әйтермен.Мин әйткән табышмакларның җавапларын бергәләп урманнан эзләрбез.Балалар
Автор: Лутфуллина Зиля Анасовна