Дәрес-конспект: УРМАН - ЗУР БАЙЛЫГЫБЫЗ.
Максат: Балаларны Татарстан урманнарында яшәүче җәнлекләр белән таныштыру, табигатьнең гаҗәеп бер сихри дөнья булуын төшендерү һәм аңа сакчыл караш тәрбияләү, табигать кочагында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен ныгыту, сүзлек запасын баету һәм сөйләм телен үстерү максаты.
Дәрес барышы:
Урман шаулавы, кошлар сайравы яздырылган язма уйнатыла. Шул көйгә балалар әкрен генә бүлмәгә керәләр.
Тәрбияче: Әйдәгез урманг һәм кырга,
Табигать китабын укырга
Бу китап гаять зур,
Гаять бай.
Анда бар : Җир, Су, Күк, Кояш, Ай.
( Җ.. Тәрҗеманов.)
Балалар, без сезнең белән бүген табигать кочагына сәяхәткә барырбыз. Ә иң элек менә шушы паннога игътибар белән карагыз. Әйтегез әле, безнең урманга нәрсәләр җитми?
Балалар табышмак әйтешәләр һәм җәнлекләрнең рәсемен панного урнаштыралар.
Ул өстенә җәй дә кыш та Урманнан чыгар
Энәле күлмәк кия. Корсак асты чуар.
Шулай да аны әнкәсе Койрыгы сырлы,
Йомшагым дип сөя. Хәйләсе күп төрле.
( керпе ) ( төлке )
Төсе соры, ләкин бүре түгел, Кош түгел – оча,
Зур колаклы, куян да түгел, Ябалактан курка,
Тоягы бар, ат түгел Чикләвекне ярата
Урманда яши, печән ашый. Сызгырса, урманны яңгырата.
( Поши ) ( тиен)
Сорыдыр төсе, Җәен урманда патша,
Үткендер теше, Җиләкләр, бал ярата.
Урманда йөри Кышын кардан да аста,
Бозаулар эзли. Кыш буе йоклап ята.
(бүре) ( аю)
Җәен соры, кышын ак, аңа шулай яхшырак. ( куян)
Тәрбияче: Менә хәзер урман инде моңаймас, ул ятим түгел, җәнлекләр барысы да үз урыннарын алдылар. Әйдәгез әлә, балалар, урман эченәрәк үтик. Беренче карашка урман тып –тын. Ул бөтенләй буш кебек. Ә инде игътибар белән карасаң, колак салып тыңласаң, урманда тормыш кайнап тора. Ул күп катлы йорт кебек: нәрсәләрәр генә юк анда. әйдәгез урман авазларын, кошлар сайравын тыңлыйк. (музыка куела)
Ишетәсезме, урманда әнә ничек матур итеп кошлар сайрый, агачлар шаулый, керпеләр кыштырдый. Анда һәрнәрсәнең үз урыны, үз эше бар. Мисал өчен яфрак кортын гына алыйк. Ул яфракта яши, әкрен генә шуыша, үзе бик тәмләп, үткен тешләре белән яфрак кимерә. Җирдә тычкан да үз эше белән шөгыльләнә. Бодай башакларын оясына ташый, шулай итеп үл үзенә кышка азык әзерли. Ә агач кайрысы астында агач корты тамак туйдыра. Күптөрле җәнлекләр, бөҗәкләр агач, үлән, яфраклар белән туклана. Ирек куйсаң, урманнарны юкка чыгарырлар сыман. Ләкин бу алай түгел, чөнки төрле үткен күзләр урманга зарар китерүчеләрне күзәтеп кенә торалар. Песнәк, мәсәлән, ботактан – ботакка күчеп, яфрак кортын чүпли. Агач башында тукран, башын кыңгыр салып, колакларын агачка куеп, нидер тыңлый. Аннары көчле томшыгы белән агачны тукылдата башлый. Ул шулай итеп кайры астындагы бөҗәкләрне чүпли, агачны дәвалый. Тукранны “урман табибы” диләр.
Табигатьтә җәнлекләр, кошлар, үсемлекләр дә бер берсеннән аерым яши алмый. Әгәр экология чылбырыннан үсемлекләрне аерып ташласак, нәрсә булыр иде?
Кояш , син баш өстемдә яктыртасың,
Кош кортлларг, җәнлекләргә яшәү көче бирәсең,
Су, син җир ананы юуасың.
Мин – кеше , табигатьнең бер өлеше,
Мин яшәү өчен җаваплы.
Балалар , мин сезгә бер табышмак әйтәм, уйлап карагыз әле:
Нәрсә эшләп армыйбыз.
Балалар: Сулыш алып, һава сулап.
Сез беләсез инде , урманда сулыш алуы да иркен. Ни өчен?
Балалар: Агачлар кислород бүлеп чыгаралар. Шуңа урманда һава саф, чиста, сулавы иркен.
Тәрбияче: Урман ул кислород гыганагы гына түгел, ә матурлык, гүзәллек чыганагы да. Урман ул безнең байлыгыбыз. Аларны сакларга кирәк. Тик моны кайбер кешеләр онытып җибәрәләр. Ә хәзер табигатьтә үз –үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшереп үтик.
Балалар: Агачланы сындырмаска.
Чәчәкләрне өзмәскә, үләннәрне таптамаска.
Кырмыска ояларын туздырмаска.
Урманны чүпләмәскә.
Дәрес тәмам.
Автор: Нигматуллина Фарида Гусмановна